Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суыткычта чит ил казы булса, нишләргә?


Халык тыелган чит ил ашамлыкларын күргән очракта кая мөрәҗәгать итәсен белмичә кулланучылар хокукларын яклау оешмасына мөрәҗәгать итә. Оешма Путиннан аңлатма көтә.

Кулланучылар хокукларын яклау оешмасы Русия президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевка тыелган чит ил ашамлыкларын күргән очракта халыкка нишләргә дип аңлатма сорап мөрәҗәгать итте. Мәгълүмат чараларында барган актив кампания нәтиҗәсендә халык бу сорау белән оешмага шалтырата башлаган.

Дөньяда ризыкны ашарга яраксыз булганда, аның сыйфаты турында документлар булмаган очракта, җирле авыл хуҗалыгына зыян салу куркынычы булганда гына юк итәләр. Путин фәрманына караганда, кулланучылар тыелган ашамлыкларны ташлап кына котыла алмый, чөнки тирә-як пычыраначак, диелгән оешма мөрәҗәгатендә. Бу уңайдан белгечләр Путин һәм Медведевтан тыелган ризык табылган очракта нишләргә дигән инструкция яки шалтыратып белер өчен телефоннарны билгеләргә чакыра. "Кеше үз суыткычында тапкан чит ил ашамлыгын үзе теләп биргән хәлдә җаваплылыктан котыламы?", дип сораган оешма бу белдерүдә.

Фәрман АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегия һәм тагын берничә илдән кайбер ашамлыкларны кертүне генә тыя, аларны сатучылар һәм кулланучылар турында сүз юк, ни өчен алар зыян күрә, дип аңлатма сораган кулланучылар оешмасы.

13 август бу оешма Путинның фәрманын Югары мәхкәмәгә бирде.

Узган атнада Русиядә 500 тоннадан артык азык-төлек юк ителде. Азатлык аны күпме кешегә җиткереп булганын санап чыгарды. Литвадан кертелгән 7.5 кг помидор узган атнада Татарстанның Әгерҗе районында яндырылды.

Маҗарстаннан өч каз түшкәсен Апаста юк иттеләр.

Аңарчы ук июнь аенда Харьков өлкәсе базарында сатып алып Белгород өлкәсенә алып кайтылган 50 каз бәбкәсен юк иткәннәр иде. Роскомнадзор бәбкәләргә ут төртелгәнче алар йоклатылды дип ышандырды.

XS
SM
MD
LG