Accessibility links

Хәйрияче Хәсәнов финанс түрәсе Мусиннан ташлама сорый


Рөстәм Хәсәнов
Рөстәм Хәсәнов

Хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче Рөстәм Хәсәнов кулланып торган бинаның хакын түли алмау мәсьәләсен куеп, үзе дә сизмәстән, коррупция, байлар белән ярлылар арасындагы упкын мәсьәләсен күтәрде.

Шушы көннәрдә хәйрияче һәм эшмәкәр Рөстәм Хәсәнов Facebook челтәрендәге битендә арендасын түли алмавы аркасында "Яхшы куллар" (Хорошие руки) хәйрия әйберләрен тарату һәм саклау урыны (Благскад) проектының ябылу ихтималы хакында игълан итте. Бу проектны Хәсәнов һәм башка кешеләр оештырган "Яхшы гамәлләр көне" ( День добрых дел) дигән хәйрия фонды 2013 елда ачкан булган.

Хәзергә кадәр Благсклад "Спартак" аяк киемнәре фабрикасына караган бинада беренче катта 200 кв метр урын алып торды. Хәсәнов хәбәр итүенчә, бина хуҗалары аена 70 меңлек аренда хакын 100 меңгә кадәр күтәрергә булган.

Волонтерлар казаннар алып килгән киемнәрне тәртипкә китерә
Волонтерлар казаннар алып килгән киемнәрне тәртипкә китерә

​Хәйрия оешмасы җитәкчесе Хәсәнов үзенең Facebook челтәрендәге битендә "өстәмә 30 меңне күтәрә алмыйбыз, бу 70 меңне дә тарта-суза көчкә түләп бара идек”, ди.

Ул шул ук вакытта "Спартак" ширкәте җитәкчелеген мактап туя алмый ул. Мәсәлән, “Моңарчы вакытында түләп бармасак та, бурычларыбыз булса да, һәр вакыт җитәкчелек безне аңларга тырышты, хәйрия склады бер көнгә дә туктап тормады”, дип яза.

Хәсәнов бәя күтәрелүнең сәбәбен аңлатмый. "Спартак" ширкәте дә әлегә аңлатмаларын бирмәде.

Бинага кем хуҗа?

Wikipedia һәм финанслар дөньясындагы вакыйгаларны яктыртыручы җитди мәгълүмат чаралары язуынча, 2012 елдан башлап “Спартак”ның 96% якын акцияләренә ширкәтнең элекке баш җитәкчесе Рәйхәт Гарипов ия. Ул аларны ябык эмиссия вакытында 1 миллиард сумга сатып алган, дип хәбәр ителә.

2010 елга кадәр ширкәтнең кыйммәтле кагәзьләренең күпчелеге “Татфондбанк” кулында булган. Шунсы кызык, заманында Гарипов әлеге банкта рәис урынбасары булып эшләгән.

Бу банкка һәм башка ширкәтләргә депутат һәм эшмәкәр Роберт Мусин бәйле булганга күрә, Хәсәнов аңа мөрәҗәгать итә. Шулай итеп ул үзенең чыгышында “Спартак”ның төп хуҗасы Мусин дип ишарәли.

“...Роберт әфәнде, бу мәсьәләне башкача хәл итеп булмыймы? Бу 30 мең сезнең өчен нәрсә? Ул бизнес керемнәрегез агымына керми кала икән, сез аны сизми да каласыз, ә без сизәчәкбез, ничек кенә әле!

Бу складтан Казан һәм аның тирәсеннән йөзләрчә аз керемле кеше киенә, аяк киемнәрен ала, кирәкле әйбер табып китә иде. Ул безнең хәйрия фонды туплаган акчалар хисабына яшәде. Аны ачу да, тоту да безнең өчен бик авыр булды. Без бу урында тагын биш көнгә генә алабыз, алга таба, йә башка урын табабыз, йә ябылабыз.”

Азатлык Хәсәновның үзеннән аңлатмалар сорагач, ул сөйләшүдән баш тартты, "сөйләшүләр юлы белән мәсьәләне хәл итеп карыйбыз" дип аңлатты.

"Аренда бәясен күтәрергә аларның хаклары бар..."

Соңыннан ул шулай ук Facebook сәхифәсендә тагын бер белдерү белән чыкты. Анда ул аңа мөрәҗәгать иткән хәбәрчеләргә рәхмәтләр белдереп, республикада бик көчле саналган төркем белән низагка керергә теләмәвен язып чыкты.

“Бина хуҗаларының аренда хакын күтәрергә хакы бар, без хәйрия фондын ачканбыз икән, бу безнең үз ихтыярыбыз белән эшләгән эш. Иң зур җитәкчегә бу мәгълүмат, матбугатта җәнҗал чыгармыйча да, болай да барып җитәкчәк дип уйлым.

Әгәр ташлама бирә икән, аңа хөрмәт артачак, юк икән – юк. Мәсьәлә бик гади, безнең хәйрия өчен җыелган әйберләрне саклау урыны йә ябыла, йә юк. Җәмәгатьчелек басымы аркылы кемнедер филантропка мәҗбүри әйләндереп булмый."

Рөстәм Хәсәнов - абруйлы хәйрияче. Ул җитәкләгән "Яхшы гамәлләр көне" фонды инвалид балаларга күрсәткән ярдәм өчен "Иҗтимагый башлангыч" бүләген алган иде. 2013 ел.
Рөстәм Хәсәнов - абруйлы хәйрияче. Ул җитәкләгән "Яхшы гамәлләр көне" фонды инвалид балаларга күрсәткән ярдәм өчен "Иҗтимагый башлангыч" бүләген алган иде. 2013 ел.

“Яхшы куллар” хәйрия складына һәр теләгән кеше кулланышта булган киемнәр, аяк киеме, өй җиһазлары, балалар тауарлары һәм башка кирәк-яракларны китерә иде. Алар аз керемле гаиләләргә, авыру балаларга таратылып килде. "Яхшы гамәлләр көне" хәйрия фонды интернет сәхифәсендә язылганча, 2014 елда гына бу "Благскад" проектына 500дән артык казан кешесе әйберләрен алып килгән. Алар 700гә якын аз керемле гаиләгә таратылган.

Белешмә

Роберт Мусин
Роберт Мусин

“Татфондбанк”ның интернет сәхифәсендә язылганча, Роберт Мусин әлеге банкның директорлар шурасына керә, “ТФБ” холдингы җитәкчесе, шул ук вакытта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шул ук вакытта “Акбарс Девелопмент” ширкәте президенты, шул ук вакытта бер дистәгә якын җитештерү һәм инвестиция ширкәтләренең идарәчеләр шурасы әгъзасы булып тора.

Хәсәнов язуынча, Facebook-тагы дуслары аңа бик күп башка биналар карарга тәкъдимнәр җибәргән, әмма барыбер әлегә хәйрия оешмасының киләчәге икеле булып кала.

Avito.ru игъланнар бирә торган сәхифәдәге бәяләргә караганда, "Спартак" ширкәте 200 кв метр өчен сораган 70 мең сумлык бәя күчемсез милек базарындагы уртача бәягә тиң һәм бераз югарырак та. Кризисның тирәнәюен исәпкә алганда, арендага бирүчеләр хакларны арттыру тугел, киметергә мәҗбүр булачак, дип өмет итә белгечләр.

XS
SM
MD
LG