Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең элекке башлыгы пенсиягә генә яшәячәк


Удмуртиянең элекке президенты Александр Волков 2013 елда сугыш ветераннары белән (уртада)
Удмуртиянең элекке президенты Александр Волков 2013 елда сугыш ветераннары белән (уртада)

Удмуртия Югары мәхкәмәсе элекке президентның барлык ташламаларын гамәлдән чыгарды.

Удмуртия Югары мәхкәмәсе прокуратураның республиканың элекке җитәкчеләренең льготаларын гамәлдән чыгару мөрәҗәгатен хуплады.

"Президент вафатыннан соң гаиләсенә түләүләр, хокукый ярдәм, вазифадан киткәннән соң сәламәтлек саклау өлкәсендә ташламалар - барысы да бетерелә. Пенсия генә кала", диелгән прокуратура белдерүендә.

"Удмуртия президенты" турындагы канун 2000 елда кабул ителгән. Анда республиканың элекке башлыгына пенсиягә эш хакының 75% өстәп түләү, вафатыннан соң гаиләсе һәм туганнарына алты пенсия күләмендә айлык түләү каралган иде. Моннан тыш элекке президентының элемтә, транспорт һәм медицинага чыгымнары республика бюджеты хисабыннан түләнә иде.

Элекке президентка өстәмә түләүләрне бетерү турында канун өлгесе быелның җәендә Удмуртия дәүләт шурасы утырышында кире кагылды. Прокуратура аны мәхкәмәгә бирде. 11 август чыгарылган мәхкәмә карары киләсе атнадан гамәлгә керәчәк.

2000-2014 елларда Удмуртиядә президенты Александр Волков булды. 2011 елда депутатлар канунга үзгәрешләр кертеп республика җитәкчесен "президент" урынына "башлык" дип атау турында тавыш бирде. 2014 елның сентябреннән Удмуртиядә 65 яшьлек Александр Соловьев җитәкчелек итә.

XS
SM
MD
LG