Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия хакимиятенең кырымтатарлар статусын билгеләргә хакы юк"


Надир Бекир, Кырымда асаба халыкларны тикшерү һәм ярдәм итү вакыфы президенты
Надир Бекир, Кырымда асаба халыкларны тикшерү һәм ярдәм итү вакыфы президенты

Русия хакимияте кырымтатарларның асаба халык булуын шик астына кую өчен фәнни нигез әзерли. Кырымтатарлар асаба халык буларак БМО тарафыннан инде танылган.

Нинди генә хөкүмәт булмасын, башка бер халыкның асабамы әллә түгелме икәнен хәл итү ул аның эше түгел. Бу дөньяда бер генә дәүләтнең дә үз җирләрендә яшәгән халыкларның статусын кабул итәргә йә кабул итмәскә хакы юк. Ул бу халыкның җирле булуын йә таный, йә танымый гына. Мисал өчен, Христофор Колумб килеп Американы ачты һәм анда башка халыклар да күченде. Колумбка кадәр үз җирләрендә яшәгән халыклар барсы да асаба дип санала.

Русиядә Конституция һәм башка кануннар нигезендә бары тик аз санлы асаба халыклар гына таныла ала. Хәзер Русиядәге исемлектә 45тән артык әнә шундый халык бар. Әмма без белеп торабыз бит, Себердә, Кавказда һәм илнең башка җирләрендә 200ләп төрле халык яши.

Русиядәге кайбер халыкларны алсак, мисал өчен, Татарстанны, аларның дәүләтчелеге бар. Америкадагы индеецларга якын Себердәге сайотлар (саёт) аз санлы җирле халык буларак таныла. Кавказда яшәүче 80 меңлек нугайлар (Төньяк Кавказдагы төрки телле халык) халык буларак танылмый. Тарихтан Нугай Урдасын да, хәзер дә нугайларның яшәвен һәркем яхшы белә. Русия кануннары нигезендә, андый халыкның юк икәнлеге ачыклана. Шул ук вакытта җанисәп алганда аларны аерым халык итеп язалар. Кемнәр соң ул нугайлар? Гыйльми дәрәҗәдә аның турында сөйләшергә, бәхәсләшергә мөмкин. Әмма сәяси яктан килеп ниндидер кануни карар чыгару ул хакыйкатьне ачмаячак. Минемчә, моның артында сәяси әйбер ята.

Русия Кырымны үзенә кушканнан алып бүгенгә кадәр кырымтатарларның сәяси кырдагы урыннарын ачыклау башланмаган. Моның тирәсендә күп сүзләр йөри, үз файдасына гына кулланырга тырышучылар да бар. Конструктив берни дә эшләнми. Хәтта Русия җитәкчесе дәрәҗәсендә дә акылга сыймаслык фикерләр әйтелә.

Русия президенты мәктәп дәреслеген дә юньләп белми булып чыга

Русия президенты җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында "тарихта беренче тапкыр кырымтатар теле дәүләт теле булды" дип белдерде. Уйлап карагыз, бу кеше әнә шулай дип белдергәч, хәтта советлар заманындагы мәктәп дәреслеген дә юньләп белми булып чыга.

Кырым ханлыгында дәүләт эшләре кырымтатар телендә алып барылган һәм алар Мәскәү патшалары белән дә язышкан. 1921 елда Кырым АССР Конституциясе нигезендә дә Кырымда ике дәүләт теле – кырымтатар һәм рус теле була. Кырым тарихы белән азмы-күпме генә таныш булган кеше дә тарихны белә. Яисә ил җитәкчесенә бу фикерне махсус сеңдерәләр, йә булмаса, үзе бөтенләй дә болар белән кызыксынмый.

Бер ярым елдан соң алар ә хәзер ни эшлибез соң дигән уйга батты. Монда кәһвәдәге күбектән һәм ташлардан фал ачу кирәк түгел. Үзегезнең кануннарны алыгыз һәм аларны яхшы итеп өйрәнегез. Узган елның көзендә җанисәп үтте, кырымтататрларның кайда һәм күпме яшәве, аларның социаль хәлләре ачыкланды. Кануннар Кырымда эшләсен өчен ниләр кылырга мөмкин икәнен карагыз. Әмма моны эшлисе килмәгәнлектән һәм ниндидер ысуллар табып боргаланырга һәм җитмәсә тагын мин моны уйлап тапмаган, ә галимнәр шулай әйтә дияргә омтылу акылга сыя торган әйбер түгел. Җитмәсә, бу хакта фәнни хезмәт язарга акчалар бүленә бит әле. Ике тапкыр, ун тапкыр күбрәк бирергә кирәк иде.

Дөнья күләмендә расланган асаба халыклар исемлеге юк

Беләсезме, минем ни әйтәсем килә. Мин алты ел дәвамында БМОда эксперт булдым, асаба халыкларга багышланган төрле чараларда катнашам. Дөнья күләмендә хөкүмәтләр тарафыннан да, БМО тарафыннан расланган асаба халыклар исемлеге юк. Шуңа күрә, ниндидер юридик университет, йә булмаса табынчылар әзерли торган мәктәп булсын, ничек кенә аталмасын, беренчедән, кемнең җирле булу-булмавын ачыклауга аның хокукы юк. Икенчедән, белүемчә, бу юридик университетта андый белгечләр дә юк. Бу университетта, өздереп әйтә алам, асаба халыклар белән шөгыльләнгән кешеләр юк.

Русиядә азсанлы асаба халыклар берләшмәсендә белгечләр әллә ни күп түгел, 7-8 кеше төрле вакытларда БМОдагы оешмаларда эшләде. Алар барсы да билгеле кешеләр. Гульвайра Куценко, Зинаида Строгольщикова һәм башкалар. Халыкара дәрәҗәдә бары тик алар гына асаба халыклар турында аек фикер әйтә ала. Алар даими форум әгъзалары булдылар, эшче төркемгә кергән кешеләр. Советлар заманында һәм аннан соң белем алганнар һәм бары тик китаплардан гына күргәннәр яки бөтенләй күрмәгәннәр менә хәзер инде ниндидер нәтиҗәләр ясарга омтыла. Аларның нәтиҗәсе базар көнендә сукыр тиенгә дә тормый.

Дөнья күләмендә алсак, асаба халыкларны ачыклауда проблем юк. БМО системасында асаба халык итеп тануның бөтенләй башка ысуллары кулланыла. Әгәр җир шарында яшәгән берәр халык вәкилләре БМОның асаба халыкларга багышланган чараларында катнашырга килсә, аны терәкү-теркәмәү (аккредитация) мәсьәләсе карала. Шунда БМОда эшләүчеләр мәгълүматларны туплап тикшерә һәм алар безнең таләпләргә туры килә, алар да катнашсын дип белдерә.

Алга таба икенче баскыч башлана. Кеше кереп сөйләшә, аралаша башлагач, үзен асаба халык вәкиле дип белдергәч, анда дистә еллар буе асаба халыкларга багышланган чараларда катнашкан, эшләгән белгечләр бу кеше ни сөйли икән дип аңа игътибар итә. Алар аны бәяли. Бу кеше нинди төркемнән икәнен, үзләрендәге вазгыятьне сөйли. Әгәр каршы килүче булмаса, яңа килгән асаба халык вәкиле дә чараларда катнаша башлый.

Кырымтатарлар 1994 елдан бирле БМО эшләрендә катнашып килә

Кырымтатарлар 1994 елдан бирле БМО эшләрендә катнашып килә. Караимнар 2000 елдан бирле катнаша. Кырымчаклар (крымчаки) да шулай ук БМО чараларына килә. Хәзер Кырымдагы өч исән калган асаба халыкларга БМО системасыннан да, асаба халыклар җыены ягыннан да каршылык юк, киресенчә, хуплыйлар гына.

Без төрле халыкара чараларда да катнаштык. Чилида үткән шәһәр мохитендә асаба халыклар проблемнарына багышланган һәм шулай ук асаба халыкларның яшьләре очрашуларында да катнаштык. Әлбәттә мин үзем генә түгел, ә ике дистәләп кырымтатар мондый чараларга барды.

Кем генә булмасын, Гренландиядәге эскимослармы, Африкадагы, Азиядәге башка асаба халыклар булсын, 1994 елдан башлап аларда беркайчан да нигә соң Европадан килгән кырымтатарлар асаба дигән сорау тумады. БМОда асаба халыкларга, Америкадагы апачи булсын, Африкадагы, Океаниядәге һәм башка җирләрдәге халыкларга булсын, барсына да бер үк төрле караш. Кырымтатарлар алдында да, БМО һәм башка асаба халыкларга караган оешмалар өчен дә мондый проблем бөтенләй юк. Русия җитәкчеләре ниндидер алиби эзләп тузга язмаган мәсьәләләрне күтәрә.

Русия президентының Кырымдагы вәкиле Белавенцев бу фәнни хезмәтне язарга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан кеше. Аның халыкара кагыйдәләрне белмәвенә мин гаеплеме? Әллә алдан кырымтатарлар Белавенцевка килеп лекцияләр укырга тиеш идеме? Әгәр син асаба халык яшәгән төбәккә эшкә киләсең икән, башта барсын да тикшер һәм аңла! Тарихны укы, йөр, кешеләр белән сөйләш. Баксаң, ул аптырап калган икән. Мондый кешене төбәккә җитәкче итеп җибәрергә мөмкинме? Бу мәсьәлә кырымтатарларга гына түгел, ә федераль түрәләргә дә кагыла.

Түрә булсаң, башта халкыңның тарихын өйрән

Юридик университетның нинди нәтиҗә ясаячагына килгәндә, инде моңа кадәр ишарәләр булгалады. Русия стратегик эзләнүләр институты шулай ук Русия президенты хакимияте фикерләрен дөньяга чыгаручы. Анда ниндидер Галина Хизриева бар, ул бер әңгәмә вакытында "кырымтатарлар берничек асаба халык түгел, чөнки фәлән-фәлән критерийларга туры килми, сарык көтмиләр, шәһәрләрдә яшиләр" дип тузга язмаганнарны сөйләде.

Хизриева үзе Дагыстаннан лак. Бу халык - 140 мең. Федераль канун нигезендә лаклар шулай ук асаба халык була алмый. Шуннан соң бу мәсьәләне җирле парламентка тапшырып тиз генә хәл итеп куйдылар. Дагыстан парламенты лакларны асаба халык дип таныды. Очраклы рәвештә асаба халык дип танылган милләт вәкиле башка берәүләрнең тарихларын һәм башка үзенчәлекләрне белми торып асаба халык түгел дип авыз ачарга җөръәт итә.

БМО белгече буларак, мин дә, лаклар асаба халык түгел дип әйтә алам. Шулай ук башка кеше дә. Әмма бу тиле уйлар минем башыма да килми. Чыннан да, лаклар һәм Дагыстандагы күпчелек башкалар халыкара критерийга күрә асаба халыклар. Халыкара критерийларга күрә халык саны бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Мисал өчен, Австралиядә 200 генә кешеле халыклар бар. Алты миллион булган кечуалар Боливия, Эквадор, Венесуэла, Перу һәм башка илләргә таралган.

Халыкара тәртипкә күрә асаба булу өчен халыкның саны мөһим түгел

Мәскәүдәге бу юридик университет галимнәре кырымтатарларның ерак бабалары турында ни белә соң? Алар әнә шул Карамзин һәм Соловьевның XVIII гасыр материалларына нигезләнеп үз күзаллаулары нәтҗәсендә туган язмаларын укыячаклар. Алар кырымтатарлар антропологиясе турында ни белә соң? Алар безнең телнең диалектлары турында ни белә? Алар безнең матди һәм рухи мәдәниятебез турында ни белә?

Кырымтатарлар төрле кабиләләр кушылу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Җир шарында 15-20ләп халыктан кала барсы да катнаш җирлектән. Миннән Кырымда кырытатарлар кайчан килеп чыккан дип сорыйлар. Мин җавап итеп алардан Русиядә урыслар кайчан килеп чыккан дип сорыйм. Петр I-гә кадәр Русия йә Русь, йә Московия, йә Киев Русе һәм башкалар дип аталды. Нинди исемнәр генә юк анда. Урыслар Петр Русиясе белән генә пәйдә була да инде.

Әгәр без X гасырны алсак, русичлар, варяглар, русь... Ә Русь – ул урыслар түгел. Ә украиннар? Алар кайчан барлыкка барлыкка килә? Киев Русе вакытында алар украиннар дип аталмаган. XIII гасырда да украиннар дип аталмаган, галичлар һәм башкалар булган. Украиннар Урта гасырлар ахырында гына килеп чыга. Татар дигән атама Алтын Урда милләте буларак атала башлый.

Кырымтатарларның борынгы тамырлары төрки генә түгел, скиф, эллин, готлардан килә

Әгәр инде безнең, кырымтатарларның борынгы, төрки генә түгел ә скиф һәм эллин тамырларыбызга килсәк, бабаларыбыз тагын да тирәнгәрәк китә. Мәскәүдәге фәнни даирәләрдә Кырымда беренче тапкыр илдән сөрелүнең 1944 елда түгел, ә 1783 елда булганлыгын белә микән? Ике мең ел элек чамасы монда килеп утырган элиннарның варислары, һәм шулай ук Скандинавиядән килеп утырган готлар, алар мондагы төрки халыклар белән кушылган була. Һәм шулай ук кырымтатар телендә сөйләшкән әрмәннәр белән кушылган (алар үзаңнары белән төрки була) һәм аларны сак астында Азов буена куалар. Алар Мариуполь шәһәренә нигез сала.

Хәзер Кырымда яшәүче грекларның херсонесларга да, Босфор патшалыгына да бернинди катнашы да юк. Элек Босфорда яшәгән халыкларның варислары хәзер Мариупольдә яши. Аларны кырымтатарлар түгел, ә Суворов белән Румянцев ярымутраудан сак астында чыгарган.

Алар безнең кебек үк кырымтатар телендә сөйләшә, алар христианнар, әмма Византия тарафдарлары. Аларда да безнеке кебек үк көйләр, шул ук ашлар, шул ук әкиятләр. Русия яулап алганга кадәр Кырымдагы халыкның бик күбе мөселманнар була.

Безнең бабаларыбыз Азов буйларындагы греклар, урумнар, ягъни грек-татарлар белән дә уртак. Бездә башкаларда булмаган тамырлар да бар. Бәҗәнәкләр дә, кыпчаклар да, монголлар да. Хәзерге Мәскәү, Рязань өлкәләрендәге урысларның бер өлешенең борынгы бабалары да монголлар.

Мәскәүдәге академияләр безнең кем икәнебезне ачыкларга компентент түгел

Мәскәүдәге нинди генә академия булмасын, юридикмы ул, авыл хуҗалыгыныкымы, сәясиме, безнең кем икәнебезне ачыкларга компентент түгел. Әмма эшнең асылы монда түгел, ә ниндидер галимнәрнең сүзләренә таянып кырымтатарларның асаба халык булып аталуларына каршы төшү. Хәзер кызык кына әйбер килеп чыгачак. Русиядә 200ләп халык бар һәм 201енчесе халык дип аталмаячак. Алар – кырымтатарлар.

Надир Бекир
Хокук белгече, Акмәчет

Белешмә: Әтисе Казан татары, әнисе кырымтатар булган Надир Бекир Казанда туган, Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Кырымтатарларның милли хәрәкәте җанланган елларда Үзбәкстанга барып кырымтатарларга юридик мәсьәләләрдә булышкан. Кырымга 1990нчы елларда күчеп кайткан, кырымтатар мәдәниятен торгызу өчен төзелгән координация шурасында эшләгән, Кырым Югары шурасы депутаты булган. Кырымда асаба халыкларны тикшерү һәм ярдәм итү вакыфы президенты булып эшләде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG