Accessibility links

Казанда "Молодая гвардия" активисты Эдуард Сәләхетдинов кулга алынды


Эдуард Сәләхетдинов мәхкәмә бүлмәсендә
Эдуард Сәләхетдинов мәхкәмә бүлмәсендә

"Бердәм Русия" фиркасенең яшьләр оешмасы активисты Эдуард Сәләхетдинов комарлы уен салоннары хуҗаларыннан янап акча җыюда гаепләнә. ​​"Молодая гвардия" җитәкчеләре һәм Русия думасының бер төркем депутаты аны яклап чыкты.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Бердәм Русия" фиркасенең "Молодая гвардия" яшьләр оешмасы активисты Эдуард Сәләхетдиновны кулга алды. Ул комарлы уен салоннары хуҗаларыннан янап акча алуда гаепләнә.

Тикшерүчеләр мәгълүматына күрә, Сәләхетдинов, яшьгвардиячеләрнең “Агентлар” федераль проектының Татарстандагы вәкиле буларак идән асты казинолар белән көрәшкән, ләкин чынбарлыкта алардан акча даулап йөргән. Хөкемдар карарына күрә ул 20 октябрьгә кадәр сак астында калачак.

7 августта Сәләхетдинов бик каты кыйналып хастаханәгә салынган булган. Бу хәлне ул үзенең иҗтимагый эшчәнелеге сәбәпле һөҗүм дип аңлатты. Янәсе аңа “кирәкмәгән урынга тыкшынмас өчен” кисәтү ясаганнар. Әмма тикшерүчеләр аның бу аңлатмасы уйдырма дигән нәтиҗәгә килгән.

Бер көн элек Сәләхетдиновның ярдәмчесе Тимур Ильин кулга алынган иде. Сәләхетдиновның комарлы уен хуҗаларыннан акча даулап йөргәне турында тикшрүчеләргә нәкъ менә ул сөйләп биргән диелә.

Сәләхетдинов үзенә белдерелгән гаепләүне танымый.

"Молодая гвардия" җитәкчеләре Татарстан полициясен Кремль тарафлы яшльәр хәрәкәтенә тап төшерү тырышлыгында гаепләде. Дүшәмбедә Мәскәүдә алар үз активиствын яклап, Татарстан хакимиятләренә каршы митинг үткәрергә җыена.

Шимбә көнне Русия думасының бер төркем депутаты Русиянең баш прокурорына мөрәҗәгать итеп, Сәләхетдиновның кыйналу эшен җентекләп тикшерергә чакырды. Дума депутапы Александра Хинштейн сүзләренчә, Сәләхетдиновка белдерелгән гаепләүләр аның кыйналуын тикшерүгә комачауларга тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG