Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29

24 август Чаллыда милләтпәрвәр Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә утырышы үтте. Анда прокурор гаепләнүчегә дүрт ел төрмә җәзасы сорады. Киләсе утырыш 10 сентябрьгә билгеләнде.

Бүгенге көн иртәсе мәхкәмә бинасына керүдә чиратлар, тыгылышлар барлыкка килү белән билгеле булып калыр. Рәфис Кашаповны яклап килгән кырыкка якын кешене мәхкәмә залына моңарчы булмаганча тентеп, актарып, журналист букчаларының да бар җөйләрен тикшереп, кесәләрне әйләндертеп керттеләр.

Әгерҗе каласыннан “җиделе” маркалы ВАЗ машинасы белән килгән бер абзыйның кесәсеннән чыккан сигезле гайкасын да алып калдылар. Күпләр моны шушы көнне Рәфис Кашаповка карата хөкем карары чыгарылу ихтималы белән, шөреп-гайкаларны корал буларак кулланмагайлары дигән шикләнү белән алып калуларын фаразлады. Бу бинада бер Кашаповка карата гына мәхкәмә булмый бит. Тугыз катлы йорт. Кат саен икешәр-өчәр мәхкәмә бүлмәсе. Андагы бүлмәләргә керүчеләр дә бераз ризасызлык белдерсәләр дә, түбәтәйле абыйларны, яулыклы апаларын сабырлык белән уздырып җибәрергә тырыштылар.

Фәүзия Бәйрәмова (с), Ринат Нургалиев һәм Галимҗан Зарипов (уңда)

Фәүзия Бәйрәмова (с), Ринат Нургалиев һәм Галимҗан Зарипов (уңда)

Мәхкәмә башланды. Беренче булып чакырылган шаһит Галимҗан Зарипов: “Рәфис Кашапов язмаларында бернинди экстремистлык, террорчылык, массакүләм тәртипсезлекләргә чакыру күрмим. Чөнки алар анда юк”, дип белдерде.

Бераздан Кашапов гаепләвенә кертелгән экспертизага бәя бирү дә булды. Чаллы ТИҮе рәисен яклаучылар экспертизалар фәнни нигездә ясалмаган, кабат экспертиза ясау зарурлыгы турында сүз кузгаткач, хөкемдар: “Бу мәсьәлә аерым каралырга тиеш" дип утырышның 15 сәгать 30 минутта дәвам ителәчәген белдерде. Дүрт сәгатьтән соң хөкемдар: “Экспертизаны кабат уздыру соравы канәгатьләндерелми”, дип җавап бирде.

Аннан соң адвокатлар, прокуратура яклары гаепләнүче Рәфис Кашаповка сораулар бирә башлады. Бирелгән сорауларга гаепләнүче үз җавапларын бирде һәм ул җаваплар арасында мондыйлары да бар иде:

Кашаповның яклаучылары

Кашаповның яклаучылары

“Миңа карата бу эш махсус оештырылды. Тентергә, сораулар алырга килүчеләр ФСБ кешеләре иде. Казан төрмәсендә дә, сорау алуларда да шулар өстенлек итте. “Украинаны һәм бар төрки дөньяны яклыйк” мәкаләсе ни өчен басылды дисез. Минем кырымтатарларына, Украинага һәм төрки дөньяга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтәсем килде. Бу язмаларда бер генә милләтне кимсетү дә, мыскыллау да юк һәм бу башка да килмәде. Кырым һәм Украина вазгыятеннән чыгып, мин Путин сәясәтенә нәтиҗә генә ясадым. Кырым референдумының ни рәвешле узуын яхшы беләм. Чөнки Русия сайлауларында күп катнаштым, сайлау кәгазьләре белән ниләр эшләгәннәрен яхшы беләм.

Мин Украина белән Русия арасындагы сугышка каршы идем. Язмаларым шул сугышларны булдырмаска юнәлтелгән иде. Менә бүген матбугат чаралары Луһански чигенә Русиянең 90 меңле гаскәре китерелүе турында сөйли. Ә минем язмалар, кабатлыйм, шул сугышларны булдырмау максатында иде. Сугышлар бара. Украинада урыс гаскәрләре бар, сугыша. Псков, Рязань десантчыларын, ягъни һәлак булган Русия солдатларын гына искә алыйк, Русия ягыннан үлемнәр бар, әле дә булып тора”.

Кичке алтыларда мәхкәмә утырышының тәмамлануын белдерделәр. Халык урамга чыкты. Шунда фикер алышу-сөйләшүләр дә булды.

“Без шәһәрдә булган урыс оешмалары белән дә элемтәләргә чыгыйк әле. Без моның кадәр нәрсә эшләгән? Путинның Украинага кереп кешеләрне үтертүен күрсәтергә кирәк. Халык арасында шушы яклап аңлату эшләре алып барырга кирәк. Шушы ук мәсьәләне радио-телевидениедә, газетларда да күтәрергә кирәк. Монда татар белән урысның начар мөнәсәбәте бармы? Юк. Чаллыда милләтара ызгыш дигәннең “м” хәрефе дә юк”.

Фәрит Зәкиев (с) һәм Ринат Нургалиев

Фәрит Зәкиев (с) һәм Ринат Нургалиев

Чаллы ТИҮенең элекке рәистәшләренең берсе булган Дамир Шәйхразиевның шушы сүзләренә мәхкәмәдә катнашкан әфәнде дә кушыла. Ул: “Заманында без урысларга Петропавел соборын кире кайтаруда уңай фикерләр белдердек. Ә алар Әҗем мәчетен кире кайтаруда безнең яклы булды”, дип өсти. Шушы сүзләрне биредә булган халыкның ишеткән өлеше яклады.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев алдагы мәхкәмә утырышларында да, бүгенгесендә дә Ринат Нургалиев белән җәмәгать яклаучылары буларак катнашып килде. Утырыштан соң аңа сорау юллыйбыз.

– Фәрит әфәнде, бүгенге утырышта яңгыраган чыгышлар һәм прокурорның катгый хөкем карары соравы сездә нинди хисләр калдырды?

– Мәхкәмә утырышыннан соң хисләр бик авыр. Прокурор Рәфис Кашаповка иң зур төрмә җәзасы, 4 ел гомуми режимлы төрмәгә ябуны сорады. Мин эшнең болай ук каты һәм кискен буласын уйламаган, көтмәгән идем”, диде Фәрит Зәкиев.

Алдагы мәхкәмә утырышы 10 сентябрьгә билгеләнде. Биредә җәмәгать яклаучысы буларак Айдар Хәлим чыгыш ясаячак, Рәфис Кашаповка гаепләнүче буларак соңгы сүз биреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG