Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

"Ислам дәүләте" әгъзалары Эрдоганны бәреп төшерергә чакырды


Видеодан күренеш

Видеодан күренеш

"Ислам дәүләте" террор оешмасы әгъзалары Төркия президенты Реҗеп Тайип Эрдоганны бәреп төшерергә чакырган видео таратты.

"Хаин Эрдоган Төркияне Көрд эшчеләр партиясе һәм тәрекчеләргә сатты. Көрдләр партиясе һәм аларның дусларын – Ирекле Сүрия армиясен Төркия җиренә сыендырып ислам дәүләтендә мөселманнарның үлеменә сәбәп булды. Мөселманнарны үтертер өчен тәрекчеләргә һәм аларның очкычларына һава киңлекләрен ачты. Эрдоган үз урынында калу өчен колга әйләнде", диелгән бу видеода. "Ислам дәүләте" сугышчылары төрекләрне аны хакимияттән бәреп төшерергә чакыра.

Күптән түгел Әнкара АКШ очкычларына "Ислам дәүләте" сугышчыларына каршы сугышта үз һава аланнарын кулланырга рөхсәт итте. Гыйракның төньягында һәм Сүриядә көрд хәрби бүлекләре "Ислам дәүләтенә" каршы сугыша.

Июль азагында Төркиянең Сүрия белән чик буенда урнашкан Суруч шәһәрендә мәдәни үзәктәге шартлауда ким дигәндә 27 кеше һәлак булган, 100дән артык кеше яраланган иде. Һөҗүм булган мәдәни үзәк "Ислам дәүләте" террор оешмасы контролендә булган Сүриянең Кобани шәһәренә 10 чакрым гына ераклыкта урнашкан иде.

Бу атнада Төркиядә Эрдоган партиясе коалиция хөкүмәте төзи алмады. Зур ихтимал белән илдә яңа сайлаулар үтәчәк. Парламент сайлавында көрд партиясе зур уңышка ирешкән иде.

XS
SM
MD
LG