Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Гүзәлия Сафина - Русиядә өченче бай хатын-кыз


Гүзәлия Сафина
Гүзәлия Сафина

ТАИФ җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Сафина Forbes исемлегендә быел өченче урында. Камилә Шәймиева дә байлыгын арттырган.

Forbes Women - Русиядә иң бай хатын-кызлар исемлегендә ике татар ханымы быел берничә баскычка күтәрелгән.

Узган елгы исемлектә икътисадчы Гүзәлия Сафина 7нче урында (265 миллион доллар) булса, быел ул 3нче урында (430 миллион доллар).

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев оныгы Камилә узган ел 15нче урында иде. (115 миллион доллар). Быел ул беренче унлыкта (190 миллион доллар).

"Бәхетле" челтәре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова быел 14нче урынга төшкән (135 миллион доллар).

Журнал мәгълүматларына караганда, исемлектәге беренче 50 хатын-кызның байлыгы җиде миллиард доллар тәшкил итә.

Русиянең иң бай хатын-кызы булып быел да Мәскәүнең элекке башлыгы Юрий Лужковның хатыны Елена Батурина калган. Аларның Inteco Management ширкәте хәзер төзелеш эшләрен Русиядә түгел, Европа илләре һәм Америкада алып бара.

XS
SM
MD
LG