Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:25

"Крутушка" этник фестивалендә татар һәм башкортлар да катнашты


Татарстанның “Байтик” аланында 21-23 августта “Крутушка” халыкара этник фестивале үтте. “Русия һәм күрше илләрдә авыр сәяси мөнәсәбәт урнашуга кармастан, Эстониядән дә, Польшадан да катнашучылар бар” диде безгә оештыручыларның берсе Гена Стечкин.

"Крутушка" халыкара фестивален этник музыка уйнап, русиякүләм танылган музыкант Сергей Старостин ачты. “Мин “Крутушка” ветераны. Монда елдан-ел яңа кешеләрне һәм минем кебек үк ветераннарның балаларын, оныкларын күрүгә бик шатмын. Табигать тә фестиваль яклы. Яңгырлы, салкын көн иде, әлеге ачылу тантанасы җитүгә кояш чыкты, җылытты”, диде ул.

“Крутушка” кунаклары алдында “Жили-были” ансамбле, “Африканда”, “Samphey”, “Seven/Eight band” төркемнәре этно джаз төркемнәре чыгыш ясады. Казаннан “Риваять” төркеме дә фестивальне ачу тантасында катнашты. Төрледән-төрле мастер-класслар кысаларында һәр катнашучы чүлмәкче, тимерче, кисеп бизәк ясаучы, тегүче, зәркәнче булып эшләп карый алды.

Чал Урал квартеты

Чал Урал квартеты

Фестивальдә Башкортстаннан Чал Урал квартеты да катнашты. Рәис һәм Айназ Низаметдиновлар, Илһам Байбулдин һәм Илдар Шакиров тамашачыларга курайда, думбрада һәм кубызда уйнау осталыгын күрсәтте. Төркем җитәкчесе Рәис Низаметдинов, “Казанны алу маршы” башкортлар чыгышының иң югары ноктасы булды ди.

“Өч ел элек барган идек шушы фестивальгә. Анда урыннар бирелми. Безгә чыгыш ясарга 40 минут вакыт бирелде. Башкорт уен коралларында уйнадык, биедек, җырладык. Сәхнәдә курай ясап анда уйнап күрсәттек”, дип сөйләде Рәис Низаметдинов Азатлыкка.

“Фестиваль елдан-ел яхшыра. Оештыручыларның берсе буларак, мин аны төптән беләм. Кунаклар өчен Казансу елгасы янындагы чатыр шәһәрчектә яисә алан территориясендәге корпусларда яшәү каралган. Русия һәм күрше илләр арасында сәяси тарткаланулар булуга карамастан, Польшадан да, Эстониядән дә катнашучылар бар. Бу сәясәтнең халык идеологиясеннән читтә булуны дәлилли. Кунакларыбыз рус телендә сөйләшә, тел безне берләштерүче чыганак булып тора. Эстониядән килгән артистларыбыз виолончельдә уйнарга тиеш иде. Тик ерак юлдан аны алып килү мөмкинлеге булмаган. Шул сәбәпле бүген көн буе артистлар белән бергәләшеп, Казан буйлап виолончель эзләдек. Шушындый очраклар безне берләштерә”, ди Гена Стечкин.

Казан дәүләт консерваториясеннән Лилия фольклор ансамбльләре белән фестивальгә төрле халык җырларын алып килгән.

“Икенче ел катнашабыз. Бу елны 20 минутлык чыгышыбызда солдатка озату, туй җырлары бар, шулай ук такмаклар да. Төрле халык җырларын алып килдек. Фестивальне югары дәрәҗәдә оештырганнар. Без “Риваять” ансамбле белән килдек. Тиз арада бүлмә бирделәр. Фестиваль кысаларында яшәү шартлары да бик яхшы”, диде әңгәмәдешебез.

Чарада этник музыка, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, үзенчәлекле һөнәрчеләр ярминкәсе, төрле арт-проектлар, күргәзмәләр, театраль һәм бию күргәзмәләре, танылган музыкантлар белән очрашулар каралган. Фестивальдә татар, керәшен, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва музыка традицияләре белән танышырга мөмкин. Тамашачыга борынгы җырлар, уен кораллары, киемнәр тәкъдим ителде.

Килгән кунаклар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Күпләр туганнары белән бергәләшеп килгән. Хәтта яңа туган баладан алып, өлкән яшьтәге кешеләр булды. Бары да этник төсмердәге киемнән. Күпләр төрле уен кораллары белән.

Фестивальгә билет бәясе 600 сум, өч көнгә бердәме – 500. Ә VIP-билет – 10 мең сум. Аңа өч тапкыр ашау, корпуста тору, барлык мастер-классларга йөрү һәм фестивальнең истәлекле сувернир продукциясен алу каралган иде.

XS
SM
MD
LG