Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада үзәге": Русиядә Путинга ышаныч кимегән


Владимир Путин
Владимир Путин

Сораштыруда катнашкан 17% русияле Путин эшчәнлегеннән канәгать түгел.

Августта "Левада үзәге" сораштыруларына күрә, 83% русияле президент Владимир Путин эшеннән канәгать дип белдергән. Июнь анда бу күрсәткеч 89% булган.

Сораштыру вакытында "иң күп ышаныч белдергән сәясәтче, җәмәгать эшлеклесен санагыз" дигән сорау да куелган. 58% - Путинны, 25% - Саклану министры Сергей Шойгуны атаган. Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев һәм Тышкы эшләр министры Сергей Лавров икесе дә 19% тавыш җыйган. 12% русияле бөтенләй беркемгә дә ышанмыйбыз, ә 13% сәясәт белән кызыксынмыйбыз дип җавап биргән.

"Левада үзәге" әлеге сораштыруны 21-24 августта Русиянең 46 төбәгендәге 134 шәһәр һәм авылда 1600 кеше арасында үткәргән.

XS
SM
MD
LG