Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

"Аллаһының империяләргә ачуы төшә һәм алар юкка чыга бара"


24 августта Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка чираттагы мәхкәмә утырышы була. Аңа кадәр, 20 августта Чаллы ТИҮе әгъзасы Фәһим Вәлиев Кашаповны яклап ялгыз пикетка чыкты.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка 24 августта чираттагы мәхкәмә утырышы билгеләнгән. Шушы мәхкәмә алдыннан, ял көннәрендә милли хәрәкәт вәкилләре Кашаповны яклап пикет уздырырга әзерләнгән иде. Ләкин хакимият әлеге каршылык чарасын уздыру өчен янә ташландык җирне тәкъдим итә. Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов кабаттан да бу урында пикет уздыру ниятеннән баш тартуын белдерде.

​Ул арада 20 августта хакимият бинасына узу юлында иртәнге сәгатьләрдә кешеләр эшкә килгәндә Кашаповны яклап ялгыз пикет узды. Чаллы ТИҮе әгъзасы Фәһим Вәлиев “Рәфис Кашаповны сәяси эзәрлекләүгә каршылык белдерәм” дигән шигар белән шушында чыгып баскан иде. Эшкә килүчеләр күренми башлагач, без Фәһим әфәндегә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Фәһим Вәлиевны Чаллы татар милли хәрәкәтенең аксакалы дияргә була. Без белгәннән, 90нчы еллардан бирле ул Татарстан мөстәкыйльлеге өчен барган көрәшләрнең алгы сафында булды. Һәртөрле урам җыеннарында, пикетларда, башка каршылык чараларында катнашып килде һәм күргәнебезчә, әлегәчә катнаша.

– Фәһим әфәнде, сез инде әллә ничәнче тапкыр пикетларга да чыктыгыз һәм чыгасыз. Беренче тапкыр шундый чараларга чыгуны искә алып китмәссезме?

– Кызганыч, беренче тапкыр урамнарга чыгулар истә калмаган шул инде. Каршылык чаралары Казанда да еш булды бит, анда да гел катнаштым.

– Менә ул чорларда да, хәзер дә каршылык акциясенә чыгучыларга КГБ, ФСБ, МВД хезмәткәрләре яннарына килеп кызыксыналар, сораулар бирәләр, алып китеп ябып та куялар иде. Шулай ук Русиянең “бөтенлеге өчен янып йөрүче” элементлар да татар милли хәрәкәте чараларында төрле янау сүзләре әйтеп китеп баралар иде. Шул чакларда курку хисләре булмадымы?

Фәһим Вәлиев Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетта тора. Чаллы, 20 август 2015

Фәһим Вәлиев Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетта тора. Чаллы, 20 август 2015

– Шунысын әйтим, андый хәлләр минем белән булмады, мине алар читләтеп уздылар. Бүгенге пикетка чыгуның максатын да бераз әйтеп китүне кирәк саныйм. Русиядә халыкларны бастыру бара. Аларның исәбе – ныклы империя төзү. Без беләбез, Аллаһының империяләргә ачуы төшә һәм империяләр юкка чыга тора. Ваграк милләтләрне рәнҗеткән өчен.

Ерак барасы түгел. Русия империясе императорлары халыкны әле сугышларга кертеп, әле аттырып торды. Шулай ук 1917 елда халыкны инкыйлабка, ватандашлар сугышына җиткерде. Советлар хөкүмәте дә халыклар мәнфәгатен кайгыртмады. Аларның телен, мәдәниятен юкка чыгару өстендә эш алып барды. Шуңа, совет империясенә дә Аллаһының ачуы төште һәм ул юкка чыкты. Менә бу империя дә халыкларның хокукларын кысу өстендә эшли, шуңа ул да мәңгелек түгел. Халыклар ирекле булсын. Рәфис Кашапов шушы юнәлештә көрәште. Менә аның чираттагы мәхкәмә көнен 24 августка билгеләделәр. Әлбәттә, аны яклап барачакмын.

* * * *

Рәфис Кашапов төрмәдән торып та хокук оешмаларына, БМОга мөрәҗәгатьләр юллап торды. Аның соңгы мөрәҗәгате Татарстанның җәмәгать күзәтүе комиссиясе рәисе Лариса Расческовага, күчермәләре матбугат чараларына һәм хокук яклау оешмаларына аталган.

Әлеге мөрәҗәгатьнең башында “БМО нигезнамәсендә барлык халыклар да читтән тыкшынуларсыз, ирекле рәвештә үзләренең сәяси статусларын билгели һәм икътисади, социаль, мәдәни үсешләрен тормышка ашырырга хокуклы. Һәр дәүләт, нәкъ менә аның җитәкчелеге шушы хокукларны хөрмәт итәргә бурычлы”, диелә. Рәфис Кашаповның Минзәлә төрмәсеннән имза салып юлланган мөрәҗәгатенең тулы эчтәлеге белән шушы язмада танышырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG