Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Донбасска аракы десанты җибәрә


Казанда спиртлы эчемлекләр киштәсе
Казанда спиртлы эчемлекләр киштәсе

Татарстанның аракы җитештерүчеләре сугыш барган Донбасска аракы белән тулы йөк машинасын озаткан. “Татспиртпром” җитәкчеләре яңа базар киңлекләре турында сөйләсә, сәясәт белгечләре моның, табыштан бигрәк, үзен мөселман республикасы дип санаган төбәк өчен тискәре йогынтысы күбрәк дигән фикердә.

"Татспиртпром" матбугат релизы мәгьлүматларына караганда, Донбасска үзе җитештергән продукциясен юллый башлаган. Аларга бу эшне алып барырга Донбасста күпләп аракы сату белән шөгыльләнүче “Фирма Идея” ширкәте булышачак. “Татспиртпром” Украинага “Граф Ледофф” (Казан ликер-аракы заводы), “Русская валюта” (Усад ликер-аракы заводы), “Тундра” белән “Шерхан” (Чистай ликер-аракы заводы) кебек аракы маркалары озатачак.

Кемгәдер табыш һәм яңа мөмкинлекләр

“Татспиртпром” ААҖнең генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов Азатлыкка Донбасска хәмер сатылуын яңа базар киңлеген капшап карау, табыш арттыру мөмкинлеге белән бәйле, дип аңлатты.

“Безнең компания һәрвакыт җитештерелгән продукциясен базарга чыгарыр өчен юллар эзли, тикшерә, яңа мөмкинлекләр куллана. Донбасста аракыга кытлык күзәтелә, чөнки Украина җитештерүчеләре бу төбәккә үз продукциясен сатуны туктатты. Ягъни, безгә сәүдә өчен яңа киңлекләр ачылды.

Әлегә беренче партия җибәрелде. Бу 22 мең шешә дигән сүз. Бер зур йөк машинасына сыярлык тауар. Күләмне арттырыргамы, юкмы – күз күрер. Барысы да андагы хезмәттәшлек ничек баруына бәйле”, диде ул безгә.

Елына “Татспиртпром” якынча 80 млн литр аракы җитештерә. 2014 елда бу сан 79 млн литрны тәшкил иткән. Әлеге вакытта 30дан артык исемле аракы, шәраб, төнәтмәләр җитештерелә. Моннан тыш “Татспиртпром” ААҖ заводларында килешүләр нигезендә Русиянең башка спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләрнең продукциясе шешәләргә тутырыла.

“Татспиртпром” үз аракысын чит илгә дә сата. Мәсәлән, аларның мәгълүматларына караганда, агымдагы елның башыннан алып әлегәчә кадәр 348 мең шешә аракы сатылган. Узган елның август уртасына бу сан 80 мең шешә тәшкил иткән булган. Ягъни экспортка җибәрелгән продукция күләме 4 тапкырга арткан.

Матбугат хезмәте әйтүенчә, “Татспиртпром” Украина, Грузия, Казакъстан, Австрия, Азәрбайҗан, Әрмәнстанда сәүдә итә. Әлеге вакытта Урта Азия белән Европаның тагын берничә дәүләте белән сәүдә итү турында сөйләшү алып барыла.

Без азрак, алар күбрәк эчсенме?

Сәясәт белгече Руслан Айсин “Татспиртпром”ның Донбасста сәүдә итә башлауның сәяси нигезләре күбрәк дип саный. Табыш урынына начар даны күбрәк булмасмы, ди ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

​“Донбасска бер фура аракы сату коммерция ягыннан зур табыш китерә алмый. Ерак юлны санаганда чыгымнар капланамы, юкмы дигән сорау да туа. Украина чигендәге төбәкләрдә дә аракы җитештерәләр. Ростов, Көньяк Остетиядә спирт заводлары берничә һәм алар аракы күп җитештерә. Аларга сату берни тормый, якын бит. Ә “Татспиртпром”га юл чыгымын да капларга туры киләчәк.

Аның каравы шау-шуы зур булырга мөмкин. Татарстан Донбасска аракы сата башлады дигәннең нигезендә азмы-күпме тавыш чыгару, сәяси баллар җыю ята дип исәплим. Мәскәү дә ниндидер сәясәт алып барырга мөмкин. Татарстанны, мөселман республикасы буларак, бу эшкә катыштыру федераль үзәк өчен иделогия ягыннан мөһим. Берничә атна элек Русиядә иң күп һәм аз эчә торган төбәкләр исемлеге чыкты. Татарстан рейтингның уртасында. Бу аспект аша, Донбасска аракы сату кампаниясе белән,Татарстнның йөзен пычрату, аның тирәсендә тискәре фон булдыруның мәкерле уены сизелә. Икътисади кризис көчәя, бу вазгыятьтә төрле сәяси төркемнәр үз максатларында төрлесен куллана, үз проектларын кайгырта. Кризис вакытында милли республикаларны эшкә җигәргә яратканнарын беләбез, киптереп элгәнбез. Менә күреп торырсыз, бер-бер хәл була калса, Донбасска техника, ризык, дару, төзелеш материаллары кирәк, ә Татарстан акча эшләр өчен аракы сата дип төрттерәчәкләр. Яисә Донбасс кешеләрен Татарстан эчертә дип язачаклар. Татарстан аракыдан тыш берни бирмәде дип күпертәчәкләр. Безгә кирәкме ул?

Әлбәттә, республика халкын эчерткәнче башкалар эчсә, хәерлерәк дип уйлау бар. Әмма башкаларны аракы белән агулау әхлакый яктан дөрес түгел. Без түгел, башкалар эчсен, без аракы сатып кына акча туплыйбыз, дип эш итү дөрес түгел. Ихтыяҗ булса, күбрәк җитештерәчәкләр. Табыш китерә икән, бернигә карамыйча сатачаклар. Алар өчен кеше сәламәтлеге дә, язмышлар да мөһим түгел”, диде Руслан Айсин.

XS
SM
MD
LG