Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Казан һава аланында Русиягә кертү тыелган 57 кг өрек һәм чикләвек яндырылды


Казанның үзәк базары. 2015 елның 11 августы

Казанның үзәк базары. 2015 елның 11 августы

Русиягә Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан йөзем, өрек, чикләвек һәм тәмләткечләр кертү 2012 елдан тыелган дип хәбәр итә Россельхознадзор.

Россельхознадзор идарәсенең Татарстан бүлеге хәбәр итүенчә, Казан һава аланында 10-16 август көннәрендә 57.3 кг җиләк-җимеш һәм яшелчә тотып калынган. Идарәнең 2012 елның 16 апрелендә чыккан күрсәтмәсенә караганда, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан Русиягә өрек, кипкән кара җимеш, йөзем, чикләвек, җиләк-җимеш һәм тәмләткечләр кебек үсемлек әйберләре кертү тыела.

Әлеге өч ил ватандашлары Казанга бу тыелган ашамлыкларны багажга салып алып кайткан дип хәбәр итә Россельхознадзор. Җимешләр идарә хезмәткәрләре күзәтүе астында һава аланының мичендә яндырылган.

10 көндә Русия буйлап 600 тоннага якын ризык юк ителде. Ашамлыкларны яндыру һәм җиргә салып таптау президент Владимир Путинның Европа илләре һәм АКШтан канунсыз кертелгән ризыкны юк итү фәрманы чыккач башланды. Әлеге гамәл илдә ризасызлык тудырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG