Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

Түрә: "Абдрахман мәктәбен саклап калырга теләсәләр, тәрбиягә бала алсыннар"


Абдрахман авылы мәктәбе укучылары

Абдрахман авылы мәктәбе укучылары

24 август Оренбурның Абдрахман авылы мәктәбен ликвидация комиссиясе тикшерә. Ата-аналар мәктәпне саклап кала алуларына инде ышанмый.

Бу көннәрдә Абдуллин районында муниципаль шура утырышы булган һәм анда Абдрахман мәктәбе кабул ителмәгән. Имеш укытучылар юк, расланган укыту планы юк һәм мәктәп ябылу алдында икән. Бу хакта Азатлыкка әлеге мәктәптә белем алып чыккан Алсу Әсфәндиярова әйтте.

Әлеге мәсьәләне ачыкларга теләп без Абдуллин районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Ивасюкка шалтыраттык, әмма ул үзенең август киңәшмәсендә Орскида булуын әйтеп, сөйләшүдән баш тартты. Гәрчә әле киңәшмә башланырга тагын бер көн бар иде. Элек тә Азатлык Ивасюкка берничә тапкыр шалтыратып уңышка ирешә алмаган иде.

Шуннан соң мәктәпнең киләчәк язмышын белергә теләп Азатлык Абдуллин районы башлыгы урынбасары Елена Дунаенкога шалтыратты. Ул бөтен проблем акча юклыкка барып тоташуын һәм мәктәпне шул сәбәпле ябуларын әйтте. Гәрчә финанслар җитмәгән мәктәпләр Русиядә хәттин ашка икәне һәркемгә мәгълүм. Дунаенко белән аралашудан район җитәкчелеге ничек тә мәктәпне ябу яклы булуы сизелде.

– Елена Михайловна, муниципаль шура утырышында Абдрахман авылы мәктәбен кабул итмәгәннәр дип ишеттек.

– Абдуллин районы Абдрахман авылы мәктәбен кабул итү комиссиясе кабул итмәде. Әлеге комиссия һәр уку елы башланыр алдыннан эшли.

– Ә сез андагы проблем белән танышмы?

– Бик яхшы таныш. Мин Абдрахман мәктәбендә дүрт тапкыр булдым. Февральдә, мартта, майда һәм июньдә. Халык җыенында катнаштым. Анда бер генә проблем - балалар юк. "Мәгариф турында"гы канун нигезендә башлангыч мәктәп өчен кимендә ун бала, төп мәктәп өчен - 40 бала булырга тиеш. Ә Абдрахман мәктәбендә 22 бала гына белем ала. Мәктәпне финанслау, укытучыларга хезмәт хакы түләү "Мәгариф турында"гы канун нигезендә, ягъни җан башына карап бирелә. Укучылар аз булу сәбәпле, хәзер әлеге акчалар бары укытучыларга хезмәт хакы түләр өчен ярты елга гына җитә.

Елена Дунаенко

Елена Дунаенко

Әгәр Абдуллин районы бюджетында ул акчаларны бүлү мөмкинлеге булса без элекке еллардагы кебек аны бирер идек. 2015 елда кризис, төрле чикләүләр сәбәпле, бюджетның ул өстәмә акчаларны бүләргә мөмкинлеге юк. Бөтен проблема шунда.

Оренбурның татар мохтарияте рәисе Илгизәр Зарипов берничә тапкыр өлкә финанс министрлыгы, мәгариф министрлыгы, губернаторга мөрәҗәгать иттеләр. Кызганычка, өстәмә акчалар бүлүгә нигез юк.

– Ә нинди сумма турында сүз бара?

– Сентябрь-декабрь айларына 1 миллион 450 мең сум кирәк. Бу дүрт айга. 22 генә укучы булганга безгә норматив нигезендә акча бүлмиләр, ким дигәндә 40 бала кирәк. Ул вакытта инде акча ел буена җитәчәк.

– Шул ук вакытта мәктәпне ябар алдыннан балаларның ата-аналары, ватандашлар фикере истә тотылырга тиеш бит.

– "Мәгариф турында"гы канун нигезендә мәктәп бары ватандашлар фикерен истә тотылып кына ябыла. Шуңа без бүген балаларга татар мәктәбендә, шулай ук 2,8 чакрым ераклыктагы төп Николькино авылы мәктәбендә укырга мөмкинлек бирәбез. Без ата-аналар теләге белән факультатив рәвештә татар теле һәм әдәбиятын укыту мөмкинлеген тудыра алабыз. Якында гына Чаганлы татар мәктәбе бар. Без укучыларны анда илтү мөмкинлеген дә булдырабыз. Мәктәпне бары ата-ана үзе сайлый.

Әлбәттә, Николькино урта мәктәбенә илтү отышлырак дип саныйбыз, чөнки ул яхшы җиһазландырылган. Федераль трассада урнашкан, шуңа асфальт салынган, һәрвакыт юл чистартылган. Транспортыбыз бар.

Белмим ни өчендер алар бу мәсьәләне милли буларак күтәрәләр. Без күп мәктәпләрне яптык һәм бер генә авыл да аны милли мәсьәлә буларак күтәрмәде. Монда милли нигездә кимсетү дигән әйбер юк. Без барлык халыкларны да хөрмәт итәбез. Хәтта татар мохтарияте җитәкчесе дә шәхсән губернатор, министрда булды, әмма өстәмә акчалар бүлү өчен кануни нигез булмаса мәктәп ябыла. Ә бүген андый нигез юк.

– Соңгы елны районда ничә мәктәп ябылды?. Белүебезчә, быел тагын ике татар авылында - Яңа Тирес һәм Тирес-Усман авылында мәктәпләр эшчәнлеген туктаткан

– Юк алар әле ябылу алдында тора гына, әмма андагы ата-аналар гариза язып балаларының шәхси эшләрен якындагы мәктәпләргә тапшырды. Әгәр анда балалар булмаса нишләргә? Без барлык муниципаль районга зыян китереп әлеге мәктәпләрне инде сакладык. Район бюджетыннан акчаны урлап шул татар мәктәпләренә бирә идек, әмма быел андый финанс мөмкинлек инде юк.

– Урыс телле мәктәпләр ябылдымы?

– 2000 елдан урыс, чуаш һәм мордва мәктәпләре ябылды, татар авылында әле беренче ябыла. 15 елда 21 мәгариф оешмасы ябылды. Моны беркем дә милли мәсьәлә буларак дөньякүләм күтәрмәде. Барысы да канун нигезендә яшәргә кирәклекне аңладылар.

– Әгәр ата-аналар балаларын чуаш авылы булган Николькинога илтергә теләмәсә?..

– Без балаларны Чаганлы татар мәктәбенә илтергә әзер.

– Ул ничә чакрым ераклыкта?

– Хәзер төгәл генә җавап бирергә әзер түгелмен. Ун чакрымнан артыграк.

– Николькино авылындагы балаларны Абдрахманга китерү мөмкинлеге бармы?

– Юк булмый, чөнки Николькинода төп мәктәп. Анда спортзал да, башка мөмкинлекләр дә күбрәк. Укытучылар да югары квалификацияле. Без инде башка авыллардан да балаларны Николькино мәктәбенә ташыйбыз. Шул ук Абдрахман авылыннан да 10-11 сыйныф укучыларын анда укытабыз.

Кризис һәм чикләүләр сәбәпле, мәктәптә акча юк

Тирес-Усман авылыннан да 10-11 сыйныфлар Покровский лицеенда укыган кебек, хәзер инде түбәнрәк сыйныфлар да анда укыячак. (элегрәк Дунаенко әле Тирес-Усманда мәктәп ябылып бетмәгән дигән иде – ред.)

Тирес-Усман авылында халык җыенында ата-аналар белән аңлаштык. Укытучыларны да урнаштырдык. Абдрахман авылы гына бөтен җиргә шикаятьләр яза. Ничек инде канунга каршы килеп бу мәктәпне калдырып булсын? Мин андый нигезне белмим.

– Әгәр Татарстан ярдәм итсә?

– Без һәрбер иганәче ярдәмен кабул итәргә әзер.

– Бу хакта сүз булдымы?

– Мин татар мохтарияте рәисенең нәрсә турында сөйләшкәнен белмим. Без акча сорап финанс министрлыгына мөрәҗәгать иттек, әмма канун нигезендә бирелергә тиешне алар инде бирде. Уку елы уртасында мәктәпне япмау өчен без бөтен акчаларны кулландык. Әмма башка мәктәпләргә зыян салып даими рәвештә алар акчасын ала алмыйбыз. Без болай да инде күп еллар аларга сүз зйтмәдек, хәзер инде Абдуллин районының да, Оренбур өлкәсенең дә финанс мөмкинлек юк һәм монда милли мәсьәләнең катнашы юк.

– Әгәр ата-аналар балаларын башка авылга йөртергә ризалашмаса һәм өйдә укыту карарына килсә, бу очракта нишлисез?

– Ата-аналар “Мәгариф турындагы”, “Җирле үзидарә турындагы” канунга каршы килсә, без балалар мәнфәгатьләрен истә тотып, канунга таянып эш итәчәкбез.

Николькино авылында укыту сыйфаты Абдрахман авылы белән чагыштырганда күпкә югарырак. Һәрбер ата-ана үз баласын укытырга тиеш. Ә җирле үзидарә шартлар тудырырга зарур һәм без аны һичшиксез булдырачакбыз.

Министрның "чешуя" дип әйттерүе мыскыллау түгел

Нинди документ нигезендә алар өйдә укытсын, кем аларны укытсын, кем түләсен? Бала инвалид, ягъни медицина күрсәтмәсе булганда гына өйдә укый ала.

– Конституция нигезендә балалар белем алырга хокуклы һәм алар аны үз авылында алуны таләп итә алалар, чөнки алар бу авылда туган, үскән.

– Әйе элек советлар берлеге заманында бер, ике, өч баланы да тоталар иде. Хәзер инде әйтүемчә, Абдрахманда бары башлангыч мәктәп кенә була ала, чөнки канун нигезендә ун бала бар. Әмма барлык дүрт сыйныф өчен бер укытучы гына тотканда нинди сыйфат турында сүз барсын.

Балигъ булмаганнар комиссиясе, прокуратура бар. Алар балалар мәнфәгатьләрен яклау ягында тора. Шуңа барлык структуралар да кушылып канун нигезендә эшләячәк. Беркем дә балаларга өйдә утырырга рөхсәт бирмәячәк.

– Оренбур мәгариф министры Абдрахман авылына килгәч укытучылардан "Чешуя", "Чашка" дип әйттергән. Бу дөресме?

– Моны бераз күперткәннәр. Министр Абрахман мәктәбендә булганда анда мин дә, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе дә бар иде. Һәм анда бик мөлаем, дустанә сөйләшү барды. Министр балаларда акцент барлыгын сизде. Шуннан "Сез өйдә татарча сөйләшәсездер?" дип сорады. Бала "әйе, без татарча сөйләшәбез" дип әйтте. Абдрахман авылы укытучылары гына аны башкача күрсәтә һәм куерта.

– Министр "Чашка", "Чешуя" дип әйтүне сорадымы?

– Әйе әйттерде. Нәкъ шушы ике сүз иде. Без кергәндә урыс әдәбиятымы, урыс телеме дәресе бара иде. Бала текстны укыды да, министр аннан нәрсә укуы турында сорады. Бала берничек тә дәшмәде. Шуннан министр “мин министр булганга куркадыр” дип, укытучыга мөрәҗәгать итте. "Сез укытучы буларак сорагыз әле?", диде. Укытучының урысча соравына да бала берничек тә җавап бирмәде. Шул вакытта министр "Ни өчен җавап бирми?" дигәнгә, укытучы: "Мин бу сорауны татарча бирергә тиешмен", диде. Министр килешә. Сорау татарча бирелгәч, бала җавап бирә. Әмма бездә бит Русия, дәүләт теле - урыс. Шулай бит? Бала бит татар мәктәбе булганга урысча аңларга тиеш.

Беркем дә балаларга өйдә утырырга рөхсәт бирмәячәк

"Чешуя" һәм "чашка" сүзен алар ничектер бозып әйтте, әмма бу бик дустанә мөнәсәбәттә булды. Бала көлеп җибәрде, әмма аннары гына никтер укытучылар аны башкача күрсәтте. Мин моны ихлас әйтәм. Министр аны мыскыллау, нәрсәдер ачыклау өчен бирмәде, ул бары тагын бер тапкыр урыс телле мәктәптәге балаларның татарча аралашуына инанды. Без аны элек тә белә идек һәм аңа басым ясамыйбыз. Өйдә татарча сөйләшәләр икән, рәхим итсеннәр. Төрле фестивальләр, милли бәйрәмнәр уздыруын хуплыйбыз гына, әмма урыс теле һәм әдәбияты дәресендә бала урысча бирелгән сорауны аңларга тиеш. (“Өйдә татарча сөйләшәсезме?”, дигән урысча сорауны аңлаган укучы текст турында бирелгәнен аңламаган булып чыга – ред).

Мин Абдрахман авылы укытучыларын бик хөрмәт итә идем, алар начар түгелләр. Белемнәре дә җитәрлек, әмма балалар аз. Мин аларның шикаятьләрен укыгач аптырап калдым. Ничек инде укытучылар, ата-аналар белән очрашырга килгән министр шундыйга барып җитсен? Күз алдыгызга китерә аласызмы?

Акцент нигезендә мыскыллау булмады. Хәзер инде барысын да - чынын да ялганын да бергә салып бутадылар. Кемгә ничек файдалы шулай яза һәм сөйли. Безнең укытучыларга бернинди дәгъваларыбыз юк. Бары хезмәт хакы түләү өчен акча юк.

Без ике ел элек хакимият башлыгы Александр Шерстобитов белән авылның халык җыенына бардык һәм балалар саны азаюга игътибар иттек. Шунда мәктәпне, авылны саклап калу өчен балалар йортыннан бала алырга тәкъдим иттек. Һичъюгы укытучы гаиләләре үз эш урынын саклап калу өчен бала ала ала иде. Безнең Абдуллин районында балалар йорты бар. Анда Оренбурның 12 районыннан балаларны алып киләләр.

Абдрахманда гына мәктәп ябуны милли мәсьәләгә бәйлиләр

Безнең кайбер авылларда шулай балалар йортыннан балаларны алалар. Менә Николькино авылында директор гаиләсе ике баланы тәрбиягә алды. Андый мисаллар шактый. Без ике ел элек авылда булганда бу тәкъдимне яңгыраттык. Әмма беркем дә бер бала да алмады.

– 24 августта ликвидация комиссиясенең утырышы булырга тиеш. Анда нинди карар чыгарылыр дип уйлысыз?

– Мин алдан ук әйтә алмыйм. Шуңа ул бит комиссия. Алар процессның бар ягын да тикшереп карар кабул итәргә тиеш. Карар канунны һәм балалар мәнфәгатен истә тотып кабул ителәчәк. Бәлкем Татарстан һәм Башкортстан Русиядән аермалы буларак, башка позициядә торалардыр, әмма без канун нигезендә яшибез.

– Николькино чуаш мәктәбе. Ә татар балалары үз мохитендә тәрбияләнергә тели.

– Абдрахман авыл җирлегенә Николькино һәм Абдрахман авылы керә. Анда бер җитәкче. Без бит Абдрахман авылы укытучыларын Николькинога эшкә урнаштырабыз. Без ата-аналарга төбәк компоненты нигезендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуны тәэмин итәчәгебезне әйттек.

– Һәр 22 бала өчен татар теле укытылачакмы?

– Әйе факультатив рәвештә аларга татар теле укытылачак. Алар татар авылында укыгач без берничек тә элекке бәйләнешне бозарга теләмибез. Без ата-аналарга юл куябыз.

– Нәрсәдә юл куясыз?

– Шул ук чуаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны тәэмин итәбез.

Азатлык радиосы якын көннәрдә бу мәсьәләгә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Оренбур татар милли мәдәни мохтарияте фикерләрен дә җиткерергә тырышыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG