Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:55

Истанбулның Долмабакча сарае каршында шартлау һәм атышлар булды


Долмабакча сарае тирәсендә полиция, 2015 елның 19 августы

Долмабакча сарае тирәсендә полиция, 2015 елның 19 августы

Чәршәмбе көнне Истанбул үзәгендәге Долмабакча сарае һәм Германия консуллыгы каршында атышлар булды, яраланучылар турында хәбәр ителми.

Чәршәмбе көнне Истанбулның Долмабакча сарае (Dolmabahçe Sarayı) каршында булган шартлау һәм атышлардан соң ике шикле кеше Германия консуллыгы янында кулга алынды дип хәбәр ителде. Шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә беркем дә алмады. Шартлаудан соң ук чит ил валютасы базарында төрек лирасының бәясе төште.

Төркиядә июнь аенда булган парламент сайлавында көрд партиясе уңышка ирешкәннән бирле Истанбулда киеренкелек артты. Хөкүмәт өч ел элек көрд сугышчылары белән төзелгән солых килешүен гамәлдән чыгарды.

Кичә "Ислам дәүләте" террор оешмасы әгъзалары Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны бәреп төшерергә чакырган видео таратты.

19нчы гасырда төзелгән Долмабакча сарае – Истанбулның туристлар яратып йөргән урыннарның берсе. Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган премьер булган елларда анда үз офисын ачкан иде.

XS
SM
MD
LG