Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлауда 9 партиядән намзәтләр катнашачак


Казандагы сайлау урыннарының берсе, 2012 ел
Казандагы сайлау урыннарының берсе, 2012 ел

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе шәһәр һәм авыл шураларына депутатлыкка намзәтләрне теркәүне тәмамлады.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, 13 сентябрь үтәчәк сайлауларда шәһәр һәм авыл шураларына депутатлыкка 9143 намзәт теркәлгән. Аларның 7610 төрле фирка һәм иҗтимагый оешмалардан һәм 1533 кеше - үзләрен тәкъдим иткән бәйсез намзәтләр.

Депутат булыр өчен "Бердәм Русия", КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", "Русия патриотлары", "Ватан", Русия ветераннары партиясе һәм "Яблоко", шулай ук "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте вәкилләре көрәшәчәк.

Көрәш 900 шәһәр һәм авыл шурасында 7 мең 700 урын өчен бара.

XS
SM
MD
LG