Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырымда: шәрәб белән дәвалау һәм милли азчылыклар


Русия Дәүләт шурасы утырышы, Ялта, 2015 елның 17 августы
Русия Дәүләт шурасы утырышы, Ялта, 2015 елның 17 августы

Русия президенты Владимир Путин Ялтада Русия Дәүләт шурасының күчмә утырышын туризм үсешенә багышлады.

Ялтада Дәүләт Шурасының Русиядә туризм үсешенә багышланган утырышы узды. Министрлар, төбәкләр башлыклары һәм Кырым җитәкчелеге катнашында узган очрашуда эчке туризмны үстерү юллары тикшерелде.

Мәдәният министры Владимир Мединский киләсе елдан мәдәни туризм програмнары башлануын белдерде. Русиядәге сәләтле һәм яхшы уңышларга ирешкән мәктәп балалары өчен Мәскәү, Петербур, Русиянең Алтын Боҗрасы буйлап сәяхәтләр каралган. Мединский әлеге програмга Казанның да кертелгәнен әйтте.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева Кырым санаторийларында шәрәб белән дәвалау терапиясен башлау өчен Путиннан канунга үзгәрешләр кертергә сорады. Әлегә курортларда шәрәб эчү тыелган. Кырым башлыгы Сергей Аксенов шәрәб белән дәвалауның дөньяда булган уңай тәҗрибәсе турында сөйләде.

Кырымда туризм үсеше өчен чит илләрдән туристларны җәлеп итү кирәклеге турында әйтелде. Моның өчен Аэрофлотның чит илләрдән Кырымга туры очышлар ачу мөмкинлеге тикшерелде. Чит илләр дигәннән беренче чиратта Русия хөкүмәте Кытай һәм Корея туристларына йөз тотуларын белдерде. Путин туризм ширкәтләренең бердәм реестрын төзергә тәкъдим итте.

Русия президенты шулай ук Кырымда яшәүче милли азчылыклар вәкилләре белән дә очраша. Кырымнан читтә яшәргә мәҗбүр булган Милли мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Азатлыкның рус редакциясенә Путинның Кырымга баруына бәя биреп, меңләгән кырымтатар кешесенең Кырымнан китүен, аннексиядән бирле кырымтатар теленең чикләнүен әйтте.

"Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз 29 гыйнвардан бирле изоляторда утыра. Башка активистлар да тоткында. Алар барысы да әле Кырым аннексиясенә кадәр үк 2014 елның 28 февралендә булган чаралар өчен утыра. Бездә Сталин чорында булган вакыйгалар бара. Путин Кырымга барып көнбатышка хәлләрнең язшы булганын күрсәтергә тели", диде Чубаров.

XS
SM
MD
LG