Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Вәлиулла Ягъкуб укулары үтәчәк


Вәлиулла Ягъкуб
Вәлиулла Ягъкуб

4 сентябрь Казанда III Вәлиулла Ягъкуб укулары оештырыла.

Татарстан диния нәзарәте Русия ислам университеты белән бергә быел өченче тапкыр Вәлиулла Ягъкуб укулары оештыра. Татар мәдәниятен, татар халкын, ислам мәдәниятен пропагандалауга зур өлеш керткән дин әһеле 2012 елның июлендә атып үтерелде. Аңа багышланган очрашулар ел саен 2012 елдан бирле оештырыла.

Быел чара 4 сентябрь үтәчәк. Анда Татарстан мөфтие, Русия төбәкләреннән дин әһелләренең, шулай ук галимнәр һәм җәмәгать эшлекләренең катнашуы көтелә.

2013 елда Казанда "Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб турында истәлекләр (1963-2012)" исемле китап тәкъдим ителде. 2012 елда аның китаплары, кулъязмалары, фото һәм видео сурәтләре урын алган музей ачылды.

XS
SM
MD
LG