Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удачина Әгерҗедә балаларның эшкә җәлеп ителү мөмкинлеген тикшерүдән баш тарта


Балалар "Кирпечле"дә измәгә каткан кирпеч чистартып акча эшли
Балалар "Кирпечле"дә измәгә каткан кирпеч чистартып акча эшли

Татарстанда бала хокуклары вәкиле Гүзәл Удачина Әгерҗедә балигъ булмаган балаларны баю максатында канун бозып эшкә җәлеп иткән булу мөмкинлеген тикшерүдән баш тарта.

Азатлык радиосы Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның Әгерҗегә бару уңаеннан дөньяда барлыгы онытылган "Кирпечле" бистәсе турында язды. Бу проблемны күтәргән һәм Aurupalı Tatarstan иҗтимагый оешмасы вәкилләре "Кирпечле"дә булганда балигъ булмаган алты яшьлек балаларның җимерек бинадагы кирпечләрне каткан измәдән чистартып акча эшләүләрен күргән һәм аларны фотога да төшергән.

Азатлык радиосы Әгерҗедә баю максаты белән балигъ булмаган балаларны эшкә җәлеп иткән булырга мөмкиннәр дип 13 август көнне Татарстанда бала хокуклары вәкиле Гүзәл Удачинага мөрәҗәгать итте. Татарстанда балигъ булмаган балалар хезмәтен куллану еш очракмы?- дигән сорау да юлланды аңа. 20 августта кабул итү бүлмәсендәге хатын-кыз Азатлыкка Удачинаның бу мәсьәләне тикшерүдән һәм Азатлыкка аңлатма бирүдән баш тартканлыгын белдерде.

Татарстанда Конституция нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм урыс телләре тигез кулланылышта булуга карамастан бала хокуклары вәкиленең кабул итү бүлмәсендә утыручы хезмәткәр татарча бөтенләй белми. Аның белән урыс телендә сөйләшергә туры килде.

8 июльдә Дәүләт шурасында Гүзәл Удачина Татарстанда бала хокуклары вәкиле булып эшен дәвам итү антын татарча бирергә әзер түгел икәнлеген күрсәтте. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удачинаның татарча антын тыңлагач: "Авыр булса да, ерып чыкты", дип белдергән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG