Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Элегрәк төбәкләрдәге башкарма хакимият оешмаларын хәрби эш шартлары режимына күчерү өчен мобилизация сынаулары уздырылган иде.

Русия субъектларында мобилизациягә әзерлек чараларын тикшерү Ульян белән Иркутски өлкәләреннән тыш, Татарстанда да бара. Бу 2014 елның декабрендә расланган Үзәк хәрби бүлге гаскәриләрен әзерләү планы нигезендә башкарыла.

Бу мобилизация чараларына барлыгы запастагы 1 мең кеше чакырылган, дип хәбәр итә хәрби бүлек матбугат хезмәте.

Анда катнашучылар инде хәрби форма алган, ялгыз әзерлек узган, хәрби техниканы йөртүдә контроль эш тапшырган һәм коралдан ату нормативларын башкарган. Шуннан соң алар Үзәк бүлгенең танк, артиллерия җыелма төркемнәренә кушылып китәчәк.

Һәрбер кешегә вазифасы һәм хәрби исеменә карап акча түләнәчәк. Шулай ук эш урынындагы хезмәт хакы да сакланып калачак. Барысын да яхшы башкарганнарга чираттагы хәрби исемнәр биреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG