Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

27 август Уфада Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчеләре сентябрьдә үтәчәк гастрольләре уңаеннан матбугат очрашуы уздырды.

Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкилләре “Башинформ” агентлыгында матбугат очрашуы уздырды. Анда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, директоры Илфир Якупов, артист һәм режиссер Радик Бариев, Башкортстан ягыннан кунакларны кабул итүче Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов һәм “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев катнашты.

Очрашуны Камал театры директоры Илфир Якупов ачты:

“Безнең театр ике елга бер Русия буйлап тамашаларга чыга. Быел гыйнварда Мәскәүдә, февральдә Оренбурда булган идек. Уфадагы тамашалар 10 сентябрьдән 17сенә кадәр дәвам итәчәк. Без Уфа тамашачысына 12 спектакль алып киләбез. Алар арасында дүрт премьера: “Сөясеңме, сөймисеңме...”, “Хуҗа Насретдин”, “Ричард III” һәм Мәхәббәт FM” спектакльләре дә бар.”

Матбугат очрашуы

Матбугат очрашуы

Директорга бирелгән сораулар арасында татарча аңламаган тамашачылар нисбәте белән кызыксынганы да бар иде. Илфир Якупов сүзләренә караганда, тамашалар татар теленнән башка урыс һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән. Өч телдә баручы башка андый театр юк. Инглиз телен өйрәнүче кайберәүләрнең моның белән файдаланганын да беләбез. Су спорты буенча дөнья беренчелеге барган көннәрдә Казанда Камалдан башка театрлар эшләмәгән. Ул көннәрдә чит ил тамашачылары да милли театрны карый алган. Тамашачыларның сиксән проценты колакчыннан файдаланган. Илфир Якупов башка тамашаларга да татар телле булмаган халыкның күп йөрүен әйтте.

Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев:

“Без элекке гастрольләрдә Уфаның “Нефтьче” мәдәният сараенда чыгыш ясый идек. Быел беренче тапкыр ике урында: башкорт һәм татар театры биналарында уйнаячакбыз. Камал театрының кече залында куелган кайбер тамашалар сездә зур залда уйналачак. Дөрес, безнең кече залда да зур мөмкинлекләр тудырылган. Мәсәлән, рәссамнар сәхнәне алты метр биеклеккә һәм артка таба да алты метр араны файдаланып бизи. Ягъни колачлы эш итәләр. Күп кенә зур сәхнәләрдә дә андый мөмкинлек юк. Безгә тараерга, кысылырга да туры килә. Ләкин тамашачы аны сизәргә тиеш түгел. Төрле төбәкләрдә чыгыш ясаганыбыз бар. Ләкин Уфадагы чыгышлар безнең өчен чираттагы гастрольләр генә түгел, имтихан кебек җаваплы кабул итәбез”.

Милли театрда татар драматурглары әсәрләренең азлыгы турындагы сорауга баш режиссер шулай дип җавап бирде:

“Милли театрга азрак “прессинг”, ягъни басым бар инде ул. 1906 елгы репертуарны карасак, анда Шекспир, Шиллер, Мольер кебек чит ил, Островский кебек урыс драматурглары әсәрләре уйналган. Халык аларны яратып кабул иткән. Тамашачыга авторның милләте мөһим булмаган. Бүген дә безгә татар драматурглары әсәрләренә аз мөрәҗәгать итүдә тәнкыйтьләр булып тора. Театр, беренче нәүбәттә, тамашачыны агартырга, сыйфатлы рухи азык бирергә тиеш. Марсель Сәлимҗанов андый тәнкыйтьчеләрне наданлыкта гаепли иде. Мин дә аның фикерен кабатлыйм”.

Очрашуда катнашкан башкорт һәм татар театрлары җитәкчеләре гастрольләрне кулалмаш дип атады. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Казанда апрель аенда тамашалар күрсәткән. “Нур” театры алдагы елның февралендә барырга җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG