Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кырымтатарларга автономия бирү ихтималын ачыктан-ачык кире какты


Путин Кырымдагы милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуда. 17 август 2015
Путин Кырымдагы милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуда. 17 август 2015

"Ватандашларга милләткә карап аерым өстәмә хокуклар турындагы сүзләрне куркыныч дип саныйм", диде Русия президенты Кырымда милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуда.

Русия президенты Владимир Путин Кырымдагы милли оешмалар вәкилләре белән очрашты. Милләтара мөнәсәбәтләрне ул "бик нечкә һәм юка өлкә" дип атады һәм хакимиятләргә сак булырга, даими диалогта торырга, бергә яшәгән төрле милләт кешеләренә игътибарлы булырга кирәк диде.

"Теге яки бу милләткә карап аерым өстәмә хокуклар бирүне аеруча куркыныч дип саныйм. Кырым һәм Акъярда яшәүче барлык милләтләрнең хокукларын якларга кирәк, урыслармы алар, украннармы, кырымтатарлармы әллә башка милләт вәкилләреме", диде Путин.

Путин Кырымда Русиядә булган "бай тәҗрибәне кулланып булачагына" ышана.

"Халыкны уртак эш, шәһәр яки авылның проблемаларын бергә чишү, үзидарә эше белән кызыксындырырга кирәк", диде Путин.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Путин белән очрашуда
Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Путин белән очрашуда

Узган елның октябрендә булган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Кырымда 175 милләт вәкилләре яши. Урыслар 68%, украиннар 16% һәм кырымтатарлар 10%тан артык булган Кырымда халыкның 84% рус телен, 8% кырымтатарчаны, 3.7% татарчаны, 3.3% украинчаны туган тел дип атаган.

Утырышта кырымтатарлардан Кырым хөкүмәте вице-премьеры Ремзи Ильясов, мөфти Әмирали Аблаев, шулай ук Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Үзбәкстаннан Кырымга 80-100 меңләп кырымтатар кайтарга тели. Кырым Украинада булган вакытта кайтып өлгермәгән кырымтатар гаиләләренең аннексиядән соң кайту өмете бөтенләй сүнә бара.

Әнкарада узган Бөтендөнья кырымтатар корылтае делегатлары Кырымнан читтә яшәгән кырымтатарларга мөмкинлек булгач та Кырымга кайтарга чакырып мөрәҗәгать итте. Шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге, БМО, кеше хокуклары һәм демократия өчен көрәшүче халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьтә кырымтатарларны Кырымның асаба халкы итеп танырга, телне, мәдәниятне һәм милли үзаңны югалту куркынычы янаган милләткә ярдәм һәм яклау соралган.

XS
SM
MD
LG