Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет тамгасы куелган машина Литвага кертелмәгән


Литваның чик саклау хезмәте Русия ватандашының кызыл йолдыз ябыштырылган машинасын кертмәде.

Литва чик саклау хезмәте машинасына Совет чоры символлары ябыштырылган Русия ватандашын тоткарлаган. Литвада Совет һәм наци тамгалары тыелган. Тамгаларны күрсәтү яки тарату өчен 144-289 евро күләмендә штраф каралган.

Машинага кызыл йолдыз, чүкеч һәм урак тамгасы ябыштырылган булган. Чик сакчылары сүзләренә караганда, машина иясенә бу тамгаларны салдырырга яки машинаны чик буенда калдырып сәфәрен Литвага дәвам итәргә кушылган. Русия ватандашы машинасын кире борып Калининград өлкәсенә кайтып киткән.

XS
SM
MD
LG