Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украинада яшәүче татарның күбесе сугышны Путин алып бара дип саный"


Киевта яшәүче татар хатыны Зөлфирә Бойко белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

Киевта яшәүче татар хатыны Зөлфирә Бойко белән әңгәмә

Украинаның бер өлешендә бүген сугыш бара. Андагы татарлар бу шартларда ничек гомер кичерә. Киевта яшәүче татар хатыны Зөлфирә Бойко белән әңгәмә кордык.

Украинаның бер өлешендә бүген сугыш бара. Ил башкаласы Киевта чагыштырмача тынычлык күзәтелә. Киевта яшәүче татар хатыны Зөлфирә Бойко шушы вакыйгалар агышында нинди уй-хисләр белән биредә гомер кичерә? Татарстанга ялга кайткан ханымга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Зөлфирә ханым, сез Киевта байтактан яшисез. Украина, Киев татарларының бүгенге яшәеше хакында беркадәр әйтеп китсәгез иде. Алар бердәмме, оешканмы һәм инде милли чаралар уздырыламы?

– Киевта татарлар күп. (2001 елгы җанисәп буенча Украинада 73,3 мең Идел буе татары яши). Аларның күпчелеге әби-бабайлар һәм мәчетләргә йөрүчеләр дә шактый. Алар өчен мәчетләр төп очрашу урыны да булып торадыр. Шулай ук “Татар йорты” да бар. Биредә дә татарлар җыела. Сабантуй, башка бәйрәмнәр үткәрәләр. Татарча җырлаучы ансамбль дә бар. Бәйрәмнәрдә алар чыгыш ясыйлар. Дини бәйрәмнәребезне дә зурлап үткәрәбез.

– Сез әйткән “Татар йорты” тирәсендә заманында ниндидер гаугалар да булып алды шикелле. Ул тирәдә әле дә бик тыныч түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Сез бу юнәлештә беркадәр хәбәрдармы?

– Татарларның берничәсе Канәфия (Украина татарлары “Туган тел” мәдәни үзәге президенты Канәфия Хөснетдинов – ред.) белән дус, тату яши инде. Биредәге татарларның күбесе Канәфия алып барган сәясәт белән риза түгелләр. Киевтагы яшьләрнең татар телен өйрәнәселәре килә. Ә Канәфия бу проблем белән шөгыльләнми, аңа игътибар бирми. Башка юнәлешләрдә дә “Татар йорты” эшенә ризасызлык белдерүчеләр булып тора, шуңа аның эшеннән канәгатьсезлек тә туа. Канәфия урынына башка кешене сайлау омтылышлары да булды. Ләкин аның “өстә” яклаучылары бар, шуңа бу гамәлләр барып чыкмады диләр.

– Донбасста, Луһански өлкәсендә сугышлар бара. Киевта яшәүчеләр бу хакта уйланамы, ни өчен сугышлар тынмый?

– Әлеге сугышлар хакында капма-каршы фикерләр ишетергә мөмкин. Киев халкының, монда яшәүче татарларның күпчелеге сугышны Путин алып бара дип исәпли. Мәскәү каналларын тыңласаң, алары бу төбәкләрдәге үтерешләрне ватандашлар сугышы дип бәяли. Русиядән йөзәрләгән-йөзәрләгән КамАЗларның бу сугыш җиренә керүләре мәгълүм бит. Бездәге мәгълүмат чаралары машиналарда һуманитар ярдәм генә түгел, сугыш кораллары булуын да бәян итә. “Кызыл Хач” җәмгыятенә нәрсәләр алып килгәнне күрсәтеп тормыйлар. Һуманитар ярдәм китерелгән урыннарда сугышлар көчәя башлый.

– Киевта Русия телеканаллары күрсәтәме?

–Киевта юк. Инде Русиядә чыккан киноларны да күрсәтмәү турында күрсәтмә бар. Чөнки ул фильмнарда Украина хурлана, илгә пычрак атыла, ямьсез итеп сурәтләнә. Шулай да Русия яклы кешеләр иярченнәр аша Мәскәү телеканалларын карый. Ә менә сугыш барган төбәкләрдә Мәскәү телерадиоканаллар аша үз пропагандасын, үз сәясәтен алып бара. Киев анда үз каналларын күрсәтә алмый. Шулай булгач анда Мәскәү телевидениесе генә өстенлек итә һәм кешеләр шуңа “ватандашлар сугышы” дигәннәргә ышанырга мәҗбүр була. Ополчение дигәннәрендә нинди танклар, каян килгән алар, моңа да бик аптырыйбыз.

– Киевтагы татарларның сугыш барган Донецки, Луһански өлкәләрендәге татарлар арасында туганнары, якын дуслары бардыр. Алар ни рәвешле аралаша, сугышны ничегрәк кабул итә икән?

– Безгә ишетелгәнчә, кайбер татар, урыс һәм украин гаиләләрендә ызгыш-талашлар, аңлашылмаучанлыклар да башланган. Чөнки гаилә әгъзаләрының бер өлеше Украина яклы, икенче өлеше Русия яклы.

– Зөлфирә ханым, бу вазгыятьтә Украина, Киев татарлары ата-бабалары туган җирләргә, Татарстанга, Башкортстанга күченеп китү очраклары артмадымы? Үзегез туган якларыгызга бөтенләйгә кайтырга исәп тотмыйсызмы?

– Белүемчә, Киев тирәләреннән китүчеләр юк. Ә Донбасста инде Украина яклы кешеләр Көнбатыш Украинага китәләр. Русияне яклаучылар исә Русиягә күчеп китү җаен карыйлар. Мин үзем ел саен ял алып туган якларга кайтып киләм. Әлегә эшлим. Алга таба күз күрер.

XS
SM
MD
LG