Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:14

Роскомнадзор Русия интернет-провайдерларына ябылырга тиешле Википедия мәкаләсенә сылтаманы җибәрде. Моның турында карар оешма сайтында урнаштырылган.

Операторлар бер сәхифәне генә блоклый алмаячак, HTTPS протоколы нигезендә эшләү сәбәпле, сайтның аерым сәхифәләрен блоклау мөмкинлеге юк. Бу очракта провайдерлар тулы сәхифәне ябарга мәҗбүр булалар.

Викимедиа.РУ җитәкчесе Владимир Медейко хәбәр иткәнчә, алар бу карарны мәхкәмәгә бирергә җыена. Роскомнадзор чарасы тулы сайтны ябуга китерә, дип белдерде ул.

Шул ук вакытта Татар Википедиясенең дә эшләве сораулар тудыра, чөнки провайдерлар гомумән бөтен доменны ябарга мөмкин. Азатлык Википедия сайты блокланырга мөмкин дип инде хәбәр иткән иде.

Әстерхан өлкәсенең Черноярски районы мәхкәмәсе Википедиядә наркотик матдәләр җитештерү турындагы мәкаләне тыйган иде. Канун нигезендә Роскомнадзор Википедия җитәкчелегенә “чарас” исеме белән билгеле наркотик матдә турында мәкаләне бетерү таләбе белән мөрәҗәгать итте. Сайт редакторлары әлеге мәкаләне бетерүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG