Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:59

"Татар радиосы" 14 еллыгы уңаеннан 23-27 августта Казан-Кырым-Казан автойөреше уздыра.

Узган елның апрелендә, Русия Кырымны аннексияли башлагач, Кремль күрсәтмәсе белән Татарстан да бу эшкә алынып, үзенең сәнгать әһелләрен ярымутрауга берничә тапкыр "десант" итеп төшергәч, мондый мәдәни чаралар туктап торган иде.

Дөнья җәмәмгатьчелеге, Көнбатыш илләр Русия Кырымны аннексияләде дип белдереп килгәндә, күренекле җырчылар да ярымутрауда чыгыш ясаудан баш тарта. Аларның берсе – София Ротару ел да җәен Кырымда бер тапкыр концерт куйган булса, ул хәзер сәбәпләрен аңлатмый гына быел бу чараның булмаячагын белдерде. Хәтта Русиянең "Сбербанк"ы да әлегә Кырымда эшчәнлеген җәелдерергә җөрьәт итми.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 5 мартта Акмәчеткә сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнде, анда Кырымда телевидение корпункты ачу да каралган иде. "Татмедиа" түрәләре ярымутрауга барып кайтакач ТНВ белән ATR арасында хезмәттәшлек һәм кайбер газетларның анда хәбәрчеләрен булдыру турында да сүзләр йөрде. Әмма бу теләкләр әлегә сүздә генә калды.

Роскомнадзор теркәмәгәнгә хәзер ATR тапшыруларын Киевтан күрсәтә. ATR медиа холдингына караган "Мәйдан-FM"ның да бер аягы Кырымда, бер аягы Киевта дияргә була. Язмалар һәм хәбәрләр Кырымда тупланса да, тапшырулар Киевтан интернет аша бара.

"Татар радиосы"ның PR менеджеры Гүзәл Гарәфиева Азатлыкка "Татар радиосы"ның Казан-Кырым-Казан автойөрешенең максаты радионы таныту дип аңлатты. "Крымнаш" булганга, бу сәфәргә чыктык, дип тә белдерде ул. Кырымда "Мәйдан-FM" радиосы хезмәткәрләре белән дә очрашырга телиләр алар.

– Бу автойөреш вакытында ниләр булачак?

– Бу автойөреш безнең "Татар радиосы"ның 14 яшьлегенә багышланган. Без Кырымга юл тоттык, чөнки бу тема массакүләм мәгълүмат чараларында да киң яктыртыла. Бу йөреш вакытында "Татар радиосы" брендын таныту өчен юл өстендәге без сөйләгән һәм сөйләмәгән шәһәрләргә дә кереп чыгалар. Шуңа күрә безнең диджейлар шундый ерак юлга чыгарга булды.

– Юл өстендәге кайсы шәһәрләрдә тыңлыйлар соң сезне?

– Алар Казаннан Сембергә таба киттеләр. Сембердә туры эфирга чыктылар. Алар маршрутны кыскартты, чөнки Кырым юлы авыр, хәзер тыгыннар анда. Керәсе бөтен шәһәрләргә дә туктый алмыйлар. Аларның төп максаты – Кырымдагы "Мәйдан-FM" радиосы белән очрашырга телиләр. Без алар белән алдан элемтәгә кердек һәм радиобызның анда баруы турында кисәттек. Алар безне бик шатланып көтә. Хезмәттәшләр белән очрашу – ул кызыклы, аларның эшләре белән таныша һәм үзебезнекен дә аларга җиткерә алабыз.

– Бу автойөреш вакытында халык алдында концертлар планлаштырылмаганмы?

– Юк, юк. 23 августта озатып җибәргәндә безнең дусларыбыз Айгөл Рәхимова, Илназ Бах, Мөнир Рахмаев, Ләйсән Гыймаева концерт куярга килгән иде. Алар озатучы тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк итте.

– Бу автойөреш гранткамы, әллә "Татар радиосы"ның үз проектымы?

– Бу үзебезнең теләк белән оештырыла.

– Бу сәфәр тыңлаучыларны күбәйтү максаты белән оештырыламы? Әллә сәяси яктан үзегезне күрсәтү максаты идеме?

– Бу проектның төп максаты – "Татар радиосы"ның туган көнен креатив итеп билгеләү. Татар телендә сөйләүче радиолар арасында берәүнең дә ерак юлга чыкканы юк.

– Дөньяда Кырымга карата фикерләр бер төрле генә түгел. Дөнья җәмәгатьчелеге Русия Кырымны басып алды дип белдерә. "крымнаш" дигән шигар Русия эчендә генә популяр ул. Халыкара җәмәгатьчелек басып алынган җир дип бәяләгән урынга баруыгызга ничегрәк карыйсыз?

– Без сәяси сорауларга кысылмыйбыз. Без матур итеп сәяхәт итеп "Татар радиосы"ның туган көнен билгеләргә генә булдык.

– Кырымтатарлар арасында да Русиянең Кырымга керүенә риза булмаучылар аз түгел. Бу яктан караганда, "Татар радиосы"ның туры эфирда чыгыш ясавы хупланырмы соң?

– Мин тагын бер мәртәбә әйтәм, без сәясәткә кагылган сорауларга җавап бирмибез.

– Алай да, бу сәфәрдә катнашып ниндидер чикләүләргә эләгербез дип курыкмыйсызмы соң? Чөнки Көнбатыш Кырым белән элемтәдә булган кешеләргә, оешмаларга карата үзенең чикләүләрен кертә һәм алар Европадагы башка илләргә дә чыга алмый.

Юк куркытмый, чөнки Кырымда да кешеләр яши, алар белән танышырга һәм сөйләшергә бөтен кешенең мөмкинлеге бар. Аны читләтеп узып булмый.

Автойөрешне озату. Мөнир Рахмаев тамашачы белән бии

Автойөрешне озату. Мөнир Рахмаев тамашачы белән бии

"Башкалар Кырымда булмады. Без беренче"

Ярымутрауга "Татар радиосы"ның дүрт ди-джее китте: Булат Бәйрәмов, Айваз Садыйров, Әбри Хәбриев белән Ильяс Газизов. 24 августта Азатлык шалтыратканда "Татар радиосы"ның "УАЗ Patriot" машинасы Дон елгасы аша күперне кичкән иде инде. Керич бугазына 350 чакрым калды, дип әйтте ди-джей Булат Бәйрәмов. "Юллар яхшы, тыгын булмаска тиеш. Кичкә, Алла бирса, барып җитәбез. Руль артында алмаш-тилмәш барабыз, туктап тормыйбыз, төнлә дә хәрәкәт итәбез. Шулай да Волгоградта туктадык, Мамай курганын карадык", ди ул.

Бәйрәмов та Кырымда "Мәйдан-FM" радиосының хезмәттәшләре белән очрашырга теләүләрен белдерде.

– Ни өчен Кырымга барасыз соң? Радио Ульян өлкәсендә эшли, Төмәндә сөйли. Сезнең килүгә Уфа, Оренбур татарлары да бик куаныр иде югыйсә...

– Бүген, ягъни 24 августта “Татар радиосы”ның эфирга чыгуына төгәл 14 ел тулды. Автойөреш белән үзебезгә игътибар җәлеп итәсебез килә, чит төбәкләргә, чит шәһәрләргә танытасы килә. Үзегез беләсез, Кырымны узган елны үзебезгә куштылар. Бүген Кырым – иң сөйләнә торган тема. Сәяси яктан да, икътисади яктан да телдән төшми. Аннары анда татарлар яши, без татар телендә сөйләүче радио буларак, алар белән күрешергә, танышырга телибез, үзебезне күрсәтәбез. Бу – PR акция.

Уфага бер көн эчендә барып кайтып була, анда бару зур вакыйга түгел. Концертлар белән йөреп торабыз бит. Ә Кырымга әлегә татарча сөйләүче бер генә радио да бармады. Без – беренче. Ерак юлга чыгып мөгез чыгарабыз. Без сәясәткә бәйләнмибез, күңел ачу радиосы бит без. Рәхәт итеп барабыз, күңелле, ахыры хәерле булсын!

– Кырым татарларының күбесе ярымутрауны Русиягә кушуны кабул итмәде, Көнбатыш аны аннексия дип саный, шуның аркасында Русиягә карата мөнәсәбәт тә тискәре якка үзгәрде, чикләүләр кертелде. Инде аерым кешеләр моны үз җилкәсендә татыды. Сезгә дә ахыр чиктә чикләүләр кертелсә, нишләрсез?

– Юк, курыкмыйбыз. Әйе, төрлесен язалар, күрсәтәләр, барысын да үзебезнең күзләр белән күрәсе килә. Берәүләр болай, ди, икенчеләр тегеләй, ди. Кушуга кемдер шат, кемдер каршы, диләр. Менә күрербез. Чынында хәлләр ничек икән, ачыклык кертербез. Үзебезгә килгәндә, бүредән курыккан кеше өйдә ята, ди. Бездә шик булмады, чыктык та киттек. Танышлар арасында Кырымга баручылар бар. Алар да төрлечә фикерли. Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрү яхшырак, вазгыятьне өйрәнәрбез.

– Ничек каршы алырлар икән сезне? Русиягә кушырга ярдәм иткән Татарстан кешеләре кебек карамаслармы үзегезгә?

– Җылы булыр ул. Озак тормыйбыз бит. Киләбез дә тиз-тиз күреп чыгабыз да, кире юлга чыгачакбыз. Сөйләшергә, аралашырга вакыт була бит, аларны тыңларбыз. Без фольклор экспедиция түгел, бер караштан ук вазгыять аңлашылыр. Аннары хатлар язышып ачыклык кертербез андагы хәлләргә.

– Ерак юлга УАЗ "Patriot" машинасы белән чыккансыз, моның берәр ишарәсе бармы?

– Ишарә бар. Кырым инде үзебезнеке булгач, чит ил машинасында барсак, бер дә матур булмас иде. Үзебезнең автопром бит! Хикмәте, кызыгы да шул бит. Үзебездә җитештерелгәнне сүгәләр бит, начар диләр. Без дә сынап карамакчыбыз. Аллага шөкер, төчкерми-нитми бара. Исән-сау кайтып җитәргә язсын. Ерак юлга чыдарга тиеш, күз тимәсен. Машинада дүрт кеше иркенләп бара ала.

Чит ил ялын үз итүчеләр Кырымны күрергә бара

Булат Бәйрәмов та, башка өч ди-джей да Казанда чит ил машинасында җилдерә. Булат Русиядә җитештерелгән өч машинаны туздырган, әмма чит илнеке уңайлы дип белдерде. Ул үзе 10 ел элек гаиләсе белән Кырымга ял итәргә барган, Украина чигендә паспорт тикшерүне, Карлыгач оясын карарга барганын искә алды.

Булат Бәйрәмовтан кала ярымутрауга юл алган УАЗ "Patriot" эчендә утырган танылган ди-джейларның берсе дә Русия ягында Кара диңгез ярын күргәне юк, беренче барулары. Барысы да чит илдәге ялны якын итә булып чыга.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG