Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:23

Казанда Татарстан дәүләтчелегенә багышланаган рәсем күргәзмәсе ачылды


19 августта Казанның Сынлы сәнгать музеенда "Татарстанга багышлау" исемле рәсем күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ТАССР оешуга 95 һәм Татарстанның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышлана.

Күргәзмәдә 200ләп эш тәкъдим ителә. Бу рәсемнәрдә Татарстан тормышы, аның кешеләренең яшәешен чагылдырган мизгелләр урын ала. Әлеге проект Татарстан рәссамнарының гына түгел, Йошкар-Ола, Петербур, Уфа, Киров кебек шәһәрләрнең сәнгатькәрләренең ТАССР оешуга 95 һәм Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу хөрмәтенә Татарстан халкына бер бүләге буларак кабул ителә.

Күргәзмә ачылышында катнашкан Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, ТАССР оешуга 95, Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу республикада төрле зур чаралар белән билгеләп үтелсә дә, әлеге күргәзмә үзенә күрә бер вакыйга булып тора диде.

"Без соңгы елларда Татарстаныбызны дөньяга күрсәтергә тырышабыз. Һәм аның күрсәтерлеге дә бар. Татарстанның исеме дә җисеме дә елдан-ел зурырак масштабка чыга.

Әмма бездәге завод-фабрикаларны, бездә эшләнгән тауарларны яисә бездә булган чемпионатларны карап кына республиканы да, халыкны да белеп бетереп булмый.

Халыкны белер өчен аның күңелен, җанын, аның әдәбиятын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен дә белергә кирәк. Ә моны инде бары тик әдәбият аша, сәнгать аша, фәнни хезмәтләр аша гына белеп була.

Менә бу яктан караганда Татарстанның бүгенге тормышын, үткән тормышын, Татарстанның рухын һәм аның нинди хисләр белән яшәгәнен мин бүгенге күргәзмәдә күрдем.

Бу күргәзмәдә Татарстан уч төбенә куеп караган кебек. Әлеге күргәзмә булмаган булса мин Татарстанның юбилеен, аның бүгенге хәлен тулаем күз алдына китерә алмаган булыр идем", диде Разил Вәлиев.

"Татарстанга багышлау" күргәзмәсе сентябрь ахырына кадәр ачык булачак.

XS
SM
MD
LG