Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Сүрия мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яңа вәкиле Русиягә бара


АКШ дүрт ел дәвам иткән Сүрия кризисын бетерү тырышлыкларын соңгы вакытта арттырды.

АКШның Сүрия мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яңа вәкиле Майк Ратни бу атнада Мәскәү, Женева, Әр-Риядта булачак. Ул анда дърт ел дәвам иткән Сүрия низагына сәяси чишелеш табу өлкәсендә сүз алып барачак. Бу хакта Дәүләт департаменты хәбәр итә.

Майкл Ратни Русия түрәләре белән Мәскәүдә 28 августта, ә Согуди җитәкчеләре белән Әр-Риядта 29 августта очрашып “Сүрияне җимерә баручы кризисны бетерү эшләре турында сөйләшүләрне дәвам итәчәк”, диелә хәбәрдә. Женевада ул Сүрия мәсьәләләрендә БМО махсус вәкиле Стеффан де Мистура белән очрашачак.

Иерусалим, Доһа һәм Якын Көнчыгышның башка урыннарында эшләгән Ратни әлеге вазифага июль аенда билгеләнде.

XS
SM
MD
LG