Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Чиләбе өлкәсендә күмер базында газ белән агуланып бер эшче һәлак булды


Шахта урнашкан җир харитасы

Шахта урнашкан җир харитасы

Агуланган тагын дүрт кеше Башкорстанның Учалы районы хастаханәсенә салынды.

Учалы комбинатының "Узельгинский" шахтасында газ белән агуланып бер кеше һәлак булды, дүрт кеше Учалы шәһәр хастаханәсенә салынды. Каза Башкортстан чигенә сигез чакрым ераклыкта Чиләбе өлкәсенең Межозерный поселогында чәршәмбегә каршы төндә булды.

Каты агуланган бер эшче ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматына караганда, шахтадан эвакуация булмаган. Шахта үз эшен дәвам итә. Тикшерү башланды.

XS
SM
MD
LG