Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Татарстанның иҗтимагый оешмалары форумыннан сигез фикер


Бу көннәрдә Казанда социаль юнәлештә эшләүче иҗтимагый оешмалар (НКОлар) форумы уза. Аның 18 августта Татарстан фәннәр академиясендә узган секциясе бу оешмаларның 2030 Стратегиясенә кертә алган роленә багышланган иде.

Чарада бизнес, мәдәният, яшьләр эшләре, велохәрәкәт, инвалидлар һәм башка мәсьәләләр белән эш иткән күпләгән оешма вәкилләре җыелган иде. Аларның кайберләре төпле тәкъдимнәр җиткерде, башкалары булган проблемнарны атады, ләкин күпчелеге үз чыгышын хисап формасында алып барды. Форумда чыгыш ясаучыларның кайбер цитатларын китерәбез.

Марат Галиев, Татарстан дәүләт советында “Бердәм Русия” фракциясе әгъзасы:

“2030 Стратегиясе - ул бүгенге генә түгел, киләчәк буыннарны дә кайгырту. Көнбатыш безгә керткән санкцияләргә бүген шундый караш - “ярар, ерып чыгарбыз, импортны алыштырырбыз”. Ләкин Стратегиянең максатлары башка - дөнья экономикасыннан читләшү түгел, ә аның бер өлеше булу”.

Айдар Хәлиуллин, Татарстан кече һәм урта бизнес оешмалары ассоциациясе президенты:

“Без декабрьдә, апрельдә, июльдә эшмәкәрләр форумнарын, конференцияләрен уздырдык. Анда төпле резолюцияләр, меморандумнар кабул иттек. Безне ишетерләр диеп, аларны тиешле министрлыкларга, идарәләргә җибәрдек. Ләкин җаваплар булмады. Эшмәкәрләр әйтә: безне ишетмәсәләр, нигә безгә төрле форумнар җыеп торырга?”

Лилия Таишева, “Яңа гасыр” хәйрия оешмасы генераль директоры:

“Соңгы алты айда өч мең мигрантка вакытлы яшәү рөхсәте бирелде, бер меңгә якын кешегә ватандашлык тапшырылды. Ләкин борчулы күзәтү бар: миграциянең төсмере үзгәрә. Безгә Урта Азиядән хәзер яшьрәк һәм гыйлеме булмаган мигрантлар килә. Бу безгә проблемнар тудыра. Безгә аларны интеграцияләргә кирәк”.

Марсель Нигъмәтҗанов, “Алгарыш” программасын тәмамлаучы

“НКОларның мөһим максатларының берсе - Стратегияне тормышка ашыру өчен кирәкле һәм файдалы шәхесләрне табу, сайлау һәм алга этәрү”.

Дилбәр Садыкова, Яшьләр дипломатиясе академиясе башкарма директоры:

“Яшьләр белән ике яклап эш алып барырга кирәк. Республикадагы яшьләр чит илгә китмәсен өчен аларга тиешле шартлар тудыру зарур. Шул ук вакытта күченеп киткән яшьләр белән дә эшләргә кирәк: алар читтә яшәп тә Татарстанга файдалы була, аның данын күтәрә алалар”.

Илдус Янышев, велоактивист:

“Бездә велохәрәкәт һич кенә дә үсеш кичерми. Шартлар әле дә тудырылмый. 2030 Стратегиясендә бу мәсьәлә телгә дә алынмый. Чагыштыру өчен генә: Европада 250 млн кеше үзен велосипедчы дип саный. Русия дә моннан арттка калышмас дип өметләнәм”.

Айрат Файзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы:

“Стратегияне тормышка ашырганда сәяси мәсьәләләрне дә күздә тотырга кирәк. 2030 Стратегиясе Татарстан республикасы үсешенә багышланган, ләкин 2030 елда Татарстан республикасы булырмы? Бу шактый актуаль сорау."

Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан платформасы.

Хаҗиевны алдан платформа исеменнән чыгыш ясарга чакырган булганнар. Соңгы мизгелдә исә аның чыгышын програмга кертмәгәннәр.

“Түгәрәк өстәлнең төп вакыйгасы - депутат Марат Галиевның ихлас чыгышы. Ул Русиянең изоляциядә яши алмавын әйтте, шулай ук ватандашлар җәмгыятенең үсеше кирәк булуын ассызыклады. Берничә кызык чыгыш булды, ләкин җыен дискуссиясез, эчтәлексез формаль чарага охшаган иде. 2030 Стратегиясе өстендә җитди һәм масштаблы эш алып барырга кирәк әле”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG