Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акчурин: "Медицина сәнәгате чүпрә патриотизмына нигезләнергә тиеш түгел"


Акчурин: "Медицинада сәясәт булырга тиеш түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Акчурин: "Медицинада сәясәт булырга тиеш түгел"

Хөкүмәтнең чит илдән медицина җиһазларын тыю тәкъдиме турында фикер алышу дәвам итә. Көнбатыш җитештерүчеләре сыйфатына җитәр өчен Русия ширкәтләренә елларча вакыт кирәк булачак, ди табиблар.

Чит илдән кертелгән җиһазлар искерсә яки ватылса, табиблар кеше гомерен саклап кала алырмы? Медицина хезмәтенең сыйфаты төшәчәк, ди табиблар. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да медицинада чикләүләр кертү ихтималына ризасызлык белдерде.

Хөкүмәт тәкъдим иткән исемлектә яңа туган балалар өчен инкубаторлар, ультразвук сканерлары, протезлар, кандагы шикәрне тиз генә тикшерү мөмкинлеген биргән тестлар, үпкәне эшләтү аппаратлары, авыз-борын аша наркоз бирү җайланмасы, стоматология җиһазлары һәм бинт кебек, авыру кешенең көндәлек тормышын җиңеләйтү өчен кулланылган кирәк-яраклар. Аның тулы исемлеге белән монда танышып була.

Хөкүмәттән бәйсез оешмалар да премьер-министр Дмитрий Медведевка чикләүләрдән беренче чиратта авыруларга зыян булачагын билгеләп, әлеге күрсәтмәне кабул итмәскә чакырды.

Мәскәүнең кардиология үзәгендә шешәләр генә Русиядә җитештерелгән. Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Русия һәм чит илләрдә күптөрле мактаулы исемнәргә лаек булган Ринат Акчурин медицина өлкәсендә "булдырабыз" дип кенә булмый ди. Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдә АКШта кебек шартлар һәм таләпләр кирәк. Моның өчен Русиягә елларча вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә Акчурин да Русия хөкүмәтенең бу күрсәтмәсенең тәкъдим генә булып калачагына өмет итә.

XS
SM
MD
LG