Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Европа Берлеге илләренә көндә өч мең качак килә


Якын Көнчыгыштан Европа Берлеге илләренә эләгергә теләүче качаклар саны арта.

Балканнан Европа берлеге илләренә юл тотучы мигрантлар саны көндә диярлек өч мең кешене тәшкил итәчәк. Бу хакта 25 августта Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразында әйтелә.

БМОның качаклар эше белән шөгыльләнүче югары комиссар сүзләренчә, өч меңләп кеше көн саен Грециядән Македониягә үтеп керә.

“Якын айда кешеләр агымы туктар дигән өмет юк”, диде агентлыкның матбугат сәркатибе Мелисса Флеминг. Мисал буларак ул Сүрия һәм Гыйракта сугышларның көчәюе һәм Төркия, Үрдүн, Либандагы качаклар лагерьларының тулы булуын китерә.

Флеминг сүзләренчә, Германия һәм Швеция Европа берлегендә сыену эзләүчеләрнең 43% кабул иткән. Ул качаклар санын башка илләргә тигез рәвештә тарату яклы булуын әйтте.

“Әгәр дөрес чаралар күрелсә Европа бу хәлне җиңеп чыгачак дип ышанабыз”, диде ул. Аның сүзләренчә, качаклар саны узган ел белән чагыштырганда күпкә арткан. “Әмма ул Европаның өстен-аска китермәячәк”, диде ул.

XS
SM
MD
LG