Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур бурычлары җыелганнарны фатирларыннан чыгарачаклар


Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаучылар арта.

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 1 июльгә 2 млрд сум тәшкил итә. Бер тугыз кешелек гаиләнең бурычы 1,3 миллион сумга җиткән. Хәзер аларны фатирдан чыгару өчен мәхкәмәгә шикаять әзерләнә.

Аерым алганда инде мәхкәмәгә алты шикаять бирелгән, аның икесе канәгатьләндерелгән. Әлеге кешеләр фатирларыннан кечкенә бүлмәләргә күчереләчәк. Шушы алты шикаять нигезендә гомум бурыч ике миллион сумга җиткән.

Шул рәвешле, зур суммада бурычы булган гаиләләр муниципаль торак шартлары начаррак булган торакка мәҗбүри күчерелә.

Чаллыда бурычлы фатирларның бәдрәф торбалары томалануын элегрәк Азатлык инде язган иде.

XS
SM
MD
LG