Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырым "чигендә" таможня контролен кырыслатырга кушты


Армянск (Әрмәни базар) тикшерү ноктасы
Армянск (Әрмәни базар) тикшерү ноктасы

Кырымга Украинадан керүне контроль итүче өч "чик буе" ноктасында тикшерүләр артачак.

Бу атнада Кырымда булып киткән Русия президенты Владимир Путин "чик буе" нокталарында таможня һәм башка төрле контрольне көчәйтергә кушты. Бу хакта ул Кырымда канунилык һәм тәртип саклауга багышланган утырышта белдерде.

"Кырымга наркотик һәм тыелган яки сыйфатсыз ризык кертмәс өчен кирәк бу адым. Шулай ук кеше һәм тауар ташыганда кануннарның бозылмаганын күзәтүгә аеруча зур игътибар кирәк", диде Путин.

2014 елның мартында булган аннексиядән соң Украина белән Кырым арасында "чик" сызылды. Чик буенда "Перекоп", "Әрмәни базар", "Дҗанкой" тикшерү ноктасы булдырылды.

XS
SM
MD
LG