Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елдан Русия мәктәпләрендә финанс белеме укытылачак


Русия мәгариф министрлыгы 2016 елдан мәктәп програмнарына финанс белеме дәресен кертү турында карар кабул итте.

Русиядә урта мәктәпләрдә финанс белемен укыту нияте белән Үзәк банкы чыкты. 2016 елгы уку елыннан бу дәрес мәҗбүри програмга кертеләчәк.

Бу фәннән дәреслек язылган, укыту әсбаплары әзерләнеп бетә, алдагы уку елында укытучыларны әзерләргә кирәк булачак. Үзәк банкы Финанс министрлыгы белән бергә финанс белем буенча дәүләт стратегиясен булдыру өчен хезмәттәшлек алып бара.

2014 елда 15 яшьлек мәктәп балалары арасында уздырылган тикшерүдә финанс белеме белән Русия үсмерләре 18 ил арасында 10нчы урынны алды. Русиядә мәктәп балаларының 17% иң гади финанс белеме булмавы ачыкланды. Аерым алганда финанс белем керемнәре түбән булган гаиләләрдә үскән балаларга, шулай ук авыл җире һәм кечкенә шәһәрләрдә үскәннәр өчен кирәк дигән нәтиҗә ясалды.

XS
SM
MD
LG