Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә сугышта 400ләп бала һәлак булды


Башкала Санада ачлыктан хастаханәгә эләккән ана белән бала
Башкала Санада ачлыктан хастаханәгә эләккән ана белән бала

ЮНИСЕФ мәгълүматларына караганда, 400 бала һәлак булган, 400дән артык бала кораллы төркемнәргә сугышырга алынган.

БМОның балалар фонды ЮНИСЕФ игълан иткән хисапка караганда, март аеннан бирле кораллы низаг дәвам иткән Йәмәндә кимендә 400 бала һәлак булган, аннан да артыгы сугышчыларга яллап җибәрелгән. Йәмәндә Согуд Гарәбстан җитәкчелегендәге коалиция белән шыгый гыйсьянчылар арасында бәрелешләр дәвам итә.

ЮНИСЕФ хисабына караганда, 398 бала һәлак булган, 600дән артыгы яраланган, 377 бала кораллы низагка җәлеп ителгән, 1.3 миллион бала өйләреннән китәргә мәҗбүр булган.

"Кораллы низагның иң авыры балаларга төшә. Алар һөҗүмнәрдә һәлак була, исән калганнарына авыру һәм ачлыктан үлем яный", диелгән ЮНИСЕФ белдерүендә.

Йәмәндә һәлак булганнарның саны 4300дән артып китте, аларның күбесе тыныч халык. Илдә ачлык, төрле чирләр тарала. Хокук яклаучылар низагтагы ике тарафны да тыныч халыкның хокукларын бозуда гаепли.

18 август Йәмән гыйсьянчылары Санадагы Согуд Гарәбстан илчелеген яулап алды. Русия илчелеге үз эшен дәвам итә, әмма вазгыять катлауланган очракта илдән китәргә әзер булганын белдерде.

XS
SM
MD
LG