Accessibility links

Кайнар хәбәр

20 ил интернетта һөҗүм итмәcкә дип килеште


Берничә ел әзерләнгән килешү БМО Генераль ассамблеясы утырышында каралачак.

БМОның халыкара мәгълүмат иминлеге белгечләре хисабына караганда, 20 ил вәкилләре мәгълүмати технологияләрне бары тик тыныч максатларда куллану турында килешкән. Бу хакта "Коммерсант" язды.

Интернет аша һөҗүм итмәү турында килешкән илләр арасында Русия, АКШ, Кытай, Британия, Франция, Бразилия, Япония, Көньяк Корея һәм Израил бар. Бу илләр интернет аша электрстанцияләре, банклар, транспорт һәм су белән тәэмин итү идарәләре эшенә тыкшынмаска дип ризалашкан.

Документ берничә ел әзерләнгән. Якын арада ул БМО Генераль ассамблея​сы утырышында каралачак.

XS
SM
MD
LG