Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:25

Фәндәс Сафиуллин: "Югалтулар булса да, өмет белән картаям"


Элеккеге депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин

Элеккеге депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин

30 август Татарстанның суверенитет турында Декларациясе кабул ителүгә 25 ел тула. Шушы уңайдан Азатлык 90нчы елларда бәйсезлек өчен көрәштә актив катнашкан шәхесләрнең хәтирәләрен тәкъдим итә. Бүгенге әңгәмәдәшебез – җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.

Мөстәкыйльлек турында Декларацияне кабул итүдән соң 25 ел вакыт узды. Ул тарихи вакыйгаларны искә алганда аның турында хисләнеп сөйләүчеләр дә бар, төшенке кәеф белән: “Файдасы булдымы?” дигән сорау куючылар да юк түгел. Әмма Татарстан 25 ел эчендә күп позицияләрен югалтса да, 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында кабул ителгән Декларацияне кирәкле, мөһим документ дип исәпләүчеләр шактый. Азатлык 25 ел элек мөнбәрдән тарихи документны укып, халыкка ирештергән җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин белән әңгәмәләште.

– Татарстан суверенитеты турында Декларация ничек төзелде? Аның берничә проекты булган, төп аермалары принципиаль идеме?

– Биш проект тәкъдим ителде, аның берсе рәсми иде, мәрхүм татар режиссеры Дамир Сираҗиев белән Разил Вәлиевнең үз проекты булды, “Народовластие” фиркасенең үзенеке һәм башкалар. Биш көн дәвамында бәхәс барды, аннары уртак проектны булдырыр өчен килештерү комиссиясе булдырылды. Бирегә биш проект авторлары, галимнәр, юристлар кертелде. Аның составын Миңтимер Шәймиев Югары шура президиумы исеменнән тәкъдим итте. Барысы – 29 кеше. Анда мин юк идем. Шулчак Дамир Сираҗиев комиссиягә депутат Сафиуллин да керсен дип тәкъдим ясады. Миңтимер Шәймиев: "Әгәр дә бер кеше генә каршы булса да, комиссиягә кертелми" диде, тик гаҗәп, бер генә кеше дә миңа каршы булмады.

Декларациянең уртак проектын язганда аерым сүзләргә каршы чыктылар. Иң күп бәхәс Татарстан кайда кала: РСФСР эчендәме, әллә Советлар берлеге эчендәме? Табигый байлыклар ничек бүленәчәк? Аннары тышкы элемтәләргә ия булу турында тартышулар озак дәвам итте. Шулай ук Татарстанның үз кануннары булачакмы, әллә ул Русия кануннарына карап төзелергә тиешме? Татарстан кануннары Русиянекеннән өстенрәк дигән сүзне төшереп калдырырга теләгәннәр иде. Ә менә Татарстаның хокукларын, вәкаләтләрен киңәйтү турында каршылык булмады. Суверенитетка каршы булган депутатлар да Татарстанның икъдисади иреклегенә аяк чалмады.

Килештерү комиссиясе утырышында ТАССР урынына Татарстан республикасы дип язарга тәкъдим иттем, әмма исемне үзгәртүгә Миңтимер Шәймиев: “Әле бит социализм вакыты, заманасы шул, ашыкмыйк”, дип басыйм ясап үзгәрттермәде. Проект караламасында ТАССР дип калды. Тик әлеге дә баягы Дамир Сираҗиев тапкырлыгы белән тарихи документка "ТССР – Татарстан республикасы" дип, ягъни А (автономияле) хәрефсез генә кереп китте. Машинисткалар янына мине ияртеп килде дә хәйләләде: “Кызлар, ике урында ялгышлык киткән бит”, дип каләм белән шушы ике сүзне өстәп куйды. Декларация текстын Шәймиев урынбасары Нефедов укырга тиеш иде. Әмма Дамир аны татар кешесе укырга тиеш дип, комиссия әгъзалары белән аерым сөйләшеп, депутатлар текстны Сафиуллин укуны сорый дип әйтте. Шәймиев: “Ә Нефедов?” дип аптырап сорады. Аңа барыбер булуын аңлагач, Шәймиев кулын селтәп: “Ярар, син укырсың”, диде.

Документны 30 август көнне кабул итү дә мөһим иде, иртәгәгә калдырсак, бер төн эчендә бар нәрсә дә үзгәрергә мөмкин иде, шуңа күрә төнгә кадәр утырдык. 21.45 минутта аны барлык халыкка ирештердек.

– Суверенитет турындагы Декларацияне кабул итү, аны тормышка ашыруда Миңтимер Шәймиевның роле нинди? Халык арасында мөстәкыйльлекнең барлык казанышларын гаиләсе өчен кулланды дигән фикер яши.

– Декларацияне кабул иткәндә берсендә дә милек бүлү турында уй юк иде. Татарстанның мөстәкыйльлеге иң беренче чиратта татарларга кирәк иде, урыс халкы өчен ул кадәр мөһим әйбер түгел, ә безгә милләт буларак исән калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмау әһәмиятле. Үз-үзебезгә хуҗа булгач, хезмәт хакы нинди булыр, керемнәр артырмы дип уйлаучыны белмим. Төп максат – хокуклар нигезендә милләт буларак үсү. Һичшиксез, суверенитет барлык кешеләргә дә хезмәт итәргә тиеш. Беренче адым ясалгач, барысы да Татарстан өчен уңай яклары күбрәк икәнен күрде. Аны дәвам итәргә кирәклегенә инандык. Гаҗәп, барысы да якты фикерләр, хыяллар белән яшәде. Халык, хакимият, депутатлар – аерма юк, без бер фикердә булдык. Хәзер бу тарихи фантастика булып тоела. Беренче биш елыбыз шундый иде. Яман үзгәрешләр буласын белмәдек. Шик юк иде.

Ә Шәймиев роле турында болай дим: ул чорда җитәкчелекнең эшчәнлеге мактауга лаек. Үзләрен бик лаеклы тотты. Көрәштә аяк чалмадылар, тәвәккәл хәрәкәт иттеләр. Бер-бер хәл була калса, таяк башы аларның башына төшә иде. Мәсәлән, референдумны үткәрмәскә дип нинди генә басым ясалмады! Русия парламенты аны уздырмаска, дип карар чыгарды, Русия президенты каршы чыгыш ясады, көч куллану белән дә куркыттылар. Гаскәр кертеп утта тоту белән янадылар. Бу рәсми әйтелмәсә дә, аларның Татарстанга бәреп керергә әзер булганын беләбез. Иртәгә референдум дигән көнне Русиянең генераль прокуратурасыннан Казанга 16 прокурор килеп төште, кесәләрендә – кулга алу ордерлары. Халык каршы тавыш биргән очракта алып китәрләр иде кешеләрне. Алар сайлау урыннары ачылмасын дигән фәрман тотып килде, тик шуңа карамастан Миңтимер Шәймиев үзендә ихтыяр көчен тапты, аның сүзе белән бер генә сайлау урыны да ачылмыйча калмады. Бу – батырлык. Мөхәммәт Сабиров та шундый иде, республика мәнфәгатьләрен беренче урынга куйды.

Русия белән Татарстан арасында беренче Шартнамә имзаланганга кадәр Татарстан бәйсез яшәде. Бу гамәлгә кадәр республика җитәкчеләре мактауга лаек эшләр башкарды. Аннан соң ниләр булганын беләбез, бәя биреп торасы юк. Мөмкинлекләр була торып, аларны кулланырга теләмәү аркасында бөтен районнарда да көчле татар гимназияләрен ачмадык, тулы канлы татар мәгариф системасын булдыра алмадык, үзебезгә уңайлы графиканы кабул итмәдек, милли университетсыз калдык.

– Мәңгелек сорау: кем гаепле?

– Халык милеге бүген төгәл кем кулында булганын белмибез. Завод-фабрикаларның кемгә бирелгәне дә ачык түгел. Нефтьтән кергән акчалар турында мәгълүматның барысын да белмибез. Авыл җирләрен дә алпавытларга бүлеп бирү – суверенитетка хыянәт. Әйе, җитәкчеләрдә дә гаеп зур, әмма үзебездә дә бар. Үз вакытында халык җитәкчеләргә артык ышанды, эшне аларга тапшырды. Кем ничек эшли, кайда акча тотыла – битараф калдык.

Декларацияне кабул итү әле ирекне алу түгел. Ул ирекне алабыз дигән карарга килү, ниятеңне белдерү. Аны тормышка ашырыр өчен һәркем көрәшергә, үз өлешен кертергә тиеш. Һәрбер гамәлне күзәтеп: “Ник болай итәсез?” дип таләп итәргә, сорау бирергә тиеш идек. Халык контрольдә тотмаса, бер илдә дә канун үз-үзеннән генә эшләми. Без тынычландык, бар нәрсәне дә җитәкчеләргә аударып калдырдык. Бу – ялгышлык.

– Суверенитет аркасында халык баемады, әмма милләт өчен үсеш булдымы?

– Милләт үсте. Суверенитет үз гамәлен башкарды. Күп әйбергә ирешә алмавыбыз макстларны артык югары кую белән бәйле булгандыр. Ә халыкта милли, сәяси аң уянды. Борынгыдан килгән “Без – кечкенә, булдыксыз халык” дигән комплекстан, башка җитешсезлектән арынырга телибез дигән максат куйдык. Киләчәккә өмет уянды. Начармы, яхшымы, икътисадның нигезе салынды. Бүген Татарстан бюджеты таланып, аның күбесе Мәскәүгә киткән булса да, калганы белән яши алабыз, аякта басып торабыз. Күпме пычрак түгеп, безгә яла яксалар да, яшәргә тырышабыз, пычрак юылып төшеп бара. Бу – суверенитет җимешләре.

– Бүген Русиядә төрле вакыйгаларны күзәтеп була. Русиядә икътисад тотрыксыз, чит ил валютасы котырып үсә, Украина белән вазгыять уңай хәл ителмәгәнгә, Кырымны аннексияләүгә күрә, Көнбатыш илләр белән үпкәләшеп бетте... Иртәгәсе ни буласын берсе дә белми. Татарстанның суверенитет турында Декларациясе, референдумда бәйсезлек өчен тавыш бирү нәтиҗәләре бар. Татарстан өчен аерым яшәргә форсат туса, бу документлар кулланылачакмы?

– Форсатның барлыкка килүенә шикләнәм. Советлар берлеге череп сүтелде. Ә Русиягә җимерелү яный. Сүтелү белән демонтаж аермасы зур. Сүтелгәндә яңадан корып, ямап, төзәтеп була. Ә җимерелгәндә аны башкарып булмый. Кызганычка, акылга утырмады Русия, хәзер ялгышлыкларын үзендә татый.

Документлар барысы да бар, татарның киләчәгенә өмет бар. Зур авырлыклар аша булса да максатыбызга ирешәчәкбез. Бетерә алмаслар алар безне дә, телне дә. Рухыбыз көчле икән, кара пропаганда, руслаштыру сәясәтенә каршы татарда гомуми максатта көрәш, омтылыш көчәя. Югалтулар булырга мөмкин, әмма мин өмет белән картаям.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG