Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

Чаллы язучылары сайлау алдыннан хакимиятне мактады


Чаллыда "Бердәм Русия" фиркасе совет чорлары тәҗрибәсен кулланып, сайлау алдыннан иҗат кешеләрен дә сәясәткә җәлеп итә башлады. Шәһәрнең үзәк китапханәсендә татар һәм урыс язучыларының, иҗатчыларының уртак чарасы узды. Биредә Рөстәм Миңнеханов исеменә мактау сүзләре дә әйтелде.

Әлеге чара Чаллы үзәк китапханәсе бинасы кырында, урамда “Әдәби бульвар” исеме белән татар һәм урыс язучылары катнашында узарга тиеш иде. Чараның урамда узуына көне буе диярлек сибәләгән яңгыр комачау итте. Оештыручылар әдәби очрашуны түбә астында, үзәк китапханә залында үткәрергә мәҗбүр булды.

Кичәне татар һәм урыс телләрендә алып баручы кызлар әлеге тантананың Чаллы шәһәренең 85 еллыгына, ТАССРның - 95, Татарстан республикасы төзелүгә 25 ел тулуга багышлануын, аны оештыру “Бердәм Русия” фиркасенең башлангычы булуын белдерделәр.

Рәфыйк Сабиров беренче булып сәхнәгә чыкты, ул шигырен укыды, Татарстан, Чаллы турында җырлар башкарды.

Бәйрәм кичәсен ачып җибәрү өчен сүз Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафинга бирелде. Ул үз чыгышында:

Факил Сафин

Факил Сафин

“Чаллы бәйрәме уңаеннан без бик күп әдәби чаралар уздырдык. Чараларда шәһәребезнең әдәбият юнәлешендә бик бай, булган кала булуы күренде. Чаллыда КАМАЗ төзелә башлау белән бирегә бик күп язучыларыбыз, шагыйрьләребез килгән. Эдуард Касыймов, Кадыйр Сибгатуллин, Газиз Кашапов, Хәниф Хөснуллин, Нәҗип Мадияров, Ирек Диндаров шундыйлардан һәм без аларны арабыздан китсәләр дә, зур сагыну белән искә алабыз.

"Әдәби бульвар" афишасы

"Әдәби бульвар" афишасы

Бездәге һәр карыш җир тарих белән бәйле. Шушы тарих безнең барлыгыбызны искәртә, үткәннәрне онытмаска чакыра. Татарстан халкы алдында бик җаваплы бурычлар да тора. Тиздән сайлау. Бу сайлауда матур итеп, дөрес итеп сайларбыз дип уйлыйм. Чыннан да, сайларлык шәхесләребез бар һәм инде алар безнең ышанычыбызны казанганнар. Безнең президентыбыз бик эшлекле, бик лаеклы кеше. Казанда булган очрашуларның берсендә, Татарстан президенты булырга лаеклы шәхесләр күп, диде ул. Әмма без Рөстәм Миңнехановка ышанабыз. Без аны зур дәрәҗәләрдә эшләр алып бара алырлык, өлгергән сәясәтче, икътисадчы икәнен беләбез”, дип белдерде.

Чираттагы чыгышны язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим ясады. Аның беренче сүзләре урысча яңгырады һәм тәрҗемәдә шулайрак була:

“Бүгенге чара киләчәк белән дә бәйледер. Үзенең ялкынын мең ел буена сүндермәгән халкыбыз XXI гасырда да үз юлыннан тайпылмас, ирешелгәннәрне югалтмас. Шулай бит туганнар”, дип язучы залга да мөрәҗәгать итте. Шуннан соң чыгышын татар телендә дәвам итте:

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

“Сез карагыз, Чаллы таң калырлык шәһәр. Зур төзелешләр башланганда 25-30 меңле халкы булган. КАМАЗ салына башлагач, дистәләгән кадрлар бүлекләре миллионлаган халыкны иләкләр аша уздырып, калдырасын калдырып, кирәкмәгәннәрен калдырмыйча, килгән халыкны үз иткән халык. Чаллы халкы гади халык түгел. Безгә җитмәгән нәрсәләрнең берсе – булган күрсәткечләребезне реаль итеп күрсәтә алмау һәм ваклану, көнчелек, бер-беребезгә ярдәм итә алмау. Аның өчен бергәлек тойгысы белән бай булырга кирәктер”. Шушы сүзләрдән соң Айдар әфәнде татарның ачы тормышына кагылышлы ике шигырен дә укып китте.

Михаил Гоголев

Михаил Гоголев

Чаллы төбәгендә урысча иҗат итүче Михаил Гоголев та үз сүзләрен җиткерде. Аның иҗатка кереп китүенә кайбер татар язучыларының этәргеч бирүен дә ассызыклады.

Сәхнәгә Хәмидуллиннар гаиләсе чакырылды. Алар кул көрәше буенча Русия, Европа һәм дөнья күләмендә бик күп тапкырлар беренчелекне яулаганнар. Шушы уңышлары хакында бәян иткәндә тамашачылар соклану, хуплау сүзләре белдерде.

Рәшит Бәшәр

Рәшит Бәшәр

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәр сәхнәгә күтәрелгәнче, балалар аның шигырләрен яттан сөйләделәр. Чыгыш ясаганда Рәшит әфәнде мондый фикерләрен дә җиткерде:

“Үзегез күреп торасыз, бүген җир шарында өченче Дөнья сугышы бара. Бездә әле тынычрак, без әле яшибез. Менә шушы сабыйларның үсеп җитүләрен, гаилә коруларын теләр идем. Алар кеше булып, ил тотып, татарча яшәсеннәр иде”.

Язучы, тарихчы, тәрҗемәче Мансур Сафин кичәдә Чаллы каласына 85 ел тулу белән риза булмавын да белдерде:

Мансур Сафин

Мансур Сафин

“Чаллы төбәге турында моннан мең еллар чамасы элек әйтелгән фикерләр булуы мәгълүм. XVI гасырда биредә болгарларның күпләп яшәүләре дә билгеле. 1622 елда Алабуга ягыннан урыс гаиләләре күченеп килүләре турында да язмалар бар. Чаллы дигән сүз үзе генә дә бик тарихи һәм шанлы яңгырый. Әйе, тарихта, 1930 елда Чаллыга шәһәр статусы бирү турында карар кабул ителә. Чаллының данлы үткәне әлегә бик билгеле түгел. Шуңа күңелдә каршылыклар булса да шәһәргә 85 яшь, дигән сүзләрне әлегә кабул итәргә туры килә”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG