Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "Рипедия" дип исемләнгән "Википедия"сен булдыра


Моңа кадәр Русиядә бердәм тарих дәреслеген булдыру турында әйтелгән иде.

Русиянең хәрби-тарихи җәмгыяте Википедия»гә охшатып «Рипедия» тарихи энциклопедия сайтын булдырачак.

Андагы мәгълүматны галимнәр һәм тарихчылар тикшерәчәк. Иң беренче 24 мең мәкалә урнаштыру күздә тотыла. Сәхифә октябрьдә ачылачак.

"Рипедия" сайтында бары тарих белеменә тест бирүчеләр генә үз мәкаләләрен бастыра алачак. Хәрби-тарихи җәмгыять вәкиле сүзләренчә, мондый адым яңа интернет энциклопедияне "Википедия"дә тулып яткан дөрес булмаган мәгълүматтан саклаячак.

"Рипедия"дә беренче чиратта Зур россия энциклопедия, православ энциклопедия һәм ике томлы тарихи энциклопедиядән мәгълүматлар урнаштырылачак. Шулай ук дүрт мең автор мәкаләләре кертеләчәк. Бер ел дигәндә энциклопедиядәге мәкаләләрне яңадан язу һәм өстәп чыгару күздә тотыла.

Бу көннәрдә Роскомнадзор "Википедия»не блоклау турында карар чыгарган иде, соңрак ул аны тыелган сәхифәләр исемлегеннән алды.

XS
SM
MD
LG