Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:30

Русиялеләр горурланыр әйбер тапкан


Русиянең соңгы дистә елда кайсы якка үзгәрүен ачыклау максаты белән "Ромир" тикшеренү үзәге "10 ел узгач Русия" дип аталган яңа проект башлап җибәргән.

Дистә ел элек ясалган сораштыруларны алып, алар шул ук сорауларны хәзер кабат биргән.* "Сез нинди казанышлар белән горурланасыз?” дигән сорау 2003 елда да бирелгән булган. Ул чактагы һәм хәзерге җаваплар шактый аерыла.

12 ел элек беренче урында “Горурланырлык бер әйбер дә юк” дигән жавап булса (25%), хәзер вазгыять үзгәргән: бүген русиялеләрдә иң зур горурлык уяткан әйберләр – президент (34%) һәм халык үзе (32%) икән. Алардан соң традицияләр (25%) һәм табигый байлыклар (24%), аннан соң хәрби өлкә (19%) һәм спорт казанышлары (19%).

Диаграмнан күренгәнчә, 12 ел элек президент белән 12% горурланган булса, хәзер ул сан өч тапкыр диярлек арткан. Халык белән горурлану да ике тапкыр арткан.

"Ромир" башлыгы Андрей Милехин сүзләренчә, бу саннар соңгы вакытта җәмгыятьтә патриотизм хисләренең көчәюен сурәтли.

Ә менә демократия үсеше, ирекле жәмгыять, икътисад уңышлары белән горурлану иң түбән дәрәҗәдә калган (2-3%).

"Ә бу күрсәткечләр президент белән горурланудан да мөһимрәк, – ди Милехин, – чөнки алар анык дәүләт програмы һәм милли идея индикаторлары булып тора. Әгәр ул күрсәткечләр түбән икән, димәк, дистә ел эчендә дәүләт програмы һәм милли идея дә барлыкка килмәгән дигән сүз."

* Сораштыруда Русиянең төрле шәһәр-авылларыннан 18-60 яшьләрдәге 1500 кеше катнашкан.

Әйтергә кирәк, Русия президенты белән горурланучылар, аны яратучылар татарлар арасында да байтак. Узган атна Азатлык хәбәрчесе Казан урамына чыгып, очраган кешеләрдән “Сез Путинны ни өчен яратасыз?” дип кызыксынган иде. Җаваплар белән безнең видеода таныша аласыз.

Белешмә

Ромир – Русиянең иң эре хосусый тикшеренү холдингы. 1987 елда оешкан. Gallup International/WIN берләшмәсенең Русия һәм БДБ илләрендә вәкиле булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG