Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов аерылышу процессын катлауландырсак, гаиләләр таркалмас дигән фикердә. Белгечләрнең бу мәсьәләгә фикерләре төрле.

Русия әхлаксызлык сазлыгына чумып бара дип Европа, Көнбатыш илләрне сүгә-сүгә, үзендә рухи баганалар нык дип мактана. Гаилә институтлары көчле, балаларга, өлкәннәргә карата ихтирам зур дип басым ясый. Гаилә ныклыгы дип күкрәк кага, башкаларга бармак белән төртеп күрсәтә. Тик, ни кызганыч, мәхәббәт белән кавышкан гаиләләр дә таркала шул. Барысына да үрнәк булырга тиешле Русия президенты да көтелмәгәндә генә аерылышып куйды. Татар моны "үз өендә умач умаганны кешегә барып токмач җәя" дип әйтер иде.

Буйдак президент ил белән идарә итә. Нишләргә? Кемнән үрнәк аласын да белмәссең. Халык арасында моны тәнкыйть итүчеләр дә булды, шул ук вакытта "көнләшәм, хатыныннан котылган", дип язып чыгучылар да шактый иде.

Хәтерләсәгез, Владимир Путин аерылды да, аннары Русия думасы депутатлары аерлышканда түләнә торган дәүләт акчалата җыемны арттыру турында канун да чыгарды. Монда да Русия президенты өлгер булып чыкты. Хәзер менә аерылышам диючеләргә дә киртә артыннан киртә барлыкка килергә тора. Татарстан депутатларының җиңел кулы белән федераль үзәктә аерылышу процессын сузган, катлауландыра торган канун кабул ителсә, гаиләләр таркалмас, ныгыячак икән. Якын арада Татарстан депутатлары Русия думасына шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр юлларга җыена.

"Җәмгыятьтә аерылышуларга битарафлык яшәп килә, шуңа күрә аерылышуларны бераз катлауландырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм мәхкәмәдә күпкә катлаулы булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим", диде Рөстәм Миңнеханов Кирмәндә гаиләләр белән очрашкан вакытта.

Азатлык сораштырган белгечләрнең Татарстан президенты вазифасын үтәүченең әйткән тәкъдименә карата фикерләре төрле.

"Аерылсам кредит түли алмам диючеләр дә бар"

Борис Хафизов

Борис Хафизов

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Борис Харисов республикада никахларның таркалу очраклары кими дип белдерде. Моңа икътисади кризис, аерым алганда, аерылсам кредитларымны түли алмам дип борчылу да сәбәпче дигән фикердә ул. Әмма аерылам дигән кешеләрне катлаулы кагыйдәләр белән генә бу адым ясаудан тотып калып булмый, диде ул Азатлыкка.

"Быел җиде айда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда аерылышучылар саны 15 процентка кимеде. Сәбәпләре төрле. Беренчедән, өйләнешүчеләр саны да зур түгел. Мәсәлән, Татарстанда гаилә коручылар саны да узган ел белән чагыштырганда 8,16 процентка кимеде. Туй юк икән - аерылышулар да күп була алмый.

Аерышучылар кемнәр соң алар? Никахта 5 ел да яши алмаучы парлар 50 процентны тәшкил итә. Ягъни, өйләнешәләр, озак та томыйлар – аерылышалар. Гаилә тормышына әзер түгел алар. Бер-берсенә юл куймыйлар, ярдәм итмиләр, тыңламыйлар. Гаилә ул мәхәббәт кенә түгел шул, тормышта савыт-сабасын да юарга, малын да табарга кирәк.

Аерылышучылар саны кимү гаилә булып яшәргә омтылучылар күп булмау белән бәйле. Бу беренчедән. Әмма процентларның кимүенә илдә барган хәлләр дә тәэсир итә. Икътисади кризис, доллар белән евро уйный, хезмәт хаклары үсми, керем артмый һәм боларны психологик яктан кабул итү авыр. Күп кеше кредитлар алып, бурычларга батты. Аларны ай саен түләргә кирәк. Бу очракта кешеләр инде алдым-бәрдем итеп кенә эш итми. Вак-төяк сәбәпләргә бәйләнеп, ачуланышсак, аннары аерылышып нишләрмен дигән сорау бирә башлыйлар. Тормыш арбасын ничек тартырга дип фикерлиләр. Бергә булу хәерлерәк, авырлыкларны җиңү җиңелрәк дигән карарга киләләр. Шул рәвешле аерылышмый калалар.

Президент аерылышуны катлауландырырга кирәк дип әйтте, күпмедер дәрәҗәдә дөрес тә ул. Еш кына аерылышуның инициаторлары – хатын-кызлар. Алар – хисле халык. Кызулык белән карар итә, тиз генә хәл итәм дә, араларны өзәм ди. Менә шуның өчен дә уйларга вакыт бирелә дә. Әлбәттә, әле дә бик тиз һәм җиңел генә аерлышып булмый. Канун нигезендә кимендә бер ай кирәк.

Гаиләдә балигъ булмаган балалар була икән, бу эш мәхкәмә белән хәл ителә. Алар да карар чыгарганчы бер ай көтә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бер ай вакыт аз. 2-3 айга сузылса, салкын баштан киләчәкне уйлап эш итә башларлар, аерылышучылар саны тагын да кимер иде дигән фикердә ул.

Италиядә аерылышу – катлаулы процедура. 3 елга кадәр сузыла иде, хәзер аны 6 айга кыскартканнар. Ярты ел булмаса да, Русиядә 2-3 айга кадәр сузарга мөмкиндер. Тик аерылышуның җитди сәбәпләре бар икән, бер-берсен күрә алмау дәрәҗәсенә җитүчеләрнең гаиләсен берничек тә тотып калып булмый.

Әйе, сугышып яшәүчеләр дә бар. Үскәндә әтием милиция башлыгы иде. Эчкеченең хатыны килә дә иремне ябып куегыз, зинһар, сугыша, тавыш чыгара дип елап сорый. Аннары икенче көнне "кызганам, чыгарыгыз", дип ялына. Бүген ул начар, кыйный, ә иртәгә ул инде иреннән башка яши алмый. Гомер буена ызгышып яшәүчеләр дә бар, ләкин аерылышмыйлар", дип сөйләде Харисов.

"Кимендә бер ел көтәргә кирәк"

Җәлил Фазлыев

Җәлил Фазлыев

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев – күп кешене кавыштыручы. Аның фатихасы белән йөзләрчә гаилә барлыкка килде. Моннан тыш аңа гаилә психологы буларак та эшләргә туры килә. Нинди дә булса проблем туса, аңа мөрәҗәгать итәләр. "Булды, җитте, бүтән түзәр хәлем юк, аерылышабыз", диючеләрне дә җайлап-майлап килештерә. Аның фикеренчә, аерылышу кагыйдәләрен катлауландыру күпмедер дәрәҗәдә уңышлы булырга мөмкин, әмма исламга нигезләнеп яшәү булмый икән, аерылышулар санын киметүгә ирешү кыен булачак.

"Ислам тиз аерылышуны хупламый. Дин нигезендә аерылышу процессы кимендә өч ай дәвам итә. Талак биш баскычтан тора. Ир белән хатынның арасы суына икән, алар бер ай дәвамында аерым йокларга тиеш. Хисләр барлыкка килмәсме дип тикшерәләр. Бу да ярдәм итми икән, якыннарыннан киңәш сорыйлар, кайда хаталандык дип бергә уйлашалар. Бу да ярдәм итми икән, талак әйтелә. Аннан соң өч ай көтәләр. Дуслашу юк икән, тагын талак әйтелә, әмма 3 ай торырга тиешләр. Өченче талактан соң да өч ай дәвамында көтәсе, түзәсе. Димәк, аерылышу процессы чама белән 9 айга сузылырга тиеш.

Аннары өйләнешкәнче дә уйларга кирәк, мәһәрне бик кечкенә түлиләр бит бездә. Кызларны арзанга, кайчак бушка алалар. Ә менә гарәпләрдәге кебек никахка 20-30 мең доллар кебек түләргә туры килсә, кызу баштан “Мин синең белән аерылышам”, дип әйтмәсләр иде. Мәһәр буларак бер яки ике бүлмәле фатир бирсәләр, ирләр башкача сайрарлар иде.

Аерылышмас өчен сабырлык кирәк, икенчесе – ул канәгать булу. Разый булган кешегә, арттырып бирермен дигән. Безнең әтиләр дә эчте, әмма әниләр түзде, сабыр итте”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Гаилә үзе аерылу-аерылмауны хәл итәргә тиеш"

Хәния Фәрхи

Хәния Фәрхи

​Гаилә бәхете, мәхәббәт сагышы турында да, "соңлап кына килгән ярына үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә" дип белдергән, "кеше хәлен кеше белми, үз башларына төшмәсә" дип җырлаган Хәния Фәрхи ниндидер кагыйдәләр язып, кануннар чыгарып кына гаиләләрнең язмышын үзгәртеп булмый дигән карашта.

"Кешеләргә мәшәкать ясап кына гаиләләрне саклап калып булмый. Ир белән хатын һәм алар янында басып торган балалар гына ниндидер кануннар язарга мөмкиннәр. Бары тик алар үзләре генә аерылу-аерылмауны хәл итәргә тиеш. Гаилә мөнәсәбәтләренә башкаларның керешергә хакы юк. Читтә язылган кагыйдәләр һәм кануннар белән беркайчан да өйгә кереп булмый", ди Хәния Фәрхи.

"Гаиләләргә социаль ярдәм булдыру кирәк"

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

​Социология фәннәре докторы, Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев аерылышу шартларын катлауландырып кына гаиләләрне бәхетле итеп булмый, җитәкчелек гаиләләрнең хәлен җиңеләйтү өчен социаль ярдәмне арттыру турында уйларга тиеш дип белдерә. Аның фикеренчә, бары тик шул очракта гына аерылышучылар кимергә мөмкин.

"Мин Русиядә гаиләдә көч куллану турында мәгълүматлар белән таныш. Аерылышуны катлауландыру гаиләдәге вазгыятьне яхшыртмаячак. Аерылышу – гаугалы гаиләләрдә бала күңелен җәрәхәтләүдән саклап калачак. Күп очракта низагта яшәгәнче, аерылышу отышлырак та. Миңа калса, хискә бирелеп кенә аерылышучылар бик сирәк. Аерылышу – ул инде уйланган адым һәм аны катлауландырырга кирәкми.

Миңнехановның бу белдерүе гаиләләрне саклауга юнәлгән кебек булса да, бу мәсьәләне бөтенләй башкача чишү кирәк. Гаиләләргә яшәү шартларын, балалар бакчалары белән тәэмин итүне яхшыртырга, аз керемле гаиләләргә булышуны арттырырга кирәк. Аерылышу шартларын катылату түгел, ә иң беренче чиратта, бик яхшы социаль ярдәм булырга тиеш", ди Ясәвиев.​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG