Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:15

Мәскәүдә яшәүче татар егете Ленар Рахманов спорт ярышымы ул, нинди генә чара булмасын, аларда катнашып Татарстанны дөньяга күбрәк танытырга кирәк дип әйтә.

Мәскәүдә яшәүче, бизнес проектлар башлыгы, юрист Ленар Рахманов август уртасында Швециянең Кальмар шәһәрендә узган Ironman ярышында катнашып финишка Татарстан әләмен күтәреп килде. Нинди генә чара булмасын, аларда катнашып Татарстанны дөньяга күбрәк танытырга кирәк дип әйтә ул. ​Аның фикеренчә, Татарстанда спорт сөючеләр күбрәк булган саен милләт тә ныграк булачак. Киләчәктә республикада уза торган спорт чаралары бар халык бәйрәменә әйләнер дип өметләнә.

Ленар, сез Швециянең Кальмар шәһәрендә узган триатлон ярышында финишка Татарстан әләмен күтәреп килдегез. Бу нинди әләм дип кызыксынучылар, бу гамәлегезне хуплаучылар булдымы?

– Үзем дә көтмәгән идем, бу әләм белән килүемә игътибар бик зур булды. Социаль челтәрләрдә мин куйган язмаларны, фотоларны күпләр карап барды. Дусларым арасында да Татарстан әләме белән килүемне афәрин дип хуплаучылар булды. Челтәрләрдә дә, Мәскәүгә кайткач та "Безнең милләтебезне күтәрдең, дөньяга күрсәттең", дип күпләр мактады.

Мәскәүдә күрешкәннәр дә хуплады, монда татар егет-кызлары бик күп бит. Күпләр "безнең милләтебез вәкиле дә мондый Ironman дигән дистанцияне үтә ала" дип горурланды. Элек тә без Мәскәүдәге егет-кызлар белән очрашу үткәрә идек, анда 13-15 яшьлек үсмерләр дә бар. Алар да бу бәйгеләр һәм Ironman-га әзерләну турында сөйләгәч, бик илһамланып таралышты, кайсылары хәтта йөгерү белән дә шөгыльләнә башлаган.

Инде татар булмаганнарга килсәк, алар да бу гамәлемә карата "үзенең туган җирен онытмый, афәрин" дип әйтә. Швециядә мин Стокһольм татарлары белән дә очраштым. Алар, бигрәк тә Кадрия апа Хәмәт гаиләсе, бик җылы итеп кабул иттеләр. Социаль челтәрләрдә һәм триатлон белән шөгыльләнүчеләр арасында янә Татарстан турында белдерәсем килгән иде.

Татарстан бик алдынгы булуга карамастан, гаделсез рәвештә онытылып тора торган төбәк дип уйлыйм мин. Татарстанны башка төбәкләрдә һәм илләрдә күбрәк танытырга, PR-ларга кирәк. PR Татарстаннан һәм Казаннан гына түгел, ә башка җирләрдән чыгырга тиеш. Мәсәлән, Мәскәүдәге эшмәкәрләрдән, яки халыкара зур чаралар вакытында анда катнашучылар, җанатар булып баручылар тарафыннан да. Ягъни Татарстан үз-үзен генә мактаудан тыш, аның вәкилләре дә төрле җай табып, төбәк турында искә төшереп торса, имидж ягыннан да, иктъисад ягыннан да төбәгебезгә файдалы булыр иде.

Кальмар шәһәрендә уза торган бу ярыш турында күптән белә идегезме?

– Мин узган ел гына июнь тирәләрендә Кальмар шәһәрендә мондый ярышлар булу турында белдем. Ironman ярышлары Швециядә генә түгел, ә Европаның унлап төбәгендә уза. Дөнья күләмендә АКШта һәм башка илләрдә дә оештырыла. Ironman – триатлонның иң озын төрләреннән берсе. Беренчедән, дүрт чакрым чамасы (3 км 860м) ачык суда (дингез яки кул) йөзәргә кирәк. Диңгездә җил, кайбер чакта хәтта көймәләр дә узганга дулкыннар да бар.

Аннары судан чыгып, киемнәрне алмаштырып, 180 чакрым велосипедта бару кирәк. Якынча Казан белән Алабуга арасы бу. Аннары велосипедны куеп, киемнәрне тагын алыштырып бер дә ял итмичә 42,2 чакрымлык марафонны чабасың. Бөтен бу араны үтү өчен сиңа 16 сәгать бирелә. Йөгерү, йөзү һәм велосипедта йөрүгә тагын билгеле бер вакыт куела. Йөзгәндә ике сәгатьтән артмаска тиеш һәм башкалар. Әгәр бирелгән вакыт эченә сыешмасаң, сине бәйгедән төшереп калдыралар. Кием алыштыруга киткән вакыт та санала. Бәйге озак барганга, син тамак ялгап алырга да өлгерергә тиешсең.

Мин бу 226 чакрымны 10 сәгать 30 минутта килдем. Бу спорт мастерына кандидатлык дәрәҗәсенә туры килә. Әнә шул рәвешле син үз-үзеңне сыныйсың. Ләкин бәйге көне түгел, ә кешене күбрәк ярышка әзерләнү үзгәртә. Бәйгегә әзерләнү һәм сәламтәлеккә зыян китермичә финишка килү өчен кимендә бер ел, ә кемгәдер өч ел вакыт кирәк.

Ярышта ничә кеше катнашты?

– Ironman ярышларында кимендә 2 мең 500 кеше катнаша. Кальмарда 2 700 тирәсе спорт сөюче бар иде. Кайбер ярышларда 4000 тирәсе кеше катнаша. Һәр спортчы белән ул шәһәргә ике-өч җанатар да килә. Бу ярышларны үткәргән илләр һәм шәһәрләр өчен дә икътисади яктан бик отышлы чара булып тора ул. Кальмарның халык саны 36 мең булса, бер атнага 10 меңләп кеше килә. Бөтен кунакханәләр, рестораннар тула, ял иткәндә акча туздырасың бит инде ул. Ягъни бер атна эчендә кечкенә генә шәһәргә кимендә 10 миллион евро тирәсе акча керә.

– Ә синең җанатарларың кемнәр иде?

– Җәмәгатем Айгөл иде. Мәдинә исемле ике яшьлек кызыбыз бар, аны да ала идек. Ярыш 10 сәгать дәвам итә һәм көне буе диярлек кояшта, җилдә тору кирәк. Бала белән кыенрак булыр дидек тә, аны бу юлы үзебез белән алмаска булдык. Мәдинә ironman сүзен яхшы белә. "Әтиең кем?" дисәң, ironman дип җавап кайтара. "Ә син кем?" дигәнгә, ул: "Татар кызы", ди.

Ленар һәм Айгөл кызлары Мәдинә белән

Ленар һәм Айгөл кызлары Мәдинә белән

Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән катнашучылар бар идеме?

– Төгәл санамадым, Русиядән 50 тирәсе ярышучы бар иде. Ил рейтинглары арасында мин Русиядән катнашучылар арасында икенче булып финишка килдем. Беренче килүчедән 8 минут тирәсе соңардым. Ул элек спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнгән булган, шуңа күңелем төшмәде.

Бу ярышта урыннар, беренчедән, профессионал спортчылар арасында бирелә. Беренче алты урынны алган ирләргә һәм хатын-кызларга акчалата приз да каралган. Даими бу спорт белән генә шөгыльләнүчеләр 30 кеше булса, калганы барсы да бу спортны яратучылар. Бу меңнәрчә кеше яшь категориясе арасында бүленә.

Мин 30-34 яшьлекләр арасында ярыштым. Бу һәм 35-40 яшьлекләр көндәшлек иң зур булган төркемнәр. Шушы яшь категорияләре эчендә беренче өч урынга шулай ук медальләр һәм бүләкләр тапшырыла. Алдынгы урын алганнарны тагын да зуррак чемпионатларга чакыралар. Дөньяның иң зур беренчелеге Һавайның Кона шәһәрендә уза. Анда катнашу – бик зур уңыш курсәткече, анда катнашыр өчен тагын да ныграк әзерләнергә кирәк.

Кальмар шәһәрендә үзеңнең яшьтәшләрең арасында ничәнче булып килдең?

– 47нче, ә русияләр арасында беренче идем.

Һавайда да катнашырга дигән максат куймадыңмы?

– Аның өчен вакытыңны күбрәк сарыф итәргә кирәк. Бу минем төп шөгылем түгел. Эшем, гаиләмнән һәм Синергиядан кала торган вакытта гына бу спорт шөгыльләнәм.

Безнең әле тагын "Синергия" дигән эшмәкәрләр клубы да бар. Анда да мин актив катнашам.

Конога бару өчен тагын да ныграк тырышу кирәк. Анда минем категориядәге беренче биш кешене генә алалар. Ә Кальмардагы ярышларда минем яшьтәгеләр 500ләп иде. Еш кына профессионал спортчы зур спорттан китә һәм спорт сөючеләр арасына күчеп җиңеп йөри башлый. Мин үз вакытымны яхшырту өчен көрәшәчәкмен.

Халыкара ярышларда беренче тапкыр катнашуыңмы?

– Бу дистанциядә мин беренче тапкыр катнаштым. Ә май аенда моның яртысы кадәр булган дистанциядә Испаниянең Майорка утравында ярышкан идем. Ул беренче тапкыр катнашу иде, Майорка өчен бик яхшы вакыт күрсәттем, араны 5 сәгать 6 минутта үттем. Катнашучыларның күбесе 6 сәгатьтән дә күбрәк вакытта килде.

2014 елнын октябрендә Барселонада Олимпия дистанциясендә (1,5 чакрым йөзү, 40 чакрым велосипед, 10 чакрым йөгерү) катнашкан идем. Анда русиялеләр арасында өченче булдым.

Майоркадан яхшы нәтиҗәләр белән кайткач, миңа игътибар күп булды. Шуңа күрә спорт ярышларында Татарстанны, милләтебезне таныту өчен бу игътибарны кулланырга кирәк дигән фикер туды.

Милләт әләмен күтәреп игътибар җәлеп итү өчен тагын нинди сыйфатлар кирәк?

– Яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә, уңышлы булырга кирәк. Анын өчен бөтен эшләрең дә тәртиптә булырга тиеш. Мин бүген, мисал өчен, эшкә килгәнче иртүк ике чакрым йөзеп килдем инде. Бу әлеге бәйгедән соң тернәкләнү күнегүе дип атала. Спорт вакытыңны файдалырак кулланырга этәрә, максатчанлыгыңны да арттыра.

Спорт белән шөгыльләнүең төп эшеңдә терәкме?

– Мин бер бизнесменның проектлар башлыгы булып эшлим. Һөнәрем буенча юрист, эшем хокук һәм финанслар, яңа ширкәтләр сатып алу һәм искеләрендә булган проблемнарны чишү белән бәйләнгән. 12 сәгатькә кадәр эштә булырга туры килә. Мәнфәгатьләр көрәше һәм стресслар ди җитәрлек.

Бу спорт белән шөгыльләнү миндә үз-үземә ышанычны тагын да арттыра. 226 чакрымлык триатлонны үтү сиңа көч һәм ышаныч бирә. Элек мин бу араны үтүне галәмгә очуга тиңли идем. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, моңа да ирешергә була бит дигән фикер туа. Шуңа күрә эштә дә кыенлыклар булганда, мин яңа сәләтемне ачып, аны да чишеп карыйм әле дисең. Беренче тапкыр ук булмаса да, берничә тапкыр тырышканнан соң син аны барыбер җиңәсең. Әгәр кемдер 226 чакрымлык триатлонны үткән икән, бизнеста яки башка уңышка ирешкән икән, миндә дә мондый сәләт бардыр мөгаен, аны булдырып, үстереп карыйм әле дип уйлыйсың да, илһамланып эшкә тотынасың.

Ленар Рахманов

Ленар Рахманов

Син кечкенәдән үк спорт белән дусмы?

– Беренче тапкыр мин 2014 елның 18 мартында 20 минут эчендә 30 чакрым йөгердем. Айгөл сүзләренә карасаң, мин йөгереп килгәч яшел төстә булганмын. Дөрес, мәктәптә бер ел тирәсе тхэквондо белән шөгыльләндем, хәтта шәһәрдәге бәйгедә өченче урын да алган идем. Бу уңышым өчен тренер Дамир Хөснетдиновка һаман да рәхмәтлемен. Әмма мәктәпне бетергәнгә 15 ел узган бит инде.

Ленар, ә ярышта катнашу өчен ел буе казана торган хезмәт хакыңны җыеп барасыңмы, әллә химаячең бармы?

– Химаячеләрем юк. Бу минем хоббием, яраткан шөгылем булганга, үз акчамны тотам. Яхшырак велосипед алып бу араны тизрәк тә үтәргә була иде. Велосипедың һәм аның тәгәрмәчләре яхшырак булса җиңү мөмкинлегең дә зуррак бит. Ә яхшы тәгәрмәчләр 200 мең сум да торырга мөмкин, иң яхшы велосипедлар 500 меңнән башлап 1 миллион сумга кадәр. Мин бу бәйге өчен тәгәрмәчләрне дустымнан, бер банк идарәсе башлыгыннан алып тордым.

Мин 2002 елда Мәскәүгә килдем. Яшәү бюджетым ул вакытта айга алты мең сум иде. Шуна күрә хәзер дә акчаның кадерен беләм дип әйтим микән... Биш мең сумның да акча икәнлеген аңлыйм.

Химаяче дигәннән, "Синергия" эшмәкәрләр клубы берничә хәйрия фонды белән эшли, студентларга һәм балалар йортына да ярдәм итәбез. Биш мең сум бер акыллы студент өчен бер айга бик зур терәк булып торырга мөмкин. Ярдәм кулы сузу, уңышларым белән бүлешү миңа ышаныч бирә. Шуна күрә, триатлонга күп акчалар сарыф итмәскә тырышам. Әгәр син бу спорт өчен бөтен вакытыңны һәм акчаңны да бирә башласаң, чыгымнарның чиге юк бит аның.​

Татарстанны калдырып Мәскәүгә килергә нәрсә этәргеч бирде сиңа?

– Мәскәүдә әлбәттә мөмкинлекләр күбрәк. Мин Чаллыдагы 79нчы лицей-интернатны бетердем. Безнең гаилә бик гади, әнием табиб, әтием инженер. Мин тумышым белән Башкортстанның Кыргыз-Миякә районы Сатый авылыннан, Чаллыда үстем. Мәктәпне тәмамлагач кая барырга дип уйлаганда, Мәскәүне сайладым. Укырга кергәндә имтиханнарны уңышлы тапшыру гына минем төп терәгем һәм өметем иде. Ул вакытларда Казанда укырга керү өчен белемнән кала башка факторлар тәэсир ясый дигән фикерләр бар иде.

Казан университетындагы олимпиадаларда катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнгә берничә факультетның деканы: "Әйдә, безгә кил!" дип тә әйткән иде. Мин башта Мәскәүне сынап карарга булдым. Мәскәүдә Халыклар дуслыгы университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамладым.

Мин алдан ук Мәскәүдә әйбәт итеп укып чыксам һәм әйбәт җиргә урнашсам, Татарстанга кайтканда элек Казанда, Чаллыда зур түрә булып күренгән кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшә алачакмын дип уйлый идем. Бу минем үзем уйлап тапкан стратегиям дип тә әйтергә була. Әгәр Чаллыда һәм Казанда калсам, андагы түрәләр синең өчен гомер буена диярлек зур түрә булып калачагын аңлый идем.

Мәскәүдәге зур бер ширкәтнең проектлары белән Казанга кайтканда түрәләр алдында дәрәҗәмнең икенче икәнен тойган вакытлар да булды. Казанда калган булсам, бу дәрәҗәгә күтәрелер өчен күбрәк вакыт китәр иде, бәлки беркайчан да мөмкин булмас иде.

Татарстан соңгы вакытта халыкара уеннар үткәрә. Универсиада булсын, Дөнья су спорты төрләре беренчелеге булсын, аларны карап бара торгансыңдыр бәлки. Швециянең гади генә Кальмар шәһәре белән чагыштырганда Татарстанга ни җитеп бетми дип уйлыйсың?

– 36 мең кеше яшәгән Кальмар шәһәре ул Алабугадан да, Әлмәттән дә кечерәк. Әлмәт бездә нефть башкаласы дип санала. Ә Кальмарның андый икътисади файда китерә торган бернинди табигый байлыклары да юк. Кальмарда үз бизнеслары белән яшиләр, яки зуррак ширкәтләрдә эшлиләр һәм искиткеч матур дөнья корып яталар. Бер атнага 10 мең кешене үзләрендә кабул итә алалар, аларга бик яхшы шартлар тудыралар.

Ә Татарстанда гына түгел, әлегә Русиядәге халык та, муниципалитет та, хөкүмәт тә мондый чараны уздыру мөмкинлекләрен аңлап бетермиләр кебек. Бәлки вакыты килеп җитмәгәндер. Спорт, муниципалитет түрәләре бу ярышларны үз күзләре белән күрсә, алар аның ничек оештырылганын һәм нинди файда китерә алганын аңлар иде. Мисал өчен, Финляндиянең премьер-министры Ironman үткән кеше. Ул беренчедән, спорт ягыннан ярышларга әзерләнүнең ничек кыен һәм шул ук вакытта кешегә файдалы икәнен дә, икенчедән, бу чараны үткәрүнең шулай ук кыен һәм икътисади яктан регионга керемле икәнлеген дә аңлый.

Спортны популярлаштыруга килсәк, Кальмарда финиш янында әллә ничә мең кеше карап тора. Узышканда 60-80 яшьлек әби-бабайлар, инвалидлар, кечкенәдән алып олысына кадәр бөтенсе чыгып синең өчен җанатып тора. Түшләребезгә исемнәр язылган бит. Алар: "Ленар, тизрәк-тизрәк!" дип кычкырып тора. Йә булмаса, урамнан велосипед белән китеп барганда кечкенә малай килә дә, гаҗәпләнеп: "Син ironmanмени?" дип үзе дә шундый спортчы булу теләге белән хыялланып сокланып карап тора. Алар бәләкәй чактан ук спортка соклана һәм үзләре дә шуңа омтыла. Әнә шулай итеп берничә буын дәвамында спортка мәхәббәт тәрбияләнә.

Кальмар шәһәрендә ярышларны оештыруда гади халык та, зур түрәләр дә катнаша. Мин Казанда да Алла бирса бу дәрәҗәгә ирешерләр дип уйлыйм.

Европада, мисал өчен, киләсе елга 15 августта бу шәһәрдәге юллар ябыла дигән килешү төзелә һәм бу карар беркайчан да үзгәртелми. Русиядә еш кына син күпме генә сөйләшмә, кулыңда килешүең булуга карамастан, берәр түрә мигалка белән үтә икән, өч мең спортчы ярышуга карамастан бөтен чикләүләр дә ул түрәгә кагылмаска мөмкин.

Тел төбегездән аңлавымча, Европадагы бу ярыш халык бәйрәме дәрәҗәсенә җиткән. Русиядә исә ярышларны үткәрүне оту, аннары бөтен көчне куеп үткәрү һәм ул узгач та "уф" дип өстән бер йөк төшкән шикелле җиңел сулап кую сизелә.

– Чынлап та, Европада бу ярышлар бөтенләй башкача кабул ителә. Без ул хакта җәмәгатем белән дә сөйләштек, авылдагы элекке Сабантуйга ошаган ул. Элек Сабантуйлар бик шатлыклы чара иде. Бөтен кеше көтә, һәркем үз өлешен кертергә тырыша иде.

Яшь вакытта безнең "Кардәшлек" исемле оешмабыз бар иде, үзебез өчен төрле күңел ачу чаралары үткәрдек. 150ләп татар егете һәм кызы килә иде, кемдер пылау пешерә, кемдер башкасын әзерли, кемдер спорт бәйгеләрен оештыра. Үзебезнең ихтыяҗны үзебез канәгатьләндерә һәм шуңа бик шатлана, узып киткәч моңсулана идек.

Кальмарда да бу ярышларны һәркем үзебезнең эшебез дип аңлый, үзләре эшли дә. Берничә шведның авызыннан ишеттем, алар бу – төп бәйрәмнәребезнең берсе дип әйтә.

Тагын Көньяк Африкада Comrades дип аталган ультра марафон бар, анда 90 чакрым чабу кирәк. Шушы 90 чакрым юлның ике ягына да бер-ике метр киңлектә кешеләр тезелә һәм спортчыларны илһамландырып тора. Уйлап карагыз, бу ярышларны ничә мең кеше караганны! Анда спортчылар тамак ялгый торган рәсми урыннар 42 генә, ә халык рәсми булмаган 800 урынны үзе булдыра, чөнки бөтен кеше дә сиңа ярдәм итәргә тели, су, ризык бирергә барсы да әзер. Бу алар өчен дә зур бәйрәм.

Спорт - кешеләрне тәрбияләүдә мөһим әйбер. Татарстанда да, Казанда да спорт сөю таралса, минемчә, милләтебез тагын да ныграк һәм уңышлырак булыр иде. Спорт белән шөгыльләнгән кеше максатчан, тырыш, тир тамчысының, хезмәтенең кадерен аңлый торган да була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG