Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

Түбән Новгород өлкәсенең Пашат һәм Семочки авыллары халкы 1919 елда булган фаҗигале вакыйгаларны Хәтер көне белән искә ала.

Канлы “кызыл террор” елларында большевиклар бу авыллардагы имамнарны һәм гади яшь кешеләрне – барлыгы 52 кешене атып үтерәләр. Ел саен Пашат авылы мәхәлләсе әлеге золым корбаннарын искә алу чарасы уздыра – ул Хәтер көне дип атала. Быел Хәтер көне белән беррәттән авылда яңа төзелгән мәчетнең 25 еллыгын да бәйрәм иттеләр.

Пашат һәм Семочки атлы татар авыллары – бертуганнар кебек. Араларын бары елга гына аерып тора. Тарихка күз салсак, Пашат авылы кешеләре дә нәселләре белән Семочкига барып тоташа.

Бу ике авыл зурлыклары белән дә бер чама. Пашатта 385 йорт бар диләр, халкы 440ка җитә. Күбесе өлкән яшьтәгеләр. Семочкида хуҗалыклар дүрт йөзгә барып җитә, халкы – 500 тирәсе.

Авыл тәкъбир авазларыннан яңгырап торды

Гадәт буенча Пашат авылы халкы үзәк урамга җыелды, аннары авыл картлары, ир-атлар урам буйлап тәкъбир әйтеп уздылар. Халыкның башында Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов барды.

Семочки авылы картлары да, авыл өстендә тәкъбир авазы яңгыратып, моннан 96 ел элек канлы вакыйга булган урынга юл тотты. Бер гаепсезгә 52 татар кешесе атып үтерелгән урында хәзер авыл идарәсе бинасы урнашкан. Ике авыл кешеләре, ике мәчет картлары кызыл террор корбаннарының каны коелган урынга – шәһитләр каберлегендә очраштылар, берләштеләр.

Хәтер стелласы

Хәтер стелласы

Ул вакыйгалар хәзер дә җанлы картина булып килеп баса. Япь-яшь ирләрне, аксакалларны канга батырып, гәүдәләрен эт үләксәләре кебек ике авыл арасындагы ярга ташлыйлар. Берничә көн бу урынны кораллы большевиклар саклый – кешеләргә туганнарының гәүдәләрен алып кайтып күмәргә дә бирмиләр. Авыл халкы, дошман киткәнен карап торып, алар югалу белән кадерле кешеләренең үле гәүдәләрен алып кайтып, хәрмәтләп җирли. Нәкъ менә шул урында хәзер таштакта урнашкан һәм ел саен Хәтер көне уза.

Кайчандыр монда баз, канау кебек әйбер булган. Шуны халык “шәһитләр каберлеге” ясап, мемориал комплекс итеп торгызган. Таштактага шәһитләрнең исем-фамилиялары язып куелган. Совет вакытында халыкны бу урыннан биздерергә тырышканнар, тик кешеләр бу урынны кадерләп саклаган. Ике авыл халкы гына түгел, тирә-яктан да мөселманнар килеп шәһитләр рухына дога кылып торганнар.

Күп еллар каберлек өстендә агачтан эшләнгән чардуган тора. Бары 1999 елда гына Фәиз Гыйлманов атлы меценат (ул Мәдәнә авылында мәчет эшләткән булуы белән дә билгеле) бу урында зур комплекс төзетә. Мемориалның мәйданы бер гектар тәшкил итә. Комплексның үзәге рәвешендә мемориаль стелла да төзиләр.

Тарих битләренә күз салсак...

Ни өчен большевиклар 1919 елда шул кадәр кешене атып үтерә соң? Чынлыкта, Пашат һәм Семочки авылларының яшьләре оештырган баш күтәрү әнә шулай фаҗигале тәмамлана.

Әлеге вакыйганың тарихын өйрәнгән Мансур Хафизовның “Татар авылы фаҗигасе” дип аталган китабында болай сурәтләнә:

Золым корбаннары исемнәре

Золым корбаннары исемнәре

“1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар (комитет бедноты - ред.) төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатипләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.

Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көнкүрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.

Болар барысы да Семочки-Пашат кешеләрен үтә авыр мораль-психологик һәм сәяси-әхлакый сынауларга дучар иткән.

1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта байтак кына кискен гамәлләр кылганнар. Бу чаралар җирле мөселманнарның мораль-психологик тотрыклылыгын җимерергә һәм идарә ителүчән итәргә, авыл ярлылары белән хәлле кешеләр арасындагы көрәшне кискен көчәйтергә тиеш булган.

Чүмбәли, Хәйдәр Бигичев туган авылда таштакта

Чүмбәли, Хәйдәр Бигичев туган авылда таштакта

Аларның икенче чарасы, халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була.”

Авыл яшьләре мондый мәсхәрәләүләргә чыдап тора алмый – баш күтәрәләр. Большевикларның берсенең башына да җитәләр. Баш күтәрү шул көнне үк бастырыла, моның өчен читтән ярдәм китерәләр. Кем аткан, кем үтергәнне тикшереп тормыйча, халыкны кулга алу башлана. Авылларда гадәттән тыш хәл игълан ителә, ике көне буе мәхкәмәсез-нисез Пашат авылы уртасына алып килеп кешеләрне аталар. Мәетләр авыл урамына чыгарып ташлана. Күбесенең сорау алган урында ук җанын кыйганнар. Аккан канын да җыештырмыйча, икенче гаепләнүчене кертеп утыртып тагын атканнар.

Шул ике көндә 52 кеше ерткычларча үтерелә. Авылның иң яшь, иң актив кешеләре юк ителә. Аларга нибары 20-25 яшь була.

Тере килеш күмгәннәр

Дога кылу

Дога кылу

Канлы туй тәмамлангач, мәетләрне күмә башлыйлар. Авыл халкыннан, мылтык белән янап, Пашат белән Семочки арасында баз казыталар. Мәетләрне шул базга ташлыйлар. Күмгәндә атылган кешеләрнең кайберләре әле тере була. Качып кына күзәтеп торган кешеләр “ул каберлек берничә сәгать селкенеп торды” дигәннәр. Билгеле инде, бу кешеләрне кадерсезләп, аннан-моннан гына күмеп ташлаганнар.

1919 елда башланган фаҗига 1937 елда да кабатлана. Шул елның августында тагын берничә авыл кешесе кулга алына. Аларны Түбән Новгородка куып алып китәләр һәм сентябрь аенда башка муллалар, укытучылар белән беррәттән атып үтерәләр. Бу урында да хәзер истәлек тактасы тора.

“Мондый фаҗигаләр кабатланмасын”

Пашат халкы белән аның тарихындагы шушы кайгылы вакыйгалар турында истәлекләрне бүлешергә быел күп кенә кунаклар килде. Финляндия, Эстония, Швециядән татарлар, шулай ук Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән милләттәшләр.

“Шундый фаҗигалар кабатланмасын, дип, алга таба ничек яшәргә – шул турыда сөйләшергә дип җыелдык. Шәһит булып киткән бабаларыбыз үз үлемнәре белән безне бердәмләштереп торалар. Властька килгәч, сак булыгыз, кеше булып калыгыз дип, менә нинди фаҗигаләр булырга мөмкин дип, безгә искә төшерәләр, әйтеп торалар”, - диде Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов.

Вахит Вафин чыгыш ясый

Вахит Вафин чыгыш ясый

Тампере шәһәре мәхәлләсе рәисе Вахит Вафин да үз фикерен җиткерде: “Бик яман, авыр хәлләр, заманнар булган. Мин уйлыйм, һәр авылның, һәр вакытның, һәр халыкның Хәтер көннәре бар. Мин әле бик яшь, сугышны да күрмәгән, әмма әби-бабаларымның сөйләгәннәрен тыңлап, аңлап бетереп булмый. Без хәзерге вакытта бик рәхәт яшибез – Тәмпере шәһәрендә 100 татар яши, зур йортларның 30% татарныкы, фатирлары да бар. Үз мәчетебез дә бар. Мин бер генә әйберне аңлап бетерә алмыйм – Ураз авылыннан Тәмпере шәһәренә туры шалтыратып була, компьютер, телефон уйлап чыгардылар, әмма сугыш һаман туктамый. Аңа кешенең башы җитмиме?”

Семочки авылы мәчете имамы Рәшит хәзрәт “Шәһит булып киткән бабаларыбыз безгә динне саклап калган. Безнең бурычыбыз – ислам динен кадерләп, уразалар тотып, намазларны укып яшәргә”, дип җыелган халыкка мөрәҗагать итте.

Краснай, Кави Нәҗми туган авылда таштакта

Краснай, Кави Нәҗми туган авылда таштакта

Хельсинки мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев: “Нижгар татар мишәрләре кайда гына яшәмәсеннәр, кайда гына бармасыннар, ике нәрсәне мөкатдәс әйбер итеп тоталар: ислам динен һәм ватаннарын. Гыйнвар кышкы салкын көннәрдә авылларыбыз имамнары, эшмәкәрләре, шәкертләре бер гаепсез атып үтерелә. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын”, - дип сүз тотты.

Чаралар беткәч, авыл халкы Пашат һәм Семочки авыллары мәчетләренә юл тотты – анда ул көнне мәчетләрнең 25 еллык бәйрәмнәре билгеләп үтелде.

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районын татар районы дип атап була. Сталин вакытында ул милли район булып торган да. Аннары милли районнар бөтен ил буйлап бетерелгән, Кызыл Октябрь районына да берничә урыс авылын өстәп куялар. Әмма, район үзәге татар авылында урнашып кала.

Район үзе Кызыл Октябрь дип аталса да, үзәк авыл Уразавыл дип атала. Финляндиядә яшәүче татарлар нәкъ менә шушы һәм якын тирәдәге берничә авылдан чыкканнар.

Гомумән, Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында сәяси репрессияләргә дучар булганнар гел истә, аларга аеруча игътибар бирелгән. Һәр авылның мәчет ишегалдында диярлек корбаннар исемнәре язылган таштакта тора, Мәдәнә авылының музеендә тулы бер экспозиция эшли.

Фотогалерея: Мәдәнә авылында сәяси золым корбаннары музее

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG