Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәүфикъ Василов: "Халыкка таянган булсалар, Татарстан күбрәк отар иде"


Татарстанның дәүләт шурасы утырышы. Беренче рәттә, сулдан: Разил Вәлиев, Марат Мөлеков, Тәүфикъ Василов, Фәүзия Бәйрәмова. 1990 ел
Татарстанның дәүләт шурасы утырышы. Беренче рәттә, сулдан: Разил Вәлиев, Марат Мөлеков, Тәүфикъ Василов, Фәүзия Бәйрәмова. 1990 ел

Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларациясен кабул итү үз вакытында зур бәхәс тудырды, аңа каршы чыгучылар күп булды. Алар арасында – хокук яклаучы Тәүфикъ Василов. Ул каршы тавыш биргәнгә үкенмим ди.

Ул вакытта ТАССРның Югары шурасы депутаты Тәүфикъ Василов (аны Анатолий Васильев дип хәтерлиләр - ред.) Татарстанның бәйсез булып яшәвен дә, аннан соң кабул ителгән Конституциясен дә шик астына куя. Бүген Тәүфикъ Василов адвокат булып эшли. Татарстанның суверенитеты кирәк иде, әмма аның идеологиясен республика җитәкчелеге үзенчә файдаланып, халыкны алдады, дигән фикердә.

– Тәүфикъ әфәнде, Суверенитет турында Декларацияне кабул иткәндә сез депутат идегез. Татарстанның аерым яшәвенә сез дә каршы идегез...

– Мин ул вакытта милициядә эшләдем. Гаугалы вакытлар иде, берничә криминаль төркемнең җинаятен ачтым, анда Казан түрәләре дә эләккән иде. Җинаять эше ачылды, кешеләр кәнәфиләрдән очты. Әмма мине дә милициядән кысрыклап чыгардылар. Шул дулкында мине депутат итеп сайланырга кыстадылар. Ул вакытта Татарстан аерым яшәргә тиеш дигән сүзләр ишетелә башлады. Милли хәрәкәт туплана башлады, башка иҗтимагый оешмалар активлашты.

Депутат булып сайлангач, халыкны тәртип саклау органнарының золымнарыннан яклый торган комитетлар оештырырга, кануннар кабул ителергә тиеш дигән фикерне алга сөрдем. Үзем шунда эшләгәч, андагы хәлләрне беләм, хокук яклау эшләре дә ничек алып барылганын үз күзләрем белән күргәнгә ватандашларның хокукларын яклау эшен ныгытырга дип чыгышлар ясый идем.

Суверенитет турында Декларациягә каршы торучылар күп иде, урыслар бар иде. Мин дә Русия уртасында утырып, чикләр сызып, аерым яшәүне күз алдыма китерми идем. Чиктә булса иде икән Татарстан, бер хәл, тик федераль үзәк теләсә, безгә бар юлларны да ябыр иде. Ахыр чиктә аерым яшәү дөресрәк дигәнгә барысы да күнде, тавыш биргәндә бары тик бер генә кеше битараф калды. Мин дә хуплап тавыш бирдем, чөнки каршы торучыларның сүзләре, дәгъвалары исәпкә алып эш ителде. Урыслар да Татарстан аерым яшәсә, үз байлыкларына үзебез хуҗа булсак, яшәү бәрәкәтлерәк булачагын аңлады. Мәскәүдән кайчан акча тамар икән, без дә кайчан яхшы яши башларбыз икән дип көтеп утырасы килми. Барысы да җитеш тормышта яшәүне тели. Аннары байлык бит халык арасында бүленер дип күз алдына китерелде.

– Ул вакытта татар теле мәсьләсе белән тарткалашулар зур булды. Дәүләт теле бары тик татар булсын дигән фикер бар иде, әмма ул хуплау тапмады. Республикада ике дәүләт теле булырга тиеш дигән карарга киленде. Сезнең ул вакытта фикер нинди иде?

– Ике тел бертигез булсын дидем. Фәүзия Бәйрәмовалар белән аралашканда аларга ике телне бер-берсенә каршы куясыз дип бәхәсләшә идем. Урыс теле үсә икән, татарныкы да үсеш алсын өчен шартлар тудырылырга тиеш дип әйтә идем.

– Әмма ике тел бертигез дип әйтелсә дә, татарныкы үсмәде бит...

– Килешәм, татар телендә дәүләт эшләре алып барылмый, фән теле буларак үсеш алмады. Аш-су, җыр-бию турында фикер алыша торган, Колхоз базарында кулланыла торган тел булып калды. Депутатлар тынычланды, тел мәсьәләсе күтәрелми. Үземнең балаларны татар мәктәбендә укыттым, махсус шунда бирдем. Телне белсеннәр дип теләдек. Ислам динен кабул иткәч, татар телле булып каласы килде. Кешеләр җаваплы булыр, телне саклар дип ышану кирәкми. Күбебез, кызганычка, тормышның матди ягын кайгырта, тел мәсьәләсе икенче планга күчә.

Тәүфикъ Василов
Тәүфикъ Василов

​Белмим, өздереп әйтә алмыйм, әмма татар теле үзе генә дәүләт теле генә булып калган очракта да зур үзгәрешләр булмас иде. Аны тормышка ашырмас өчен каршы тордылар, бу идеяне үткәрер өчен сират күперен үтәсе иде. Исегездә булса, татар телен белгән хезмәткәргә хезмәт хакына өстәмә акча түлиләр иде. Бу канун, дөресрәге, аның үтәлеше дөрес түгел иде. Телне белгән барлык татарларга түләнде ул акчалар. Ә акчаны татар булмаганнарга, әмма татар телен өйрәнеп, эшендә кулланучыларга бирергә иде! Мену бу очракта татарча өйрәнергә, кулланырга стимул булыр иде. Ә бездә аны татарларга түли башлагач, урыслар үпкәләде.

Хәзер ничегрәк дөрес булырга тиешлеген чамалыйбыздыр, рухи яктан да тел мәсьәләсен якларга үстек, әзербез кебек. Яңа буын үсте бит. Хәзер берсе дә телгә каршы корал да тотып чыкмас, кануни нигезләрен табып, уртак фикергә килеп булыр иде. Вакыт узмаган әле, тик моның өчен җитәкчеләрнең сәяси ихтыяр көче кирәк. Аны тормышка ашырыр өчен өстә утыручы шәхесләр дә юк. Бүген җитәкчеләр урыс теленә өстенлек биреп, халыкта урыс теле белән дә акча эшләп була дип фикерне сеңдерде.Татар теленең үсешен тәэмин итәр өчен мөмкинлек тә бар кебек, әмма булган ысуллар да, кораллар да кулланылмый.

– Татарстан мөстәкыйль булганда без иркенләп яшәдек, нефтькә үзебез хуҗа, салым түләнмәде. Шул вакытта мөмкинлек була торып та Татарстан ниләр эшләргә өлгерми калды?

– Катлаулы сорау. Газлаштыру булды, юллар салынды, шәһәрләр каралды, Казан матурланды, безне беләләр, ихтирам итәләр. Моны танырга кирәк. Әмма барыбер суверенитет бер яклы гына кулланылды. Кеше факторы бар. Акча күп була торып, аны халык мәнфәгате өчен тотасың килми икән, башкарылмый калган максатлар күп була. Үз кесәңне тутыру турында уйлаганда халык кайгысы була аламы?

Ел саен түрәләр, аларның хатыннары, депутатлар керемнәре турында хисап ясый. Елына миллионнар эшли булып чыга, алар фатирлар, йортлар, кыйммәтле машиналар ияләре. Ә халыкның күпчелеге елына 200 мең сум да эшли алмый. Суверенитет вакытында халыкны баетып була иде. Мәскәү белән бу – безнеке, тегесе – сезнеке дип тарткалашкан вакытта халык онытылды.

– Тәүфикъ әфәнде, федераль басмалар, Татарстанның карагруһчылары республика җитәкчелере милли хәрәкәтне махсус оештырды, аны курчак урынына тотты дип төрттергә ярата...

– Оештыруны алар оештырмады, әмма оста кулланды дигән сүз – дөрес. Милли хәрәкәт булмаса, бүгенге Татарстан да, аның аркасында баеган җитәкчеләр дә булмас иде. Тарихта калган бер генә мисал барысын да ачып сала. ГКЧП вакытында Миңтимер Шәймиевны Мәскәүгә алып китәр өчен Сергей Шахрай белән Федоров килде. Шунда халык бит авыллардан китерелде, Ирек мәйданы тулды. Үзләрен сакларга кирәк булганда милләт дип әйттеләр, халыкка таянабыз диделәр. Әмма милекне туплап бетергәч, бүләр әйбер калмагач, Мәскәү караклары белән Татарстан бурлары уртак тел тапкач, милли хәрәкәтнең дә кирәге калмады. Милли мәсьәләр дә онытылды. Базар мөнәсәбәтләре бит, аның үз үзенчәкләре, анда тел дә, дин дә юк. Суверенитет идеясе дә шулкадәр генә булган димәк. Казан үз урынын, Мәскәү үзенекен белә, кирәк чакта күз йома.

– Горурланып сөйләрлек һәм үкенеп искә алган гамәлләрегез бармы?

– Депутат булган чакта үземнең сайлаучыларым белән күбрәк эшли алдым. 5 ел дәверендә меңләгән гариза карап, ял да итмичә, йөгердем дә йөгердем.

Татарстан Конституциясенә каршы чыктым. Аны кабул иткәндә бердәнбер каршы тавыш бирүче – мин. Аңа өстәмәләр кертә башлаячаклары билгеле иде. Гафу итегез, Кытай байрагы бар һәм янында Кытай солдатының шортысы эленеп тора. 20 ел буена киеп йөргән ыштан ямаулыклар белән тулган. Менә Татарстан Конституциясе дә шул ямаулыклы шорты төсендә булачак дип чыгыш ясадым. Үзгәртеп бетерүләре билгеле иде. Русия кануннамәсенә кадәр тизрәк ашыгып кабул ителде. Әмма безнең документ икътисади, сәяси таләпләргә җавап бирми. Бүген исә беренче кабул ителгән Конституциянең эзе дә калмады. Аңа каршы чыкканым өчен үкенмим. Бүген дә милли хәрәкәт кешеләре миңа рәнҗеп, дәгъва белдерми, уртак тел табабыз.

– Суверенитет сезгә нәрсә бирде?

– Шәхсән үзем өчен берни бирмәде. Татарстан, аның халкы өчен дә уңай яклары булды. Иң мөһиме – кешеләр үзен көчлерәк хис итә башлады. Тормышыбызны үзебез хәл тә алабыз дигән ышаныч туды, җаваплылык хисе туды. Татарлар үзләрен көчле милләт буларак тоя алды. Югалган халык түгел икән без дигән горурлык хисе туды.Татарстанның мөстәкыйльлегеннән берни калмады диярлек, әмма аңа карата мөнәсәбәт башка, республика белән исәпләшәләр, аннары башкаларга караганда, Татарстан халкы яхшырак яши.

Әмма халыкка таянган булсалар, мөстәкыйльлекнең югалтулары азрак булыр иде. Әмма халыкка таянмадылар бит. Бергә эшләсәләр, аяк терәп Мәскәүгә каршы тора алырлар иде. Милли хәрәкәтне сатмасалар, аны көчсезләндермәсәләр, бүгенге кебек президент статусы өчен соңгы саламга ябышкан кебек булмас иде. Милли икътисад системасы булдырылырга тиеш иде. Ул булса, Татарстан күбрәк откан булыр иде.

XS
SM
MD
LG