Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны урыс тарихына бәйләр өчен Путин диңгез төбенә төште


Путин диңгез төбенә төшә
Путин диңгез төбенә төшә

Русия президенты Владимир Путин Кара диңгез төбенә төшеп баткан кораб һәм аның тирәсенә таралган амфораларны карады.

Кырымтатарларны ярымутрауда асаба халык итмәс өчен Кремль эзлекле сәясәт үткәрә, берсе артыннан берсе төрле чаралар оештыра.

Русия президенты Владимир Путин 17 август көнне Кырымдагы милли оешмалар вәкилләре белән очрашу вакытында "Теге яки бу милләткә аерым өстәмә хокуклар бирүне аеруча куркыныч дип саныйм", дип белдереп, кырымтатарларга автономия бирү ихтималын ачыктан-ачык кире какты.

18 августта исә батискаaфта 80 метр Кара диңгез төбенә төшеп баткан кораб һәм аның тирәсенә чәчелгән амфораларны карап менгәч, журналистларга "Бу якынча X-XI гасырлар, нәкъ Русия дәүләтчелеге оешкан, Византия һәм башка илләр белән элемтәләр үскән вакыт. Шуңа күрә, бу белгечләргә дә һәм җәмәгатьчелеккә дә кызыклы булыр дип уйлыйм, безнең барыбызны да ватан тарихына күбрәк игътибар бирергә кирәклегенә, ниндидер яңалык эзләргә аны бүгенге өчен дә, киләчәк өчен дә кулланырга этәрер", диде.

Берьяктан, Кырымдагы кырымтатарларны тамырсыз итү, ә икенче яктан, ярымутрауны урыслаштыруга Кремльнең моңа кадәр булган гамәлләре дә ишарә булып тора.

Июль ахырында Кремльнең кырымтатарларның ярымутрауда җирле, асаба халык икәнлеген кире кагу өчен Мәскәү юридик университетында яңа фәнни хезмәт яздырачагы билгеле булды.

Русия президентының кырымдагы вәкиле Олег Белавенцев кырымтатарларның килеп чыгышын тикшерергә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыккан. Ә бу фәнни хезмәтне язачак университет кырымтатарларның ярымутрауда борынгы халык булуы "тарихи дөреслеккә туры килеп бетми" дип белдерә. Бу фәнни хезмәт өчен Русия президенты администрациясе һәм Иминлек шурасы тәкъдиме белән акчалар да бүленгән.

Татарстан фәннәр какдемиясенең Тарих институты галиме Дамир Исхаков Азатлыкка бу фәнни хезмәт языла калса, халыкара нормаларга һәм хакыйкатькә каршы киләчәк дип белдергән иде.

Кырымда асаба халыкларны тикшерү һәм аларга ярдәм итү вакыфы президенты Надир Бекир: "Нинди генә хөкүмәт булмасын, башка бер халыкның асабамы әллә түгелме икәнен хәл итү ул аның эше түгел. Бу дөньяда бер генә дәүләтнең дә үз җирләрендә яшәгән халыкларның статусын кабул итәргә йә кабул итмәскә хакы юк. Ул аның асаба булуын йә таный, йә танымый гына", ди. Аның сүзләренчә, Берләшкән Милләтләр Оешмасында кырымтатарлар асаба халык буларак танылган инде.

XS
SM
MD
LG