Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина бәйсезлек көнен билгели


Украина меңнәрчә татар өчен ватан булып тора
Украина меңнәрчә татар өчен ватан булып тора

24 август Украинада бәйсезлек көне билгеләнә. Бу ил меңнәрчә татар өчен дә ватан булып тора.

Украина үзенең яңа тарихында егерме бишенче бәйсезлек көнен үтә дә авыр шартларда каршы ала. Илнең көньяк-көнчыгышында бәрелешләр бара. Мәскәү ягыннан терәк вә ярдәм тоеп хәрәкәт итүче сепаратист көчләр илнең бөтенлеген куркыныч астына куйды. Гасырлар буе тугандаш саналган күрше белән мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән, кайчак хәтта нәфрәткә тиң дәрәҗәгә җитте.

Украина чирек гасыр элек баскан юлыннан барырга хокуклы вә сәләтле икәнен әле бүген дә көндәлек тормышы белән исбатларга мәҗбүр.

Украина дистәләрчә мең татар өчен дә ватан булып тора. Узган ел Русия Кырымны аннексияләгәннән соң шактый санда татар Кырымдагы йорт-курасын калдырып Украинага күчәргә мәҗбүр булды. Бүгенге бәйрәм алар өчен өстәмә мәгънәгә ия.

Видео: Татарлар Украина гимнын башкара

Украина җитәкчеләре бүген төрле илләрдән котлаулар ала. Җылы котлауларның Мәскәүдән килүе икеле. Американ президенты Барак Обама Украина президенты Петр Порошенконы бер көн алдан котлады.

"Күпсанлы авыр сынауларга карамастан, бүген Украина бәйсезлек игълан иткән вакытта куйган максатларына – Европа үзәгендә, Европа белән берләшкән демократик, чәчәк атучы ил булу максатларына күпкә якынайды" диелә котлауда.

Обаманың шушы котлавы Русия думасы депутатларында һич көтмәгәндә ачу хисләре уяткан. Милли телләргә кизәнүче, чит ил агенты турында канун авторы саналган мәгълүм депутат Ирина Яровая Обаманың бу котлавын "икейөзлелек һәм оятсызлык" дип атаган.

“Күрәсең, Обама Донбасс халкының геноцидын ике илнең (Украина һәм АКШ дип аңларга кирәктер – ред.) уңышлы эше дип саный, ә менә Русиянең Донбасс халкын ач үлемнән коткару тырышлыгы аның өчен агрессия булып күренә.” Яроваяның бу сүзләрен ТАСС агентлыгы китерә. "Татспиртпром" ширкәтенең Донбасс халкын "ач үлемнән коткару" өчен күрелгән соңгы тырышлыгын Яровая ханым телгә алмаган.

Белешмә

1990 елның 16 июлендә Украина Югары шурасы Украинаның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итә. Башта шушы көн бәйсезлек көне дип игълан ителә. 1991 елның 24 августында Украина Югары шурасы Украинаның бәйсезлеге турында акт кабул итә. Бәйсезлек көне 24 август дип үзгәртелә.

XS
SM
MD
LG