Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар ризыгы чиберекка һәйкәл куелды


Кырымтатар милли ризыгы чиберек һәйкәле
Кырымтатар милли ризыгы чиберек һәйкәле

Август башында Кырымның Карасубазар шәһәрендә кырымтатар милли ризыгы чиберекка монументаль скульптура куелды. Идея һәм эскиз авторы, кырымтатар рәссамы Мамут Чурлу әйтүенчә, бу чиберекка дөньяда куелган беренче скульптура.

Өч метр зурлыкта янәшә куелган ике чиберек Карасубазар-Акмәчет юлында кырымтатар эшмәкәре Р.Велиляев төзегән бина каршында урнаштырылды. Бу бинада мотель, ресторан, чиберекханә инде эшли башлаган, алга таба кырымтатар музее да урнашачак икән.

Бу скульптура янындагы ландшафт дизайнын, аның урынын Мамут Чурлу кырымтатар рәссамы Зубеир Кадризадә белән бергә эшләгән, ә скульптураны арматура, тимер челтәр, монтаж күбеге кулланып рәссам Святослав Корсун эшләгән. “Кирәк булса, бу скульптураны тиз генә реставрацияләргә дә мөмкин булачак”, - диде Чурлу Азатлык радиосына.

Дөньяда төрле халыкларның милли ризыкларына багышланган скульптуралар бар. Алар арасында галушка (украин чумары), пилмән, вареник (эремчек пилмәне), Балтик шпротлары һәм башка ризыкларга куелганнары бар.

Чиберек
Чиберек

“Чиберек - чын кырымтатар ризыгы, мин бу хакта зур бер мәкалә дә яздым. Чиберек күп кырымтатарларны сөргенлектә үлемнән саклап калды, чөнки аны ясап, сатып күпләгән кырымтатар исән калды. Карасубазарда чиберекка ясалган бу скульптура дөньяда бердәнбер”, - диде Мамут Чурлу. Шуны да әйтергә кирәк, чиберекка багышлап кырымтатар шагыйрьләренең төрле шигырьләре дә бар.

Чыгышы белән Кырымнан, Төркиядә яшәп мәрхүм булган Исмаил Отар узган гасырның 30нчы елларында кырымтатар тарихы белән шөгыльләнгән, шигырьләр язган. Ул “Чиберек” исемле тулы бер поэма да иҗат иткән. Бу поэмадан өзекләр Төркиядә кырымтатар мөһаҗирләре җыелган урыннарда тора иде.

Чиберек
Чиберек

Чиберекның камыры тыгыз була, аны түгәрәк итеп җәяләр, аннары сыер йә сарык итеннән суган белән фарш ясыйлар, эченә куеп, катлап читләрен ябыштырып майда кыздырып пешерәләр. Чиберекның тагын бер төре янтык дип атала. Ул да чиберек кебек ясала, тик аны майсыз кыздыралар, бик тәмле була.

Хәзер чиберекны төрле халыклар ясый, мәсәлән, Кавказ халыклары, ләкин бу ризык чын кырымтатар ризыгы булып кала. Шулай ук чиберек кырымтатар халык иҗатында әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр каһарманы да.

Чиберекның күптәннән Кырымнан читтә бик популяр ризык булып китүенә карамастан, аның кырымтатар ризыгы икәнен белмиләр. Карасубазарда скульптурасы куелуы, шул урында ачылган чиберекханәдә пешерелүе Кырымга килгәннәргә бәлки көтелмәгән яңалык та, мәгълүмат та булыр.

XS
SM
MD
LG