Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман киносы фестивалендә бәйге кысаларында 51 фильм күрсәтеләчәк


Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасы Г.Камал театрында узачак.

Мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Әгәр элекке елларда чараның ачылу һәм ябылу тантанасы «Пирамида»да узса, быел ул Г.Камал театрында үтәчәк.

Бәйге кысаларында 25 илдән 51 фильм күрсәтеләчәк. Барлыгы исә 53 илдән 700дән артык гариза килгән булган.

Фестивальның төп кунагы буларак поляк режиссеры Кшиштоф Занусси катнашачак. Жюри рәисе - Русия актеры Владимир Меньшов булачак. Тантаналы ябылу чарасын Дмитрий Харатьян алып барачак.

Фестивальнең быелгы бюджеты – 14 миллион сум.

XS
SM
MD
LG