Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил тауарларын сатуны тыю турында канун өлгесе тәкъдим ителде


Мәскәүдә бер кешелек каршылык чарасы, 2015 елның 15 августы
Мәскәүдә бер кешелек каршылык чарасы, 2015 елның 15 августы

Моңа кадәр Европа һәм АКШтан ашамлыкларны кертү генә тыела иде.

Либерал-демократлар эмбарго салынган ашамлыкларны сатуны тыйган канун өлгесен Дәүләт думасына тәкъдим итте.

2014 елның августында Европа Берлеге чикләүләренә җавап итеп Русия Европа илләре һәм АКШтан ашамлыклар алуны тыйды, әмма канун өлгесендә аларны сату тыелу турында сүз юк. Июль аенда президент фәрманы белән эмбарго тагын бер елга озайтылды.

"Тыелган ашамлыкларны сатучылар җаваплылыктан кача", диелгән яңа канун өлгесендә. Депутатлар узган ел кабул ителгән канунны Русиянең тышкы сәясәтенә яраклаштырып аңа шушы өстәмәне кертергә чакыра.

Узган атнада Татарстанның Апас районында каз түшкәләре, Әгерҗедә помидор һәм барлыгы Русия буйлап 500 тоннадан артык азык-төлек юк ителгәндә кибет хуҗалары җаваплылыкка тартылмады.

Европа Берлеге илләре, шулай ук Черногория, Албания, Исландия, Лихтенштейн һәм Украинадан, моннан тыш АКШтан җиләк-җимеш һәм яшелчә, балык, сөт һәм сөт ризыклары, дуңгыз, сыер һәм кош итен кертү тыелган.

XS
SM
MD
LG